Ананас һәм борыч белән кыздырылган сыер ите

Ананас һәм борыч белән кыздырылган сыер ите

(Илфат Фәйзрахмановтан «Тәмле көрәш» телетапшыруы өчен әзерләнгән рецепт)

500 гр сыер ите (тавык ите булса яхшырак), 1 банка консервланган ананас (боҗралы булса, шакмаклап турарга), 1–2 татлы борыч, 2 суган, тәменчә кара борыч, базилик ише башка тәмләткечләр, үсемлек мае кирәк була.

Суганны ярым боҗралап, ә итне агач чүкеч белән җиңелчә каккалаганнан соң, озынча бармак калынлыгы итеп турарга һәм тирән эчле табада башта майда суганны, аннан итне кыздырасы, матур төскә кергәч, ананасның согын саласы да, кирәгенчә тоз сибеп, 30–40 минут капкачын ябып сүрән утта томалап пешерәсе. Ул арада борычны телемләп озынчалап турыйсы. Итнең вакыты чыгар алдыннан өстенә тәмләткечләр сибәргә һәм бераз томалап торгач, туралган борычны салып, тагын 10 минут томалап пешерәсе, аннан туралган ананасны саласы да 10 минут төнәткәч – ризык әзер.

Бу ризык аерым экзотик, безнең өчен ятрак тәмле баллырак булганга, гарнир өчен бәрәңге ише әйберләр килешми. Иң яхшысы кузаклы фасоль. Ул туңдырылган булса, кайнап торган тозлы суга салып 3–4 минут пешерәсе, суын яхшылап түгеп, сарымсак изеп болгатасы.

Ит тә, гарнир да әзер. Тәмле дип ашыйсы гына кала.

Комментарии