- 29.05.2016
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2016, №21 (25 май)
- Рубрика: Киңәшле эш таркалмас
Берәр кеше, больницага тикшеренергә барам, дисә, күз алдына шундук УЗИ аппараты килеп баса. Заманча диагностиканы аннан башка күз алдына да китерә алмыйбыз чөнки. УЗИ башка төр тикшеренү чараларыннан нәрсә белән аерыла, аны кайсы очракта үтәргә була, зыяны бармы-юкмы – бу сорауларга җавапны «Казан клиникасы» үзәгенең ультратавыш диагностикасы буенча югары категорияле табибәсе Гүзәл ХӨСӘЕНОВАга бирдек.
– Гүзәл Тәлгатовна, ультратавыш тикшеренүенең мөһимлеген исбатлагыз әле!
– УЗИ – бүген кулланыла торган иң нәтиҗәле тикшеренү төрләренең берсе. Аның ярдәмендә тикшергәндә, тәнгә бернәрсә кертергә кирәкми, ягъни тире катламы зарарланмый, бәясе дә тешләшми. Ультратавыш тикшеренүе сәламәтлеккә зыянлы, дигән мифны да таратырга телим. Аның организмга бернинди тискәре йогынтысы да юк! УЗИ шуңа күрә вакыты буенча чикләнмәгән бердәнбер тикшеренү алымы буларак танылды да инде. Без, табиблар, сәламәтлеккә һәрвакыт игътибарлы булырга киңәш итәбез. Ә моның өчен елына бер тапкыр булса да УЗИ үтәргә кирәк, аның нәтиҗәсе буенча организмда ниндидер тайпылыш барлыгы ачыкланса, өстәмә рәвештә үтеп, диагнозны раслату да комачауламый.
– Кайсы органнарны УЗИ ярдәмендә тикшертергә соң?
– Һәр чирнең барлыкка килә торган үз урыны бар. Шуңа күрә һәр органны тикшерү өчен үз кагыйдәләре була. Мәсәлән, эшчәнлегендә тайпылыш юкмы икәнлеген ачыклау өчен, елына бер тапкыр корсак куышлыгы әгъзаларын УЗИ ярдәмендә тикшертергә киңәш итәбез.
Сөт бизләрен тикшертү ракны башлангыч чорында ук ачыкларга ярдәм итә. 40 яшькә җиткән һәр хатын-кыз елына бер тапкыр сөт бизләрен ультратавыш ярдәмендә тикшертүне гадәткә кертсен иде, чөнки нәкъ менә шул яшь бусагасын атлап чыкканнан соң, яман шеш куркынычы туа да инде.
Кече таз органнарына УЗИны шулай ук елына бер тапкыр ясатырга кирәк. Ул күкәйлек, аналык һәм аның көпшәсендәге авыруларны вакытында ачыкларга ярдәм итә. Аналыктан тыш йөклелек булганда яки гомумән йөккә узарга ниятләгәндә дә кече таз органнарын УЗИ ярдәмендә тикшертү киңәш ителә.
40 яшьтән узган ирләр парсыз эндокрин бизенә (простата) игътибарлы булсын һәм елына бер тапкыр УЗИга барырга онытмасын иде.
Йод җитенкерәми торган төбәктә яшәүчеләр буларак, безнең өчен калкансыман бизне тикшертеп тору да мөһим. Әлеге биз эндокрин системасының патшабикәсе булып санала, шуңа күрә анда тайпылыш булса, бөтен системага зыян килә.
– Йөрәккә УЗИны кемнәргә үтәргә кирәк?
– Аны беренче чиратта йөрәк эшчәнлегендә ниндидер тайпылыш булган кешегә билгелиләр. Күкрәк читлеге еш кына авырту, тын кысылу, һава җитмәү, еш кына баш авырту, шешенү, йөрәк тибеше ешаю, тән температурасы озак вакыт югары килеш саклану кебек билгеләр күзәтелгәндә дә кичекмәстән УЗИга барырга кирәк. Гипертониклар, йөрәк авырулы кешеләр турында әйтмим дә инде.
Спортчыларга шулай ук йөрәкләрен даими рәвештә УЗИ ярдәмендә тикшертеп торырга киңәш ителә. Бронхит яки пневмониядән интегүчеләр, гормоннарында тайпылыш күзәтелүчеләр шулай ук йөрәген тикшертсә комачауламас.
– УЗИга ничек әзерләнергә соң?
– Корсак куышлыгы органнарын тикшертергә, ким дигәндә, биш сәгать кала ашарга да, эчәргә дә ярамый, шуңа күрә бу төр тикшеренүне күбесенчә иртән үткәрәләр. Аналык органнарын тикшерткәндә бәвел куыгының тулы булуы зарур, ә тикшерү махсус прибор ярдәмендә җенес органының эченә кереп башкарылган очракта, киресенчә, бәвел куыгы буш булырга тиеш. Йөрәк һәм калкансыман бизне тикшертергә барганда махсус әзерлек кирәкми.
«Казан клиникасы» дәвалау-диагностика үзәгендә югары категорияле белгечләр кабул итә. Белешмәләр өчен телефон: (843) 2-101-106.
Сөмбел СӘЙФИ әзерләде
Реклама хокукында

Комментарии