Вак акчалар кемгә кирәк икән?

Вак акчалар кемгә кирәк икән?

Мин бу хатны 80 яшьлек күршебез Роза әби гозере буенча язам. Ул «Вак акчалар җыябыз» дигән ишеткән. Аның барлыгы7 кгвак акчасы бар. Хәергә дип җыйган акчалары реформадан соң «янган». Ичмасам, алмаштырып бирүче булмас микән, ди. Анда бары 400 сум тиен акча бар. Аның 5 төрле 1 сумлыклары – 41 данә, араларында акчалары да бар. Калганнары тиен акчалар.

Сездән киңәш өмет итеп калабыз. Телефоныбыз: 89600394927

ЗИННӘТОВА.

.

Кем генә акчаларын уч тутырып утырып калмады икән?! Кемнеңдер кассада янды ул, ә кемнеңдер кулында.

Совет чорында вак акчалар җыю гадәте бар иде. Аны без дә җыйдык. Юбилей тәңкәләрен шактый тупладым. Әле дә кайдадыр яталар, оныкларыма кызыклы бүләк булыр, дим… Без патша чоры акчасын гаҗәпләнеп карыйбыз ич әле, алар өчен серле булыр. Аның кыйммәтен бик үк аңлап бетермәсләр, анысы. , ичмасам, чын акчалар иде алар. 1961нче елга кадәрге 1,2,3 тиенлекләр кыйммәтле, дәвалау үзлекләренә ия металлдан эшләнгән, дип тә әйтәләр. Белмим, анысына бәхәскә керә алмыйм. Әмма халык вак тиеннәрне шешәгә, башка савытка җыйды (хәтәрлим әле, Совет банкы бу нисбәттән зыян да күрә иде бугай: кибетләрдә, һәрчак җитешмәде). Менә кыргый капитализм килде, һәм безнең дә бер шампан шешәсе тула язган акча яраксыз булып калды. Аны банкка илтеп йөрмәдек. Аның каравы улым машинага төяп йөк итеп ташып уйнап үсте, уртанчы кызым Алия дуслары белән «кибетче» уйнады. Ә менә кечкенә кызыбыз Лилиягә калмады алар, югалып бетте…

Бу совет чорының кадерсезләнүенә бер мисал булып тора һәм алдагы сүзебезгә кереш кенә иде.

Автор әйткән Роза әбинең вак акчасы шактый икән. Теге чакта 400 сум ул бик зур акча иде. Минем эшли башлагандагы 4 айлык хезмәт хакым…

Инде Роза әбигә ничек ярдәм итәргә, дип интернет актара башладым. Совет акчалары да, борынгы акчалар кебек үк сатыла икән үзе. Мәсәлән, Мәскәүдән берәү 2003нче елгы 50 тиенлекләрне 700 смуга тәкъдим итә. Икенчесе 1970нче елгы 5 тиенлек өчен (идеал хәлдә дип тә өстәгән) 5 мең сум сорый. Өченчесе 10 данә 20 тиенлек өчен 10 мең сум бирерләр дип өметләнә… Моның ише белдерүләрне avito.ru интернет сайтыннан табарга була. Антиквариат кибетләренә дә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Әлбәттә, Совет чоры акчаларын учлап тотып калган кешеләр, нигездә, өлкәннәр. Алар өчен интернет ул аңлап булмаслык башка дөнья. Антиквариат кибетләренең ни икәнен дә бик сирәк кеше белә. Шуңа бәлкем укучыларыбыз арасында ярдәм итә алучылар, киңәш бирүчеләр бардыр.

Ярдәм итик Роза әбигә!

Ихтирам белән Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.

  Вак акчалар кемгә кирәк икән? , 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии