Умыртка авырта, дип йөрсәң…

Умыртка авырта, дип йөрсәң…

Умыртка-ара диск бүсере – терәк-хәрәкәт аппаратына яный торган иң җитди чирләрнең берсе. Ул, гадәттә, 30-50 яшьлек ир һәм хатын-кызларда очрый. Күпләр, остеохондроз шаяра бугай, дип билен тотып йөри дә, үзе бетәр әле дип кулын селти. Ә юкка…

Сез шулай үзе үтәр дип йөргән арада авырту бүсергә дә әйләнергә мөмкин. Анысы инде остеохондроздан күпкә җитдирәк. Түзеп булмый башлагач кына, табибка күренәбез. Тик чир инде азынган була, андый очракта операция өстәленә ятмый хәлең юк.

Нинди авырту билгеләре сизгәндә, кичекмәстән неврологка мөрәҗәгать итәргә соң? Умырткалыкта авырту тою, аның башка, аякка, кулга, җенес органнарына да төшүе, тәннең оюы, еш кына «каз тәне» чыгу, баш әйләнү. Кайвакыт авырту шундый дәрәҗәгә җитәргә мөмкин ки, кешенең теш чистарту, ботинка бавын бәйләү, идән юу, бакчада эшләү кебек көндәлек эшләрне дә башкара алмый башлавы ихтимал.

Белгечләр әйтүенчә, бүген һәр ике кешенең берсендә теге яки бу формадагы бүсер бар. Бик азлар гына, авыртуның беренче билгеләрен сизүгә, табибка бара. Югыйсә, башлангыч чорында игътибар итсәң, бүсерне дәвалау юллары байтак. Иң яхшысы, әлбәттә, комплекслы дәвалану. Бу очракта чир белән көрәшүдә төрле өлкәдә махсуслашкан табиблар катнаша.

Умыртка сөякләре арасындагы диск бүсерен дәвалауда үзен яхшы яктан күрсәткән неврология һәм ортопедия үзәге «ОСНОВА ЗДОРОВЬЯ»да дәвалау алымнары буларак тагын рефлексотерапия (энә белән дәвалау), фармакопунктура (берничә төр алымны берләштерә), озон терапиясе, дәвалау «блокадасы», кан тамырына һәм мускулга дару препараты кертү, остеопатия, мануаль терапия, массаж, дәвалау физкультурасы да кулланыла. Авыруга психолог консультациясе дә ярдәм итә.

Табиблар 6-12 айга бер тапкыр даими рәвештә неврологка күренеп торырга куша. «ОСНОВА ЗДОРОВЬЯ» үзәгендә дәвалау физкультурасы курсы ахырында белгечләр нәкъ менә сезнең организм өчен яраклаштырылган күнегүләр җыелмасын тәкъдим итәчәк.

Үзәктә сезне тәҗрибәле табиблар кабул итәчәк һәм, дәвалануның бөтен этапларын узганчы, тикшереп торачаклар:

Риада Бәдретдиновна Хәмитова – 22 ел эш стажы булган игътибарлы һәм киң күңелле невролог.

Галина Викторовна Смирнова – 25 ел эш стажы булган иң тәҗрибәле һәм мәрхәмәтле югары категорияле табибә.

Диләрә Рәхимовна Шаһиева – медицина фәннәре кандидаты, ачык һәм ярдәмчел белгеч.

Изображение удалено.

Үзәкнең адресы: Казан шәһәре, Себер тракты, 12а, 1100. Тулырак белешмәне (843) 562-00-90 телефонына шалтыратып яки www.medosnova.ru сайтыннан карап белә аласыз.

Сөмбел СӘЙФИ әзерләде.

Реклама хокукында

Комментарии