ТАРАКАН ҮРЧЕТҮЧЕЛӘР…

“БГ” (4 август 2010) тараканнар юкка чыкты дип язган иде. Юк икән. Бар алар. Тараканлы йортлар җитәрлек. Кәрәзле телефоннар пәйда булу белән, тараканнар серле рәвештә юкка чыкты дигән сүзләр, димәк, сафсата! Таракан “дуслардан” күп нәрсә юк Казанда! Җитмәсә, хәзер алар зур тизлектә үрчи һәм бик еш очрый башлады. Көннәр эссе торгач, кандала да кимен куймый. Тиздән, макарон, карабодай, он белән беррәттән, бу ике корткычка каршы кулланыла торган агу бәясе дә күтәрелер, ахры…

Үз гомеремдә беренче тапкыр ул бөҗәкне Казанга укырга килгәч күрдем. Тулай торакта шкаф күчергәндә ике-өч таракан күзгә чалынып котны алды. Шул арада агу сатып алып, бөтен бүлмәне эшкәрттек, күршеләрне дә урыннарыннан куптардык. Шуннан купкан шау-шудан соң, бөтен тулай торакны дезинфекцияләп чыгардылар. Аннан соңгы биш елда таракан белән күрешергә туры килмәде.

ТАНЫШУ

Шөкер, тулай торакны калдырып, фатирдан фатирга күчеп йөргәндә дә очрамады алар. шәһәренең тагын бер тулай торагына килеп эләккәнче… Арзан да, шәһәр үзәгенә дә ерак түгел дигәнгә ымсынып, гаиләлеләр тулай торагына күчендек. Бүлмәгә су кертелгән, ашарга пешерү өчен электр плитәсе бар. Бик уңайлы. Гомуми аш бүлмәсенә йөрисе дә юк. Бәдрәфе генә уртак. Кыскасы, бер бүлмәле фатирда яшәгән кебек, шундый уңайлыклар тууына шатланып яши башладык.

Ә беркөнне бергә яшәүче дус кызым Ләйсән эшемә шалтыратып, куркыныч яңалык җиткерде: “Бүген бер таракан үтердем бит әле, ишектән кереп бара иде”. Мин кайтышка дәлилне күз алдына китереп салды. Кызык булсын дипме, “мәетне” шырпы тартмасына салып, ал тасмага кадәр урап куйган. Сорау тулы караш белән дәшми-тынмый озак кына бер-беребезгә карашып утырдык.

– Ну, Ләйсән, нишлибез инде хәзер?

– Нишлибез дип… Мин бүген бүлмәне агулап чыктым инде. Күрәсең, күршеләрдә бардыр. Үзебездә булса моңарчы ук күренер иде. Агу дигәннән, көчкә таптым. Теләсә-кайсы кибеттә юк та әле ул, базарга кадәр төшәргә туры килде.

Тикшерүчеләр кебек эш йөртеп, кемнәрдә таракан барлыгын ачыкларга булдык. Озак чиләнергә туры килмәде. Ике бүлмә аркылы яшәүче Алсу серне чишеп, бөтен тулай торак дошманнарының бүлмәләренә төртеп үк күрсәтте:

– Өч бүлмәдә үрчетәләр аны. Әнә теге шапшак Татьяналарда, менә бу шакшыларында һәм эт асраучы Женяларда. Гарык инде алардан! Әйткәнне аңламыйлар, агуламыйлар. Алардан безгә керә. Ничек котылырга белмибез.

Тагын бер хатын ни турында сөйләшкәнебезне ишетеп, үзеннән өстәде:

– Быел бөтенләй котырып үрчеделәр, бу кадәр булганы юк иде. Берәр чара күрергә кирәк.

Мин авылга кайтып киткән арада, Ләйсән агу сатып алып, ишеген каккан.

– Татьяна апа эт итеп сүкте үземне. Юкса үз акчама алган агуга алардагы тараканнарны үтермәкче идем. Яхшылык теләп кердем бит, – дип пошынды ул.

КУРКЫНЫЧ “ФИЛЬМ”

Бераздан мин җәйге ял алып, авылга кайтып киттем, ә дустым озак кына алар белән интегеп, сүзгә килеп яткан. “Чит храмга үз кануннарың белән кермиләр”, – дип гел авызын яптырганнар аның. Янәсе, без әле яңа гына күчеп килдек һәм алар кебек 15-20 ел тараканнар белән яшәгәч кенә, зарланырга мөмкин.

Инде Казанга килгәч, эштән иртәрәк кайтып, һәр катка таракан агуы сөртеп чыгарга булдым.

Кайтып барышлый таякка таянган бер хатын үземне беренче катта ук эләктереп алды.

– Менә монда Айдар абыеңның кан басымы күтәрелгән, аны өченче катка менгезергә кирәк. Син – яшь кеше, булыш, – диде ул ишек төбендә шприц тотып утыручы бер иргә төбәп. Инде дару да эчерткәннәр, укол да ясаганнар икән үзенә.

Булыша торгач, Айдар абыйның күршебездә генә яшәве һәм Татьяна исемле гаугалы хатынның ире булуы ачыкланды. Кызык, биредә 2 ай яшәвемә карамастан, аны бер дә күргәнем юк иде. Ә менә Татьяна апаның кемгәдер шар-шар акыруы дивар аша да яхшы ишетелә. Менә кемне талаган икән ул…

Аны бүлмәсенә кадәр кертеп урынга салдым. Татьяна апа күренми. Баксаң, аңа инфаркт булган да больницага яткырганнар икән. Форсаттан файдаланып, үз ягымны чамаладым:

– Айдар абый, тулай торакта тараканнар күп, үзегез дә беләсез. Бүлмәбезне агуларга дип бик көчле гель сатып алган идем дә, ул 45 квадрат метрга исәпләнгән булып чыкты. Әгәр теләсәгез, сезнең белән дә бүлешер идем. Артыгын әрәм итәсем килми, – дидем бик яхшы кешедәй кыланып.

Аның авыз ачып сүз әйтерлек хәле юк иде, башын гына селкеде. Рөхсәт дигән сүз иде бу.

Шул арада агуымны күтәреп, аның бүлмәсенә кердем. Ишек төбеннән тотыныйм дисәм, күз алларым караңгыланып китте. Кырмыска оясын күргәнегез бармы? Менә шундый ук таракан оясы межелдәп тора иде анда. Вак балалары, кырмыска кебек берсе өстендә икенчесе… Мин гельне сылау белән, аны сырып та алдылар, ачлар ахыры. Үзем куркам, үзем һаман агу сөртәм. Бүлмә эченә уздым. Өстәл өстеннән тагын бер-ике зур таракан йөгереп үтте. Тәрәзә төбенә килгән идем, кычкырып җибәрмәс өчен, тешемне кысарга мәҗбүр булдым. Мыж! Тәрәзә пәрдәләренә умарта күче сыман таракан күче сырган. Гөл төпләре дә шул хәшәрәт белән тулы. Ужаслар төшерү өчен менә дигән кадрлар шунда әрәм булып ята.

“АЕРЫМ БЕР ХАЛЫК”

Коридорга чыгып идән почмакларына агу сөртеп йөри идем, бер хатын сорап куйды:

– Сез санэпидстанциядән мәллә?

– Юк. Мин монда яшим.

– Әй, тырышмагыз да, бетми алар. Гомер буе булганны сез генә бетерә алмыйсыз инде.

Аш бүлмәсенә таба үтеп баручы Алсу таракан агулап йөрүемне күреп, тагын үзенекен сукалады:

– Әнә, теге Кукмара шапшакларын кара әле. Менә бу тартмага каткан ипи җыялар, таракан ашатып, үрчетеп яталар. Менә кара, кил…

Ул аларның ишек төбендәге картон тартманы күчерүе булды, астыннан дөнья кадәр таракан йөгереште.

Шул арада тавышка халык җыелды. Гауга купты. Алсу әйткән кукмаралылар йодрык төйнәп аны кыйнарга килә башлагач, эшнең тирәнгә китүен абайлап алдым. Тулай торак төнгә таба гына тынып калды. Ипи тартмасы һаман да шул урында тора.

Көне генә түгел, төне дә эссе шул. Бүлмәне азмы-күпме җилләтү максатыннан, бар кеше ишекләрен ачып йоклый һәм көтелмәгән кунаклы була. Без хәзер ишек ачарга да куркып яшибез. Күршеләр шапшак булгач.

Әле безгә кереп баручы бер таракан чүп икән. Күргән коточкыч хәлләрдән соң, без биредә иң чиста яшәүчеләр, дигән фикергә килдек һәм… хәзер яңа фатир эзлибез. Пөхтә күршеләр белән. Тапканчы гел-гел агу сөртеп торырга кирәк булачак.

Булган вакыйгалардан соң Каһирәдә яшәүче бер дустым белән аралашып алдык. Мине иң борчыган мәсьәләләрнең берсе буларак, темабыз әлеге дә баягы шул тараканнарга килеп төртелде.

– И, тапкансың борчылыр нәрсә, – дип көлде Илфат. – Алар Каһирәдә аерым бер халык кебек. Таракан булмаган почмак юк, ләкин үз урыннарын яхшы беләләр, әлегә өстебезгә үк менмиләр. Тычканнар да күп. Әле менә кәлтәләр дә булырга мөмкин, анысы куркынычрак инде. Көннәр эсселәнгән саен, таракан, кандала, тычкан, кәлтә ише дошманнар артыр инде ул, бу табигый хәл.

Даими рәвештә агулыйсы булгач, агу сатучыларны әйләнеп узмыйм инде. Тараканга каршы диелгән акбур, порошоклар аларны үтерми, чыккан бер агуга каршы торучанлыклары барлыкка килә тора, имеш. “Иң үтемлесе шприц-гель”, – диде сатучылар. Румия исемле хатын да шулай дигәч, таракан агуының “популярлыгы” белән кызыксындым.

– Соңгы вакытта алучылар артты. Менә узган елларда бик сирәк кенә китә иде. Анысын да бакчага, профилактик чара итеп йә булмаса башка корткычларга каршы куллану өчен алдылар. Быел нәкъ менә тараканга каршы дип сорап килүчеләр байтак, – диде ул. Бәяләре әллә ни кыйммәт түгел үзе. 50-300 сумга җаның теләгәнен сайлап алырга мөмкин.

Интернеттагы форумнарда да быел тараканнарны “уртага салып” сөйләшүчеләр арткан. Америкалылар 5 миллион доллар һәм ун ел вакыт әрәм итеп аларны берни белән дә бетереп булмавын ачыклаган бит инде. Ә без аларны үлеп бетте, дип торабыз. Үзебездә булмагач… Кыскасы, климат алышыну үзенекен итми калмас. Киләчәктә таракан, кандала һәм башка корткычлар белән якыннан танышасылар алда әле.

Илдинә ЯДКӘРОВА

Таракан – көчле дошман!

Бүген бу бөҗәкләргә каршы көрәштә химик препаратлар бик күп. Аларны сатып алырга мөмкин. Тик белегез, таракан аларга бик тиз күнегә. Борынгылар кышын аның белән туңдырып көрәшкән. Ләкин ул нәтиҗәле чара түгел. Беренчедән кышны көтеп торасы. Өстәвенә гөлләр, башка нәрсәләр өши… Ә таракан барыбер качып кала. Яшьлек елларында таракан белән миңа да очрашырга туры килде. Туңдырдык без аны. Җыеп түктек. Шунда эксперимент ясыйсым килде: өшегән тараканны банкага салып җылыга урнаштырдым. Күз алдында тернәкләнә башлады бу. Аннан терелеп беткәч, өстенә агып китәрлек итеп дихлофос койдым. Түнде, инде җиңдем дим, сөенеп. Ләкин икенче көнне пыяла аша: “Әй кеше, син безне җиңә алмыйсың, мәтәшмә дә…” – дип мыегын селкетеп көлеп тора сыман тоелды миңа.

Ул чагында барыбер җиңдек без тараканны. Аннан соң, беркайчан да очрашмадык. Күршедә генә хан заманындагы баракларны сүткәч, урам буйлап фатир эзләп йөргән тараканнарны юлда очратып сыткалаган булды, анысы. Курыктылар бугай, болар көчле, иренми, рәт чыкмас, бар нәселебезне корытырлар, дип безгә кермәделәр. Ә мин бер сер беләм. Аны сезгә дә җиткерергә телим. Үзе гади, кешегә зыянсыз, исе дә юк. Ташкенттан кайткан Әсфирә апам (урыны җәннәттә булсын) өйрәткән иде. 1 кашык бор кислотасын (ул аптекаларда сатыла) пешерелгән йомырка сарысы белән (бер сарыга 40-50 гр. кислота) (кабыгы белән пешерелгән бәрәңге кушарга да киңәш итүчеләр бар) бутарга. Бу массадан кечкенә-кечкенә шарчыклар әвәләргә һәм сый әзер. Аз гына киптереп, эзләнеп “азапланмасыннар” өчен, тараканнар күпләп җыела торган урыннарга тезәргә генә кала. Йомырка исе аркасында, алар бор кислотасын сизми. Ашамыйча, мыеклары белән генә кагылып үтсәләр дә, файда: ул оясына кайтып туганнарын да агулый. 1–2 атнадан “таракансыз күңелсез, я рәхәт икән” дип утырырсыз фатирыгызда. Тагын шунысы: бор кислотасына тараканнар һич кенә яраклаша алмый. Ә химикатларның көче җитмәскә мөмкин. Башмак белән чәп итсәгез дә, рәтләнеп китәргә сәләтле җан иясе бит ул. Су янына гына килеп җитә алсын…

Интернеттан укыдым: анда идәнне нашатыр спирты кушып юарга киңәш иткәннәр. Хе, аның исен таракан гына түгел, мин үзем дә яратмыйм ла.

Тагын бер киңәш: тараканнар “эчкечеләр”, сыра яраталар. Шуннан файдаланырга мөмкин. Рәхәтләнеп чөмереп, исерешеп “бәйрәм итсеннәр”. Тик сыра салган банканың эчке ягын вазелин белән сыларга онытмагыз. “Бәйрәм итүчеләр” кабат бүлмәгә таралмасын өчен.

Төп шартны онытмагыз: тараканнарны агулаганда аларга эчәрлек су калмасын. Бар дөньяны корытыгыз. Хәтта гөлләргә дә су сипми торыгыз. Нәни тәлинкәләргә бор кислотасы эремәсен куйсаң, нәтиҗә яхшырак булыр. Фатирыңны чиста, коры тотсаң, тараканнар үзләре дә шапшаграк хуҗа эзләп, күршеләргә күченергә мөмкин. Әлеге җан ияләре нилектән шулай яшәүчән? Нинди бөҗәк ул? Бу хакта газетабызның киләсе саннарында сөйләрбез.

Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Мәзәкле P.S.:

Бер ирнең йортында тараканнар пәйда булган. Алардан ничек котылырга белмәгәч, ул киңәш сорап, дустына мөрәҗәгать иткән.

– Ничек котылыйм икән, бир бер киңәш, – дигән бу.

– Йокларга ятканчы йортның һәр почмагына барып өч тапкыр: “Миндә ашарга юк!” – дип кычкырасың, алар үзләре качып бетә, – дигән дусты.

Ир шулай эшләгән дә. Төнлә йоклап ятканда кемдер төрткәнгә уянып киткән. Караса, бер көтү таракан. Иң зурысы әйткән ди:

– Тор әйдә, без сиңа ашарга алып килдек!

Комментарии