- 28.12.2015
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2015, №51 (23 декабрь)
- Рубрика: Киңәшле эш таркалмас
Шәрык календаре буенча Утлы Кызыл Маймыл елы килә. Маймылына ышану мәҗбүри булмаса да, гадәт буенча гаилә белән табын артына җыелу, борчу-мәшәкатьләрне онытып торып күңел ачу, өйне якты төсләргә бизәү гаеп эш түгел. Маймыл елын каршыларга әзерләнүчеләргә белгечләр нинди киңәшләр бирә икән – бүген шуларны укучыларыбызга да тәкъдим итәргә булдык.
ӨЙНЕ НИЧЕК БИЗӘРГӘ?
Ялтыравыклы шарлар, гирляндалар, төрле төстәге яңа ел уенчыклары – барысы да Маймылның күңеленә хуш киләчәк. Чыршыны гына түгел, ишек-тәрәзәләрне дә бизәгез, бөтен өйгә бәйрәм рухы керсен. Төсләрдән кызыл, сары, алтын, кишер сарыга өстенлек бирергә киңәш ителә.
Чыршыны кулдан эшләнгән уенчыклар белән бизәү кулай булыр. Бала чакны искә алыгыз, фантазиягезне эшкә җигегез. Төсле кәгазьләр ярдәмендә дә шарчыклар, тасмалар ясап була бит. Чыршыда киләсе елның символы – маймыл уенчыгына да урын табыгыз.
Өстәл япмасының җылы төстәгесен сайлагыз: сары, кишер сары, кызыл. Гомумән, 2016нчы елны каршылаганда нәкъ менә шушы төсләрне күбрәк кулланыгыз.
НӘРСӘ КИЯРГӘ?
Маймыл елын каршылаганда хатын-кызларга алтынсу, кызыл, сары төстәге киемнәргә өстенлек бирергә киңәш ителә. Ә бизәнгечләр чын металлдан һәм чын кыйммәтле ташлардан булса яхшы. Чәчне яки «койрык»ка җыярга, яки туздырып, җиңелчә генә бөдрәләтергә була. Кыскасы, маймылга ялтыравыклы, якты, шул ук вакытта зәвыклы һәм табигыйлеген югалтмаган образлар ошаячак. Шуңа күрә макияж ясаганда да чамасын белегез, табигый тоннарга өстенлек бирегез.
Ир-атлар баштанаяк сарыга киенмәсә дә, киемгә маймыл ярата торган берәр төсне кертеп җибәрү комачауламас. Әйтик, муенга алтынсу күбәләк яки кишер сары галстук тагарга, бер дә булмаса, кызыл оекбаш кияргә мөмкин.
ТАБЫНГА НӘРСӘ КУЯРГА?
Маймыл җиләк-җимешкә бай табынны яратачак. Кабымлыклар, салатлар да җиңелчә булса яхшы. Әгәр бәйрәм табынын иттән башка бөтенләй күз алдына китермисез икән, кош итенә яки балыкка тукталыгыз. Маймыл баллы ярата. Баллы тәм-томга җиләк-җимеш тә кушылсамы… Банан торты, төрле пироглар, җиләкле кекс – менә дигән вариант.
Маймыл ярата дип кенә бөтен кеше дә җиңелчә салатларга күчеп бетмәс, билгеле. Традицион ризыкларны кая куясың: «оливье», «тун кигән сельд», каклаган каз… Алардан баш тартырга кирәкми дә. Бары тик ачык төстәге савытларга гына салыгыз, салатның өстен яшел тәмләткеч, болгар борычы яки зәйтүн җимеше белән бизәгез.
Өстәлнең кыйммәтле ризыклар белән тулып торуы мәҗбүри түгел. Ризыкны үзегезгә җитәрлек итеп кенә әзерләгез. Барысын да матур итеп бизәп куйсагыз, маймыл канәгать калыр.
Сөмбел СӘЙФИ әзерләде.
Комментарии