- 29.08.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №34 (27 август)
- Рубрика: Киңәшле эш таркалмас
Остеопатия дигәч, күз алдыгызга нәрсә килә? Күпләр, сүзлек байлыгындагы таныш сүзләрне искә алып, «сөяк» дияр. Чыннан да, сүзнең беренче яртысы (osteon) грек теленнән «сөяк» дип тәрҗемә ителә. Тик тулаем алганда остеопатия башка мәгънәгә ия. Аңа «кеше төзелешен белергә омтылу» дип аңлатма бирергә булыр иде.
Гади тел белән әйткәндә, остеопатия ул – анатомия, физиология өлкәсеннән булган белемнәрдән һәм табигать кануннарыннан файдаланып, тулаем организмны сәламәт хәлгә кайтару өчен нинди дә булса тайпылышны дәвалау. Шунысы игътибарга лаек: остеопатиядә чирләрне ачыклау һәм дәвалау фәкать табиб куллары ярдәмендә генә башкарыла, бернинди дару да, хирург пычагы да кирәкми. Медицинаның әлеге тармагы бик «карт» түгел әле. Ул тормышыбызга якынча 140 ел элек килеп кергән, шулай булуга карамастан бүген ныклы адымнар белән алга бара.
Табиб остеопат, кулы белән капшап карап, тәндәге, буыннардагы, сөякләрдәге һәм эчке органнардагы җитешсезлекләрне, чирләрне ачыклый. Сәламәт кешенең тән тукымасы билгеле бер тыгызлыкта, температурада һәм хәрәкәттә була. Аңлашыла ки, нинди дә булса тайпылыш күзәтелгәндә, тән тукымасы сыйфатлары да үзгәрә. Остеопат менә шул үзгәрешләрне сизеп алып, авыртусыз гына алардан котылырга ярдәм итә дә инде. Моңа ниндидер могҗиза итеп карарга кирәкми, остеопатиянең нәтиҗәлелеге фәндә исбатланган. Авыру белән эшләгәндә, табиб, әйтик, мускулларны йомшарта, шулай итеп, ялкынсынуны киметә. Бер уч дару эчәргә дә, хирург пычагы астына ятарга да кирәкми. Табиб кул хәрәкәтләре белән кан тамырын киңәйтеп җибәрә, димәк, канның йөрешен яхшырта. Берничә сеанстан соң бөтен организм тәртипкә килә. Остеопатның төп максаты: чирнең сәбәбен ачыклау һәм аны киләчәктә булдырмауны кайгырту.
Остеопатия нинди чирләрне «күрергә» һәм дәваларга ярдәм итә соң? Ул шактый өлкәне колачлый. Аңлаешлы булсын өчен, киң таралган кайбер авыру төрләрен санап китү генә дә җитә. Умыртка баганасы авырулары (арка, муен авырту, остеохондроз, сколиоз, умырткадагы бүсер, яссы табанлык), неврология (баш авырту, баш әйләнү, инсульттан соң тернәкләнү), ашказаны-эчәклек тракты патологияләре (эч авырту, аппетит бозылу, үт куыгы эшчәнлеге бозылу, эчке органнар төшү, юан эчәклек ялкынсынуы, эчкә газ җыелу, бүсер), гинекология (аналык ялкынсынуы, аналыкның урыны үзгәрү, күрем циклының бозылуы), урология (бөернең төшүе, хроник простатит, цистит), пульмонология (еш салкын тию), оториноларингология (гайморит, отит, фарингит, ринит). Остеопатиянең ярдәме тия торган өлкәләр болар белән генә дә бетми әле.
Берәр җиребез авырта башласа, без учлап дару эчәргә тотынабыз, шулай итеп чирне җиңәргә өметләнәбез. Тик кайвакыт авыру белән көрәштә медикаментлар да, хирург катнашы да кирәкми. Организмга дөрес юлны күрсәтсәң, ул үзе үк тернәкләнә башлаячак. Остеопатия менә шундый юл күрсәтүче ролен башкара да инде. Тагын шунысы, аның ярамаган очраклары юк диярлек. Бары тик онкология, инфекцион авырулар, каты авыртулар тойганда гына киңәш ителми ул.
Казан клиникасында остеопат, мануаль терапевт, медицина фәннәре кандидаты ТУКАЕВА ЭЛЛИНА ЗӨФАРОВНА кабул итә.
Тулырак белешмәне «Казан клиникасы» үзәгендә табарга мөмкин. Тел. (843)518-44-44, 518-18-64.
ЯЗМА РЕКЛАМА ХОКУКЫНДА БИРЕЛӘ.

Комментарии