«1 миллион акча бирсәләр дә, чәчемне кистермәс идем»

«1 миллион акча бирсәләр дә, чәчемне кистермәс идем»

«Алтынчәч» кушаматы аның исемен күптәннән алыштырган. Хәер, озын толымлы Зәлия Саттарова болай дип эндәшүне яратып кабул итә. «Кушаматым җисемемә туры килә бит», – ди ул көлеп. Озын чәч үстерү серләрен Арча районы Югары Пошалым авылында яшәүче 21 яшьлек Зәлия безгә дә сөйләде.

– Зәлия, чәчеңне үзең теләп үстерәсеңме? Кайчакта кызларның чәч кистерү теләгенә ата-ана каршы чыга бит.

– Юк, чәчләремне үзем теләп үстерәм, әти-әниемнең бер йогынтысы да юк. Кыска чәч белән йөрү бик уңайлы булса да, озын чәчләремнән бер дә аерыласым килми, мин алар белән горурланам да. Озын чәч кыз кешегә үзенчәлек бирә дип уйлыйм.

– Кыска чәч ияләре атна саен диярлек: «Үсмәдеме соң әле?» – дип чәч озынлыгын үлчи. Ә синең очракта ничек?

– Чәч озынлыгын үлчәп караганым юк. Әмма билдән шактый түбән төште инде. Кечерәк чакта һәрдаим үлчи идем. Аннары, очларын гел кистереп торам, шуңа озынлыгы гел үзгәреп тора.

– 21 яшеңәчә чәчеңне бер тапкыр да зур озынлыкта кистергәнең булмадымы?

– Әйткәнемчә, очларын гел кистереп торам. Ә төрле чәчтараш үзенчә кисә, кайчакта бик кыска итеп тә кисеп ташлаганнары бар. Әмма аның өчен борчылып утырганым юк, чәч үсә бит ул.

– Зур күләмдә акча бирәм дисәләр, чәчеңне кисәр идеңме?

– Чәч үсә бит ул дисәм дә, ничә еллар буе үстергән чәчләремне зур байлык итеп кабул итәм һәм акчага алмаштыра алмас идем дип уйлыйм. Кистергәннән соң барлыкка килергә мөмкин булган зур үкенү хисеннән куркам.

– Кызларның чәче озын, акылы кыска, диләр. Мондый фикер белдерүчеләргә ни дияр идең?

– Бу сүзләр белән килешмим. Хатын-кыз яңарыш ярата, образларын еш үзгәртә. Шундый вакытларда үзгәрим дип озын чәчен кисеп атса, аңа карап акыл өстәлми бит. Кешенең акылын тышкы кыяфәте аша аңлап булмый, әлеге сүзләрне мәзәк итеп кенә кабул итәм.

– Элек-электән татар хатын-кызлары озын толымлы булган. Хәзер кыска чәчлеләр күбрәк. Хатын-кыз матурлыгын формалаштыруда чәчнең роле зурмы?

– Әлбәттә. Чәчне юып, матурлап киптереп куйсаң, үзеңне матур гына түгел, бар үрләргә дә менә алырлык кеше итеп тоясың, кәеф күтәрелеп китә. Миннән еш кына: «ничек юып бетерәсең бу чәчеңне?» – дип сорыйлар. «Нәкъ сезнең кебек үк, ләкин миңа ике тапкырга күбрәк су һәм шампунь кирәк», – дип, көлеп җавап бирәм. Ияләнгән эш бит инде, юу процессы авыр түгел, тик киптереп бетерү озак вакытны ала. Шуңа күрә, «иртән иртүк, укырга киткәнче тиз генә юып киптерермен әле» дигән фикер миңа туры килми. Озын чәчләрем миңа гел булыша. Әйтик, мин Казан федераль университетының Филология һәм мәдәният-ара багланышлар институтында укыйм. Белем алып кына калмыйм, ә үз институтыбыз кысаларында оешкан «Бәйрәм» вокал-инструменталь ансамбленә дә йөрим. Без татар халкының милли киемнәреннән чыгыш ясыйбыз. Сәхнәгә чыкканда иптәш кызларым үрелгән чәч толымнары озынрак күренсен өчен ясалма чәч куша, ә миңа үземнеке генә дә җитә.

– Син чәчеңне ничек тәрбиялисең?

– Җәй айларында чәчне юу өчен төрле үлән төнәтмәләре кулланам. Ни дисәң дә, табигый продуктлар чәчләргә күп файда китерә, дәвалый һәм матурлый. Шулай ук төрле бәлзәм, кондиционерларны да үз күрәм, фен, плойка кебек әйберләрне сирәк кулланырга тырышам. Чәчләрнең очларын кистереп тору да мөһим, шул очракта гына алар матур булып үсә ала. Чәчне җылымса су белән генә юам. Шампуньне чәчнең халәтенә туры китереп сайларга киңәш итәләр. Ул сульфатсыз булса яхшырак. Шампунь белән юганнан соң, бәлзәм яки маска белән юдыруны кулай күрәм.

Зәлиядән киңәш:

– Бу – чәчне ныгытуның иң гади ысулы. Аның өчен бары тик кычыткан һәм кайнар су кирәк. Коры яки яңа гына җыеп алынган 2-3 кычыткан яфрагына 2 стакан кайнар су кушабыз һәм 1 сәгатькә калдырабыз. Мондый төнәтмәне чәчне чайкаганда кулланырга кирәк. Ул чәч бөртеген ныгыта һәм телгәләнүдән саклый.

Изображение удалено.САЛКЫННАН ЧӘЧНЕ ДӘ САКЛАРГА КИРӘК

Ә менә Казанда яшәүче Алинә Хәкимова чәчен һәрдаим үлчәп торучылар рәтеннән. Баш түбәсеннән алып үлчәгәндә, Алинәнең чәч озынлыгы 125 сантиметрга җитә. Бу озынлыкка 10 ел эчендә ирешкән ул.

– Мәктәптә чәчнең җилкәдән түбән төшкәне юк иде. Ул чакта гел кистердем. Әтием буярга гына рөхсәт итмәде, чәчеңне үстерәсең, дигән шарт куймадылар. Үз теләгем белән үстердем, – дип уртаклашты Алинә. – Чәчемне кистерәм дигән уй беркайчан да башыма килмәде. Кайчакта шулай дип уйлавым гына да җитә – чәчемне кискәнмен икән дип төш керә. Куркып уянып китәм. Бу төшнең чын булмавына шатланып, күзләргә яшьләр дә килә хәтта.

Алинә – Казанның 7нче шәһәр клиник больницасында табиб-терапевт булып эшли. Анда чәч тузгытып йөреп булмый, шуңа күрә гел үреп, яки өеп куярга туры килә. Ике бөртек чәчне кыстырып кую да башны авырттыра, ә бу очракта 125 сантиметр чәчне җыеп кую зур сабырлык сорый. Кайчакта Алинәнең дә башы авырткан чаклар булгалый икән.

– Кемдер чәчемнең үземнеке булуына ышанып бетми, кемдер, киресенчә, сокланып карый. Әбиләрем чәчемне бик ярата. Иң мөһиме – чәчләремне үзем яратам. Аларны тәрбияләү, юу, тарау, киптерү – барысы да ошый. Үземдә мондый теләк булмаса, мин чәчне андый озынлыкта үстерә дә алмас идем, – дип сөйләде Алинә. – Дөрес, озын чәч үстердем дә, бетте түгел. Юудан тыш, аңа күптөрле майлар, бәлзәмнәр да сөртергә кирәк. Һәр кешенең чәченә дә индивидуаль тәрбия кирәк. Бу кеше моны куллана икән дип, шул ук бәлзәмне куллану сиңа ярдәм итмәскә мөмкин. Менә кыш көне күп кенә кызлар чәчләрен тузгытып йөри. Салкын һава шартларында чәчләргә салкын тияргә мөмкин, шуңа күрә кышын башлык киеп, чәч толымын кием астына качырып йөрү хәерле.

Озын толым – матурлык билгесе. Әмма шул матурлык белән бергә озын чәчле кызлар төрле уңайсызлыклар да кичерә. Алинәгә тиз-арада чәчен юып киптерү һәм тарау өчен, ким дигәндә ике сәгать вакыт кирәк икән. «Кайчакта чәч өстенә утырасың һәм башыңны кисәк күтәргәндә алар тартылып, башны авырттыра. Кайвакытта чәч ишек тоткасына эләгеп кала», – ди Алинә.

Изображение удалено.СЕРЛЕ РЕЦЕПТ

Җырчы Алинә Шәрипҗанова да озын һәм калын толымы белән мактана алучылар рәтеннән. Ул да озын чәч үстерү серен ачып бирде.

– Күпләр сәламәт, озын чәчләремне күргәч, үземнеке икәненә ышанмыйлар. Ә бит чын татар кызлары озын толымлы булулары белән аерылып тора. Минем бер серле рецептым бар: сөтне банкага салып, җылы урында махсус әчетергә кирәк. Шуннан бу сөткә бер йомырка саласың. Барлыкка килгән массаны мунчада чәчләреңә сөртеп, 15 минут тотарга, соңыннан шампунь белән юарга.

Изображение удалено.ЧӘЧКӘ ДӘ МАСКА КИРӘК

«Мунчада сылыйсы, чәчкә сөртәсе маскаларны сатып алырга гына димәгән, менә минем яраткан чәч маскасы рецептын исегездә калдырыгыз һәм рәхәтләнеп кулланыгыз», – дип яза Гөлназ Сәфәрова үзенең социаль челтәрендәге битендә.

– Бер авырлыгы да юк: 1 аш кашыгы гәрчич, 2 йомырка сарысы һәм 1 стакан майсыз кефир кирәк булачак. Барысын бергә кушасыз, әйбәтләп болгатасыз да, чәчкә сылап, башны полиэтилен һәм сөлге белән урап, бер сәгать йөрисез. Мин шулай мунчага кереп утырам. Ай дәвамында, иренмичә, атнасына бер ясасагыз – нәтиҗәсен күрерсез: чәчләр ныгый, тиз үсә башлый. Бу маска чәчләрне тукландыра һәм үстерә.

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА әзерләде

Комментарии