Бәйрәм табынына

Бәйрәм табынына

«Каен җиләге» кабымлыгы

Кирәк: уртача зурлыктагы 3-4 бәрәңге, 100 гр тозлы сельд балыгы, уртача зурлыктагы бер баш суган, петрушка, көнҗет орлыгы, чөгендер суы (бер чөгендернеке җитә).

Бәрәңгене кабыгын әрчемичә генә пешерәбез, суынгач, әрчеп, вак угычтан уабыз. Балыкны һәм суганны вак итеп турыйбыз. Суганны ун минут кайнар суга салып торырга да була, ул вакытта әче тәме кимеячәк. Уылган бәрәңгене уч төбенә салып, «коймак» ясыйбыз, уртасына балык белән суган катнашмасын салабыз һәм җиләк рәвешенә китереп йомарлыйбыз. Әзер «җиләкләр»не чөгендер суына манып, кызгылт төскә кертәбез. Сок чыгаргычы булмаганнар чөгендер суын болай әзерли ала: чистартылган чи чөгендерне вак угычтан уабыз, әлеге катнашманы марляга салып, суы чыкканчы кысабыз. Тәлинкәгә тезгәч, «җиләкләр»не көнҗет орлыгы һәм петрушка белән бизибез. Җиләкләрнең зурлыгы төрле булырга мөмкин, һәр кеше үзе теләгәнчә эшли.

«Маймыл» салаты

Кирәк: тавык филесы, пешкән 3 йомырка, 1 баш кызыл суган, 150 гр сыр, 2 алма, 3 аш кашыгы майонез, әстерхан чикләвеге, зәйтүн җимеше, тоз, тарттырылган кара борыч.

Суганны, йомырканы, пешкән тавык итен ваклап турарга. Алманы эре угычтан чыгарырга. 100 гр сырны да эре угычта уарга. Майонез, тәменчә тоз, борыч өстәргә һәм барлыкка килгән катнашманы кушып болгатырга. Салатны тәлинкәгә салып, кашык ярдәмендә маймыл башы рәвешенә кертергә. Чикләвекне вакларга. Калган 50 гр сырны вак угычтан чыгарырга һәм салатны бизәргә. Маймылның күзләрен һәм авызын зәйтүн җимеше ярдәмендә ясарга мөмкин. Салатны табынга суынгач чыгаралар.

«Җеп йомгагы»

Кирәк: 300 гр тавык фаршы, 1 суган, ярты чәй кашыгы тоз, тарттырылган кара борыч, катламлы камыр («слоеное тесто» кибеттә сатыла), 1 йомырка сарысы.

Суганны вак итеп турыйбыз һәм иткә кушабыз, тәменчә тоз, борыч өстәп болгатабыз. Камырны җебетеп, ярты сантиметр калынлыкта җәябез. Җәелгән камырны нечкә тасмаларга кисәбез. Фарштан шарчыклар – фрикаделькалар ясыйбыз. Алар зур кирәкми, әстерхан чикләвеге хәтле булса җитә. Килеп чыккан шарчыкны камыр тасмасы белән уратып алабыз – «йомгак»ка җеп чорныйбыз. Камырның очлары ачылып китмәсен өчен бер-берсенә ябыштырып куябыз. «Йомгаклар»ны тезәр алдыннан табага пешерү өчен җайлаштырылган кәгазь җәябез. «Йомгаклар»ны йомырка сарысы белән майлагач, табаны духовкага куябыз. Ризык 40-45 минут пешә. Камыр кызарып чыкса, йомгаклар әзер дигән сүз.

Яңа ел табыныгыз мул, ризыкларыгыз тәмле булсын!

Сөмбел СӘЙФИ әзерләде.

Комментарии