- 29.04.2018
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2018, №17 (25 апрель)
- Рубрика: Киңәшле эш таркалмас
Иртән торгач, рәхәтләнеп бер киереләсе килә, ә муен… борылмый. Уйлый башлыйсың инде: дөрес итеп ятып йокламадыммы, әллә кичә компьютер алдында күбрәк утырдыммы. Гадәти генә авырту билгеләре дә остеохондроз булып чыгарга мөмкин.
Тикшеренүләрдән ачыкланганча, хәрәкәтләнмичә бер урында озак утыру, мускулларны озак кына киеренке халәттә тоту, төнлә җайсыз итеп ятып йоклау, организм әзер булмаган көе салкын душ керү остеохондроз китереп чыгара. Моңа өстәп, көндәлек борчылулар да үз өлешен кертми калмый. Борчылганда безнең мускуллар кысыла чөнки. Шулай ук дөрес тукланмау, матдәләр алмашы бозылу, симерү, югары кан басымы, кандагы шикәрнең кирәгеннән артык күп булуы да остеохондроз барлыкка килүгә өлешчә сәбәпче була.
Кайсы җирдә авырту барлыкка килүгә карап, ул өч төргә бүленә: муен, күкрәк һәм бил остеохондрозы. Өч төре дә бертигез дәрәҗәдә җитди санала. Заманча медицина остеохондрозны дәвалый ала. Бары тик вакытында табибка мөрәҗәгать итәргә генә кирәк. Хәтта өйдә ниндидер дәвалау физкультурасы ясый башлаганчы да табиб белән киңәшү кирәк, чөнки дөрес сайланмаган күнегүләр киресенчә зыянлы булырга мөмкин.
«ОСНОВА ЗДОРОВЬЯ» неврология һәм ортопедия үзәге остеохондрозны дәвалау буенча махсуслашкан да инде. Остеохондрозның ни дәрәҗәдә азуына карап, авыруга дәвалау терапиясе билгеләнә. Терапия ысулларының төп максаты авыртуны басуга, арка миендәге тамырчыклар эшчәнлеген нормаль халәткә кайтаруга, умырткалыкта барган тискәре үзгәрешләрне туктатуга юнәлдерелгән. Консерватив дәвалау физик күнегүләрне, физиотерапия процедураларын, массаж, мануаль терапия, умыртка тракциясен, рефлекс терапиясе ысулларын, дару препаратлары эчүне үз эченә ала.
Клиникада 10 елдан алып, 40 елга кадәр эш стажы булган тәҗрибәле табиблар, медицина фәннәре кандидатлары һәм докторлары эшли. Атнага җиде көн эшлиләр. Процедуралар сезгә уңайлы булган вакытта үткәрелә.
«ОСНОВА ЗДОРОВЬЯ» үзәгенең адресы: Казан шәһәре, Себер тракты, 12а. Тулырак белешмәне (843) 562-00-90 телефон номерына шалтыратып яки www.medosnova.ru сайтыннан карап белә аласыз.
ИГЪТИБАР! «Безнең гәҗит»тә чыккан әлеге язманы тотып килүчеләргә «ОСНОВА ЗДОРОВЬЯ» неврология һәм ортопедия үзәгендә 10 процент ташлама ясала.
Сөмбел СӘЙФИ әзерләде
Реклама хокукында

Комментарии