Яңа ел өстәлегездә нәрсә булачак?

Яңа ел өстәлегездә нәрсә булачак?

Күсе елына алмашка Үгез киләчәк. Үгез елын яхшы булачак, ди астрологлар. Күпләрнең тормышы яхшырачак, хыяллары тормышка ашачак, дип фаразлыйлар. Тик быел сүзләрегезне үлчәп сөйләргә һәм якыннарыгызга терәк булырга киңәш ителә. Сабыр һәм ипле кешеләр өчен 2021нче ел уңыш китерер, диләр. Үгез елында гаилә кору да яхшы икән.

Гомумән, бу хайван турында беркем дә начар сүз әйтә алмас: ул көчле, бәрәкәт китерә торган мал бит. Абзарыңда бер генә үгезең булса да, бу – бер елга җитәрлек ризыгың булачак дигән сүз. Тик Үгез елына кергәндә астрологлар берничә кагыйдәне истә тотарга куша. «Яңа елны каршы алганда табын артында кызыл кием киеп утырмагыз, өстәл өстендә дә кызыл табак-савыт, салфеткалар булмасын. Өстәлегезгә ак төстәге ашъяулык җәегез. Яшел чыршы яки нарат ботагы белән бизәгез. Агачтан ясалган табак-савыт булса, Яңа ел кичендә аны кулланыгыз. Үгез-сыер ите, дерелдәвек кебек ризыклардан баш тартып торыгыз. Аларны бәрәңге, үрдәк, тавык, сарык, балык ите яки гөмбә белән алыштырырга мөмкин. Шушы кагыйдәләрне истә тотсагыз, Үгез сезгә ачуланмас һәм бу елда барысы да сез теләгәнчә булыр», – ди алар.

Билгеле, бу сүзгә ышанучылар да, аны хорафат кебек кенә кабул итеп, табынны үзенчә коручылар да булыр арагызда. Ышану-ышанмау мөһим түгел, иң мөһиме, Яңа ел кичендә кәефегез яхшы, табыннарыгыз түгәрәк булсын. 2020нче ел барыбыз өчен дә авыр булды. Шуңа күрә, Яңа елның яңа бәхетләр алып килүенә ышанасы килә… Ә бәйрәм рухы – тәмле ризыклардан башлана. Төрле районнарда яшәүче тәмле куллы аш-су осталары булган укучыларыбыздан табынга кую өчен тәмле рецептлар белештек. «Яңа ел өстәлегездә быел нинди яңа ризык булачак?», – дигән сорау бирдек.

Изображение удалено.Чулпан ХӘБИБУЛЛИНА, Саба районы, Байлар Сабасы: «Яңа ел каршылаганда, пилмән ашамаячакмын»

– Бу Яңа елны гаилә белән өйдә каршылаячакбыз. «Кунакта рәхәт, тик өйдә яхшырак», – дигән әйтем бар бит. Иң матур бәйрәмнәрнең берсен өйдә уздыруга ни җитә?! Телисең икән ятып торасың, телисең – утырып ашыйсың. Өстәл дә якында гына, диван да, телевизор да. Кирәк икән – чыршы янына чыгып керәсең.

Әзерлеккә килгәндә, ел да Яңа ел казы пешерәм, ансыз бу бәйрәмне каршылаган юк. Үзебез казлар үстерәбез. Казны пешереп, берәр төрле салат ясап куям. Башка төрле сыйлар да күп булачак. Мин шундый уйда торам – Яңа ел кичендә ризыктан, ашаудан культ ясау ярамый, киресенчә, «культурно» ашау яклы мин. Төрлесеннән тутырып түгел, ә ипле-ипле итеп кенә ашарга кирәк. Бездә бит ничек: әзерлибез дә, Яңа елдан соң бер өч-дүрт көн шул калган әйберләрне ашыйбыз. Дүрт көннән соң: «Кая, суга салып гади генә итеп бәрәңге пешереп ашап карыйк әле, шуны ашыйсы килде», – дибез. Яңа ел киченә генә җитәрлек итеп өстәл хәзерләргә кирәк, минемчә.

Киләсе ел – Үгез елы. Тәкъдимем шундый – иске елны озатканда, 31нче декабрь көнне кичен үгез итеннән пилмәнне ясап, ашап куярга да, Яңа елны каршылаганда инде пилмәнне өстәлгә куймаска. Каз, балык белән, башка нигъмәтләр белән каршы алырга була. Мин үзем үгез итен куймау ягында. Чөнки моны Үгез яратмас. Хорафат кына булса да, сакланганны саклармын, дигән әйтем барлыгын да онытмаска кирәк.

Десертка пәхләвә пешерәчәкмен. «Репитиция» ясап, күптән түгел пешереп тә карадым – бик тәмле чыкты.

Изображение удалено.ПӘХЛӘВӘ

200 грамм каймак, 200 грамм йомшартылган ак майга ярты чәй кашыгы разрыхлитель салам. 500 граммлап он кушам. Шушы ингредиентлар белән йомшак кына итеп камыр басам. Аннан соң камырны суыткычка куеп торам, шунда бераз ял итәргә тиеш ул. Ә ул арада эчлеген ясыйбыз.

1 стакан чистартылган әстерхән чикләвеген ваклыйбыз. Пакетка салып, уклау белән дә вакларга була, блендерга салып та. Шуңа 300 грамм шикәр комы бутыйбыз.

Аерым бер савытка 200 грамм тирәсе ак май эретеп куябыз. Аның кирәге чыгачак әле безгә. Алга таба икенче бер савытка 150 грамм суга 5-6 аш кашыгы шикәр комы салып, кайнатып, сироп ясыйбыз. Сироп эссе була бит, ул суына төшкәч, бер аш кашыгы бал салып болгатам. Шушы эчлекләр әзер тора. Суыткычтан алып, камырны ике зуррак һәм дүрт бәләкәй шарчыкларга бүләм. Зур түгәрәктән бәлеш төбе кебек итеп, төбен ясыйм. Бер катлам итеп шуның өстенә чикләвекле шикәр комын салам. Аның өстенә нәзек кенә итеп җәйгән камыр куям, тагын чикләвек, тагын камыр – шулай чиратлаштырып барабыз. Камыр никадәр юкарак булса – шул кадәр яхшырак.

Пәхләвәнең өстенә соңгы катлам камырны җәеп каплап, кырыйларын бөрәбез. Май белән майлыйбыз да, иң аскы катламын кисмичә генә, калган катламнарын ромбиклар итеп кисәбез. Аннан 180 градуслы мичкә тыгабыз. 15 минуттан мичтән алып, ромбиклар киселгән урыннар ябылган булса, пычак белән кабат кисеп җибәрәбез. Шул киселгән аралыкка алдан җебетеп куелган теге 200 грамм ак майны салып чыгабыз. Кабат мичкә тыгабыз. 30минуттан сироплы балны ромбик араларына салып чыгабыз. Өстен әстерхан чикләвекләре белән бизибез. Тагын бер унбиш минутка мичкә тыгабыз. Аннан соң алып, суытабыз. Суынгач ромбикларга кисәсең.

Кызым Казандагы бер ресторанда эшли. Аңа аңлатканнар: пәхләвәне җылытып ашасаң тәмлерәк була икән. Тикшереп карадым, чынлап та шулай. Күбегез әйтер: бик калорияле ризык бит, бик баллы, майлы. Дөрес. Тик аны күбенгәнче ашамыйбыз бит, Яңа ел табынында пәхләвә генә ашап утырмыйсың. Бу үзенә күрә печенье, кәнфит урынына йөри торган ризык. Хуш исле мәтрүшкәле чәйләреңне ясап куеп, шуның белән бер кисәк пәхләвә ашап куйсаң, артык калориясе дә юк, искиткеч ризык. Яңа еллар безгә тик бәхетләр генә алып килсен. Үгез безне таҗлы вирустан коткарсын, мөгезләре белән 2021нче елга сөзеп кертмәсен, шундый изге теләкләрдә калам.

Зөлфия ИДРИСОВА, Биектау районы, Биектау авылы: «Яңа елны бәлешсез каршы алмыйбыз»

Изображение удалено.– Яңа елны гел гаиләбез белән үткәрәбез. Чит кешеләр булмый. Дөресен әйткәндә, коронавирус булгач, чит кеше белән аралашасы килми дә. Яңа елга кайберәүләр кебек алдан зурдан кубып әзерләнмим, соңгы көннәрдә генә кибеттән азык-төлек алырга барам. Өстәлемдә ел да үзебез үстергән үрдәк-каз, җиләк җимештән компот була. Алдан күп итеп пилмән, мантый бөгеп куябыз. Яңа ел бәйрәмнәрендә килгән-киткән кеше күп була бит, тиз генә пешереп алырга җиңел. Ул полуфабрикатларны күчтәнәчкә биреп җибәрергә дә була. Кемнәрдер, быел үгез елы булгач, эре терлек итеннән пешерелгән ризыкларны өстәлгә куярга ярамый ди, безнең гаиләдә андый хорафатларга ышану юк, шуңа күрә быел да һәрвакыттагыча бәлеш булачак, чөнки өйдә ир-егетләр күп. Аны кайнар шулпа белән чыгарам. Бәйрәмдә күп ашала, шуңа күрә, бик авыр булмаган, җиңелчәрәк салатлар ясарга яратам. Ә чәй эчәргә гел гөбәдиям була. «Безнең гәҗит» укучыларына Яңа елда сәламәтлек һәм гаилә бәхете телим. Бәйрәм табынын бизәү өчен катламлап ясала торган «Версаль» салаты рецептын өйрәтәсем килә.

«ВЕРСАЛЬ» САЛАТЫ

200 г пешкән тавык ите, 100 г туралган кара җимеш, 300 г кыздырылган гөмбә, пешкән 3 данә бәрәңге белән 2 кишер, 2 йомырка, 100 г сыр кирәк.

Бәрәңге, кишерне һәм тавык итен вак итеп турыйбыз. Йомырка белән сырны кыргычтан уабыз.

Ингредиентларны югарыда күрсәтелгән тәртип белән савытка катламлап тезәбез, һәрбер катламына юка гына итеп майонез сөртәбез. Өстенә яшеллекләр сибәргә һәм бәйрәмчә итеп бизәргә генә калачак.

Әлмира МИҢНУЛЛИНА, Лаеш районы, Сиңгел авылы: «Кичке унда ятып йоклыйбыз».

– Яңа ел балаларга гына бәйрәм көн инде ул, ә безгә – эш кешесенә нәрсә… 31нче декабрь кичендә кичке сәгать уннарга кадәр утырып, ашап алабыз да, ятып йоклыйбыз. Икенче көнне чәчәк бәйрәме түгел бит. Терлекләребез күп, аларны ашату өчен иртәнге сәгать дүрттә аякка торып басарга кирәк. Аларны: «Бүген бәйрәм, сез тик торыгыз инде», – дип, калдырып булмый.

Хәзер элеккеге кебек ризыкны күп әзерләргә тырышмыйм, сарыф итәрлек түгел, җитәрлек тә бетәрлек булсын, чыгарып ташланмасын. Каз тыгам, ел да берничә төрле салат әзерлим. Элегрәк пилмәннәр ясый идек, хәзер каз булгач, анысын ясамыйбыз. Каз янына бәрәңге пешерәм.

Әлмира апа туйларга заказга каз кыздырып бирә торган кеше, шуңа күрә аның каз рецептын сорамый кала алмадым.

ЯҢА ЕЛ КАЗЫ

– 10 литрлы суга 1 пачка тоз салып кайнатам да, суынырга чыгарып куям. Суны шуңа кайнатырга кирәк: тоз салкын суда авыр эри. Шул тозлы суда каз бер тәүлек тора. Аннары алам да, сулары саркысын өчен табакка утыртып торам. Суы саркып бетмәсә, каз тозлырак булачак. Аджика һәм паприка белән эчен-тышын уып чыгам. Паприка казны кызартып, аңа матур төс кертеп җибәрә. Пакетка төреп, салкын урынга куям, ул анда тәмләткечләре сеңеп берәр тәүлек тора әле. Тәмләткечләр тигез итеп сөртелгәнме, паприканың кызыллыгы бөтен җиренә дә җиткәнме, шуны карыйм. Аксылрак булып торган җире булса, ул урыннарына кабат сөртәм. Ала-кола булмасын, бигрәк тә казның пакетка тиеп торган аскы ягы аксыл калучан. Шуннан соң казымны пешерергә әзерләнә башлыйм. Эченә әчкелтем яшел алма һәм күп итеп кара җимеш тыгам. Кара җимеше күбрәк булган саен, тәмле була. Өстенә бер-ике генә кашык бал агызам. Бал пешкән чагында казны ялтыратып, матур итеп кызартып җибәрә. Шуны фольгага төрәм дә, духовкага тыгам. Сәгать ярым тирәсе пешкәч, духовканы кысып кына куям да, фольгасын ачам. Фольгага казның паприкалы-аджикалы мае аккан була, шуны түшкәсе өстенә кашык белән әледән әле сибеп торып, өсте кызарып, матур булып ялтырап торганчы пешереп бетерәм. Бер егерме минут шулай кысык кына утлы мичтә тора ул. Карап торырга кирәк, ите каты пешсә, аяк тирәсеннән ярылып китәргә яки канаты өзелеп төшәргә мөмкин.

***

Әлмира апа Миңнуллина һәр ел саен Оливье һәм тун астындагы балык салатларын ясый икән. Иренең дә, үзенең дә яңа төрле салатларга бик исебез китми, дип сөйли ул. Шулай да, быел Яңа ел табынын үзенчәлекле бер салат белән бизәргә уйлый.

КАКЛАГАН ПОМИДОРЛЫ САЛАТ

– Бу салатны өч көн алдан ясый башларга кирәк. Иң элек каклыйсы була. Итләчрәк помидорларны телемләп кисәм дә, орлыклы урынын кисеп атам. Чөнки ул урыны сулы була һәм озак кибәчәк. Гомумән, какланган помидор ясарга теләсәгез, итләчләрен сайлагыз, алар тизрәк кибә һәм күбрәк килеп чыга.

Телемләп туралган помидорларны духовка табасына тезәм. Өйдә нинди кипкән үләннәр бар – бөтнек, базилик, петрушка, Италия үләннәре, барысын бергә кушып болгатам да, телемнәр өстенә сибеп чыгам, тоз һәм зәйтүн мае сиптерәм. Шуны 6-7 сәгать газ мичендә сүрән утта киптерергә кирәк. Гел карап торыгыз – көеп китмәсен. Ул каты булып кибә. Бер банка алам. Банканы стерильләштермәгез, чөнки алай эшләгәндә тиз әчи. Бары тик яхшылап юып, корытыгыз гына. Банка эченә ике сантиметр тирәсе калынлыкта бер рәт кипкән помидор тезәбез. Өстенә вак итеп туралган бер рәт сарымсак. Аның өстенә кабат кипкән помидор. Киләсе катлам – яшел үләннәр. Аеруча базилик бик әйбәт. Киләсе катлам – тагын помидор. Шушылай итеп, банка тулганчы аралаштырып барыгыз. Ахырдан банка өсте күмелерлек итеп зәйтүн мае тутырыгыз һәм банканы алып куеп торыгыз. Ике-өч көннән соң кипкән помидорлар шушы зәйтүн маен үз эченә сеңдереп, бүртеп китә. Һәм аннан искиткеч кабатланмас тәм килә. Хәзер салатыбызны ясасак та була. 1 кыярны саламлап, ике помидорны һәм бераз кызыл суганны шакмаклап турыйбыз. Какланган помидорның биш-алты телемен дә турап саласы. 150 г тирәсе фета сырын шакмаклап кисеп, салатыбызга кушабыз. Бу салатны әнә теге какланган помидорлар «утырган» зәйтүн маен салып бутыйбыз. Сарымсак һәм яшел үләннәр тәме сеңгән бу май салатка да искиткеч тәм биреп тора. Бер тапкыр гына ясап карасагыз да, бу салат сезнең өстәлегездә даими кунак булыр, дип уйлыйм. Тәмле булсын! Яңа еллар белән һәрберебезне дә!

Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии