Яз көне нинди чәй эчәргә?

Яз көне нинди чәй эчәргә?

Яз килүен шатланып көтеп алдык. Тиздән җылытыр, кояш та ешрак көлеп карар. Бөтен дөнья яшеллеккә күмелер дип, адәм баласының өметләр белән яши торган вакыты ул яз. Тик шунысын да онытмагыз – нәкъ менә хәзер кеше организмының иң хәлсез, иң зәгыйфь чагы.

Язгы чорда һәр кешедә диярлек авитаминоз башлана, шуңа күрә март-апрель айларында күпләрнең йөрәк-кан тамыры, эчәклекләр яки ашказаны авырулары көчәя. Әле җитмәсә кыш көне берничә тапкыр салкын тидереп авырганнар да бардыр арагызда…

Психиатр Александр Гонопольский әйтүенчә, яз көне басым тибрәнешләре, магнит давыллары ешрак була. Урамда әле туңдырып, әле җебетеп җибәрүләр исә кешенең нерв системасын какшата һәм кешедә шуның аркасында йокысы туймау, сүлпәнлек, тиз аручанлык барлыкка килә. Шуңа күрә бүгеннән башлап, үзегезнең туклануыгызга да игътибар итегез.

НӘРСӘ АШАУ ФАЙДАЛЫРАК?

Рационыгызга нинди ризыклар кертсәгез яхшырак? Беренче чиратта, аксымга бай булганнарын. Бу – балык, тавык ите һәм йомырка агы. Үсемлек аксымнары исә, сояда, боткаларда, фасольдә һәм чикләвекләрдә күп. Һәм аксымга бай бу продуктлар сезнең өстәлдә һәр көн булырга тиеш, ди табиблар.

Җиләк-җимеш ашарга кирәген язып тормасак та беләсез инде. Хәзер аны ашамаган кеше сирәк – кыш буе да кибетләрдә бетеп торганы юк, Аллага шөкер. Тик март-апрель айларында алган яшелчә һәм җиләк-җимешләрегезне табиблар төсләренә карап сайларга тәкъдим итә. Төрле төстәгеләрен алырга кушалар. Аеруча, кызыл, яшел һәм сарыларына өстенлек бирсәгез – яхшырак. Әйтик, кибеткә баргач, помидор, кыяр һәм лимон алыгыз. Яки мәсәлән грейпфрут, яшел алма һәм банан. Яки җиләк, сельдерей һәм ананас. Һәр кеше үзе теләгәнчә алыр – иң мөһиме менә бу өч төс турында гына онытмагыз. Әгәр һәр көн шушылай төрле төсле яшелчә һәм җиләк җимешләрне ашасагыз, димәк организмыгызны антиоксидантларга баетасыз, дигән сүз.

Сөт ризыкларын да читкә алып куймагыз. Сөт продукцияләрендә кальций һәм сөт аксымы гына түгел, триптофан дигән матдә дә бар. Ул – яхшы антидепрессант. Димәк, кәефегезне күтәрәчәк, төшенкелеккә бирелүдән саклап торачак. Ә бит күз ачып йомганчы үзгәреп торган һава торышы, пычрак урамнар, кар көрте астыннан чыккан чүп-чар безнең кәефкә уңай йогынты ясый, дип әйтүе авыр…

Әлбәттә, рационыгызга төрле майлар кертү хакында да онытмагыз. Тик авыр майлар турында сүз бармый. Көнбагыш, чикләвекләр, зәйтүн һәм балыкта булган майлар җитәр. Әгәр мөмкинлегегез бар икән, атнага өч тапкыр диңгез продуктлары кулланыгыз, ди табиблар. Әйе, безнең кибетләрдәге бәяләр белән, атнага өч тапкыр диңгез продуктлары ашый башласаң, пенсияңне яки хезмәт хакыңны шул бер атнада бетереп тә куюың бар. Шуңа күрә, мөмкинлегегез булса, дип, ассызыклыйбыз.

Кемнәрнеңдер язга таба баллы әйберләр, аеруча шоколад ашыйсы килә башлый. Танышларыгыз арасында кемнәндер: «Шоколад кәефне күтәрә!» – дигәнен ишеткәнегез дә бардыр. Тик аның организмга булган зыяны турында да онытмагыз. Шоколадның бары тик составында какао проценты күп булган әчкелтемлеләре, ягъни «горький шоколад» кына файдалы. Ә калганнарын күп куллану, киресенчә, депрессия хәлен көчәйтә генә, дип саный табиб-диетологлар. Шулай ук авыр ризыклар: фастфудлар, ысланган һәм кыздырылган итләрдән бу ике айда ерак торыгыз. Чөнки язгы авитаминоз һәм климат үзгәреше күзәнәкләрдәге матдәләр алмашын акрынайта, шуңа күрә шлаклар утыруы көчәя.

БИЕП ЯШӘГЕЗ!

Әгәр үзегезне күтәренке кәефтә хис итәсегез килә икән, табиблар спорт белән шөгыльләнергә киңәш итә. Спорт эндорфинны – ягъни бәхет хисе бирүче гормонны арттыра. Шуңа күрә көчегез яки хәлегез юк кебек тоелса да, иртән күнегүләр ясарга яки урамга чыгып иң азы 20 минут йөгереп, җәяү йөреп керергә булса да вакыт һәм көч табыгыз. Болай эшләгәндә организм кислородка туеначак. Әгәр инде моңа да вакытыгыз юк икән, телевизордан концерт караганда ун-унбиш минут булса да, биеп алыгыз. Аллага шөкер, моңа мөмкинлекләр бар: телевизордан концертларны күрсәтеп кенә торалар. Телевизор карамасагыз, эш эшләгән арада «Болгар радиосы»н кабызып куйсагыз да була инде, анда матур җырларны әйләндереп кенә торалар. Кыскасы, биергә җай табыла ул, теләк кенә булсын.

Кышкы йокыдан тереклек дөньясы белән беррәттән адәм балалары да уяна торган чорда без. Шуңа күрә, ялкаулыкны сызып атып, гадәттәгедән бер сәгатькә иртәрәк уяна башларга, күп итеп җиләк-җимеш ашарга һәм ешрак хәрәкәтләнергә кирәк. Үзебезгә үзебез ярдәм итик!

ЯЗГЫ ЧӘЙЛӘР – СӘЛАМӘТЛЕК ЯРДӘМЧЕСЕ

Язгы чорда һәр кешедә диярлек авитаминоз булуы турында берничә мәртәбә телгә алдык инде. Авитаминозны витаминлы чәйләр эчеп тә җиңәргә мөмкин. Әгәр кан басымыгыз түбән түгел икән, аеруча яшел чәйләргә өстенлек бирегез, чөнки кара чәй белән чагыштырганда, анда витаминнар 10 мәртәбә күбрәк була, ди белгечләр. Әгәр хәлсезлек сизә башлыйсыз икән, чәй төнәтмәсе ясарга киңәш итәләр. 3 грамм яшел чәйгә 100 грамм кайнар су исәбеннән, үзегезгә кирәк кадәр күләмдә чәй ясап, аны 10 минут төнәтеп торыгыз. Соңыннан бер бал кашыгы гөлҗимеш сиробы салып, яхшылап болгатыгыз. Гөлҗимеш сиробы аптекаларда бар. Бу витаминлы төнәтмәне пыяла савытта, суыткычта сакларга кирәк. Тик 3 көннән артык сакларга ярамый. Мондый төнәтмәне ашаганнан соң, көнгә 2-3 мәртәбә, яртышар стакан эчәргә кушалар. Тик эчәр алдыннан, азрак җылытыгыз. Яшел чәй ярдәмендә организмда Р һәм С витаминнары дефицитын бетерергә мөмкин. Ул хәтта зәңгелә (цинга) авыруын бетерергә дә булыша, шуңа күрә геологлар үзләре белән юлга һәрвакыт яшел чәй ала.

Бу мәсьәләдә яшел чәйгә көндәш булып кызыл чәй дә тора әле. Инглиз капитаны Джеймс Кук Тын океан буйлап озак вакытлар йөзгән чагында әнә шул кызыл чәй ярдәмендә күп кенә матросларны зәңгеләдән коткарып калган.

Язгы чорда витаминлы чәйләрне үзегез дә ясап, сынап карый аласыз. Аларның иң файдалыларын ничек пешерүләре турында язабыз.

ИМБИРЛЫ ҺӘМ БАЛЛЫ ЧӘЙ

Кибетләрдә агач тамырын хәтерләткән имбирларны күргәнегез бардыр. Мондый имбирны юка гына итеп берничә телем турарга, өстенә бер стакан кайнар су коеп, бераз төнәтеп алырга кирәк. Суы суына төшкәч, бал салып болгатыгыз. Чөнки кайнар чагында ук салсагыз, балның бер файдасы да калмый. Мондый чәй организмга көч бирә, кан әйләнешен һәм баш мие эшчәнлеген яхшырта, аппетитны ача, ризык эшкәртелүен тизләтә. Имбирлы чәй суык тиюдән һәм төрле инфекцияләрдән дә булыша. Теләсәгез, чәегезгә ваниль яки канәфер, киптерелгән кура җиләге кара карлыган яфраклары, юкә чәчәкләре салырга мөмкин. Бу аның шифалы үзлекләрен бермә-бер арттырыр гына. Әгәр инде мондый кипкән әйберләрегез юк икән, кипкән лимон яки әфлисун кабыгы салып җибәрсәгез дә була. Төнәтмәне термоста ясасагыз, аның файдалы матдәләре яхшырак саклана.

КАРА КАРЛЫГАН ЧӘЕ

Күп кешеләр җәйдән карлыганны җыеп, кайнатмаларын гына ясап калмыйча, артыгын туңдырып та куя. Әгәр кыш эчендә туңдырылган карлыганыгызны кулланып бетерә алмагансыз икән, моның өчен нәкъ вакыты! Туңдырылган бер-ике уч карлыганның өстенә кайнар су коеп, берничә минут төнәтеп торыгыз. Җылымса вакытында бал белән яки болай гына да эчәргә мөмкин. Әгәр туңдырылган карлыганыгыз юк икән, шикәр комы белән кайнатмый гына изеп яки ит-тарткычтан чыгарып куелганы бардыр. Аны да шулай кайнар су белән болгатып, бераз тотканнан соң, эчәргә була. Кара карлыган С, А, К, Е витаминнарына, тимер һәм кальцийга бик бай. Мондый чәйне эчү организмны ныгыта, иммунитетны көчәйтә һәм температура күтәрелгәндә, суык тигәндә дә шифасы бик зур була.

ИВАН-ЧӘЙ

«Иван-чәй җитештерү берләшмәсе» рәисе Александр Хлынов күптән түгел Иван-чәйнең коронавируска каршы иң файдалы әйбер булуын сөйләп чыгыш ясады.

– Иван-чәйнең үзлекләре турында белү кирәк! Ул иммунитетны ныгыта, озак вакытлар чирләгәндә организмны тернәкләндерә һәм төрле чирләрне булдырмый калырга ярдәм итә. Составында аксымнар, клетчатка, йөрәк өчен файдалы – А, матдәләр алмашы өчен җавап бирүче – В витаминнары, кан өчен мөһим фолий кислотасы бар. Иван чәйне Кытайга, Италиягә, Япониягә, Франциягә – коронавирус таралган бар илләргә чыгарырга кирәк, файдасын күрсеннәр! – дип сөйләде ул.

Чынлап та, иван-чәй безнең ил халкы арасында күптән кулланыла торган, бик яратып эчелә торган чәйләрнең берсе. Гәҗитебездә бик күп тапкырлар аны ничек җыеп хәзерләргә кирәк булуын да, файдасы турында да язып чыктык, бу санда кабатланып тормыйбыз. Шуны гына киңәш итәбез: әгәр җәйдән җыеп калдырган иван-чәйләрегез бар икән, эчә башларга вакыт. Коронавирус кына түгел, гадәти салкын тиюләр дә бар бит әле. Алардан сакланырга да булышыр бу чәй.

ГӨЛҖИМЕШЛЕ ЧӘЙ

Киптерелгән гөлҗимеш белән ясаган чәй дә иң файдалылары рәтендә. Аны ясау бик гади: бер литр кайнар суга бер уч тирәсе гөлҗимеш салып, 25 минут буе сүрән утта кайнатырга кирәк. Мондый чәйне кайнап чыкканнан соң, өстен каплап торып 6 сәгать буе төнәтәләр. Сөзеп, бераз бал кушып эчәләр. Әйе, тәме бераз әчкелтем була, ләкин бик тәмле. Гөлҗимешле чәй С, Е, А, В2 витаминнарына, тимергә, бакырга, марганецка, кремнийга һәм фосфорга бай. Акыл ягыннан һәм физик яктан арганлык хис иткәндә бик булыша, организмның вирусларга һәм инфекцияләргә каршы торучанлыгын арттыра. Азканлылыктан интегүчеләргә яз көне бу чәйне эчү аеруча да мөһим! Сүз уңаеннан, безнең мөхәрриребез Илфат абый Фәйзрахманов та гөлҗимешле чәйне бик ярата. Көздән бирле еш кына шул чәйне пешерә иде. Ул аны термоска ясап куя, эченә имбир тамырлары да сала, мондый чәй белән безне дә сыйлый. Мәсәлән мин үзем ул чәйне эш көне ахырындарак эчәргә тырышам. Эшләү сәләтен арттыра, йокы килүне бетерә – урыслар әйтмешли, «тонизирует». Язгы сүлпәнлек чорында бу чәйне эчү аеруча да файдалы дип ничек әйтмисең инде шулай булгач? Тик гөлҗимешнең кальцийны юу үзлеге бар. Шуңа күрә, тешләргә зыян килмәсен өчен, аның төнәтмәсен көпшә белән эчәргә яки эчеп бетерүгә тиз генә авызны чайкарга кирәк.

Әгәр киптерелгән гөлҗимешегез булмаса, кипкән алмаларыгыз, йөзем, күрәгәләрегез бардыр. Һич югы, аларны 20 минут тирәсе сүрән утта кайнатып эчә аласыз. Бу да витамин, бу да март-апрель айларында организмыбыз таләп иткән элементларны тулыландырырга ярдәм итә. Әгәр инде бөтенләй иренсәгез, гадәти, кара чәегезгә лимон булса да турап салыгыз. Тик ул лимон кисәгенең кабыгын ташларга ашыкмагыз. Лимон кабыгында С витамины берничә тапкырга күбрәк була. Чәйләрегез тәмле булсын, сәламәт булыйк!

Айгөл ЗАКИРОВА әзерләде

КИСӘТҮ: үләннәрнең шифасы белән бергә зыяны да булырга мөмкин. Шуңа күрә организмыгызга игътибарлы булыгыз. Аларны чиратлаштырып, даими алыштырып торыгыз. Атна-ун көн эчкәч, башкасына күчегез. Әйтик, гөлҗимешне ун көннән дә күбрәк эчәргә киңәш итмиләр. Бер курс эчкәч, 1 ай ял итәсең һәм тагын кабатлыйсың. Ә иң яхшысы, табиб белән дә киңәшләшеп алу…

Комментарии