«Үләннәрне термоста төнәтергә ярамый»

«Үләннәрне термоста төнәтергә ярамый»

Җәй инде тәмамланып килсә дә, болын-кырларда дару үләннәре җыеп йөрүчеләр күренгәли әле. Питраудан соң үләннәрнең файдасы бетә дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә, әмма халык табибы, үләннәр белән дәвалаучы Фирая апа Захарова аларны кара көзгәчә җыярга була әле, ди. Хәзер нинди дару үләннәрен җыю кулай? Аларны ничек киптерергә? Бу хакта үләнченең үзе белән сөйләштек.

– Фирая ханым, хәзер дару үләннәре җыю вакыты чыктымы инде?

– Юк. Минем күп тапкырлар әйткәнем бар: дару үләннәрен иртәнге яздан кара көзгәчә җыярга мөмкин. Безнең республиканың төрле районнарында һава торышы бертөрле түгел. Димәк, үләннәр дә бер үк вакытта бөреләнми һәм бер үк вакытта чәчәк тә атмый. Бәрәңгене генә карагыз, кайбер районнар инде сабаклары кибеп бетте дип, уңышын җыеп бетерде, ә кайбер җирдә әле ямь-яшел сабакта утыралар. Дару үләннәре белән дә шулай ук. Әйтик, көньяк районнар белән төньяк районнарда аерма ике атнага җитә һәм кайчак аннан да артып китә. Кайбер районнарда яңгырлар күп булырга, кайберендә җәй буе чык та төшмәскә мөмкин. Монысы да үләннәр өлгерүгә нык тәэсир итә.

– Әмма кайсы ел фасылында җыелган үләннең файдасы күбрәк? 

– Җәй айларында чәчәгендә һәм яфрагында, ягъни җирдән өске өлешендә файдасы күбрәк була. Ә язын һәм көзен – тамырларында.

– Менә хәзер ниндиләрен җыеп куярга мөмкин?

– Песи үләне тамырын, күк җиләк җимешен, тырнак гөленең чәчәкләрен, балан җимешен, кычыткан яфракларын, әрекмән тамырын, кура җиләге яфрагын, үги ана яфрагын, абага тамырын, петрушка, бака яфрагы, әрем, миләшне җыеп куярга мөмкин. Көзге җиләкләрне җыю турында һәркем беләдер. Юкә кайрысын да киптерергә, кышка сакларга мөмкин. Аның чәчәге генә түгел, кайрысы да бик файдалы. Әйтик, аны яндырып, көлен суга кушып эчсәң, ул эчтәге паразитларны чыгарыр. Дөрес, дару үләнен күрдем дә, авызга каптым түгел, табиб белән киңәшләшергә кирәк.

– Фирая ханым, көзге җиләкләр, дидегез. Ә үзегез кайсыларын җыясыз?

– Гөлҗимеш турында сөйлим әле. Анда С витамины күп. Гөлҗимеш чәен даими куллану игътибарны арттыра, бөер һәм бавырга уңай тәэсир итә. Кызыл миләшкә килсәк, төнәтмә рәвешендә ул организмны авыр металлардан һәм радиоактив матдәләрдән чистарта. Андагы файдалы каротин матдәсе кишернең кайбер сортларындагыга караганда да күбрәк. Кара миләш – кан басымы югары булган кешеләр өчен дәва, шул ук вакытта йодка да бай: калкансыман биздәге теге яки бу көйсезлекләрдән котылырга булыша. Баланнан ясалган төрле эчемлекләр да кан басымын көйли. Тик көзге җиләкләрне дә теләсә ничек файдаланырга ярамый. Әйтик, кара миләшне күп куллансаң, каның куерырга мөмкин. Баланның исә кан басымын төшерү куркынычы бар. Шуңа күрә теге яки бу җимешне, үләнне кулланганчы, табиб белән киңәшләшеп алырга кирәк. Көзге җиләкләрне кырауларга кадәр, тулышып өлгергәнче җыеп калу мөһим. Аз гына өлгереп җитмәгән булсын. Мондый җиләк – ачырак, аның каравы витаминнары күбрәк була. Баланны, гөлҗимешне, тәм керсен өчен, кырау төшкәч кенә җыючылар да бар. Кайнатма ясау өчен алары әйбәтрәк, тик дәва максатында җиләкләрне суык алганчы җыеп куярга кирәк. Саклауга килсәк, иң әйбәте – суыткычта туңдыру. Кирәк вакытта гына аласың да, йә морс ясыйсың, йә компотка кушып җибәрәсең, чәй әзерлисең. Киптерергә дә була.

– Куллана белсәң – дару, белмәсәң агу, диләр бит халыкта.

– Әйе, дару үләннәре турында озак сөйләп була. Кызыксынган кешеләр бу хакта төрле китаплардан укый, өйрәнә. Ә дару үләннәре белән алай ук таныш булмаган кешеләр ел да шул 10-15 төр үләнне җыя. Үзендә сынап караганнарын, билгеле. Дару үләннәре турында күбрәк белгән саен, ныграк курка башлыйсың бит. Әйтик, канлы үләндә агулы матдәләр шактый. Шомырт чәчәген дә агулы дип кулланмыйбыз. Шуңа күрә чамасын белеп куллану зарур. Гомумән, бары тик белгән үләнне генә җыярга киңәш итәм. Таныган үләнне җыеп киптерсәң, шул да җитә. Мәсәлән, кычыткан, әрем, каен яфрагы, күкебаш, әрекмән, ромашканы һәрберебез таный. Күкебаш үләненә аерым тукталырга телим. Ул башта чәчәк ата, аннары гына яфрак яра. Яфрагы үпкәгә, лимфа бизләренә, канга файдалы. Аны җәй буе салатларга кушарга яки чәй итеп эчәргә була. Ул йодка бай. Төнәтмәсе сулыш органнары, эчәкләр, бөер, бавыр, сидек куыгы эшчәнлеген яхшырта.

Кычытканны май аенда яки орлыклангач җыялар. Аның сихәте турында сөйләп тору озак булыр. Төнәтмәсе аналыктан, эчәктән һәм башка эчке органнардан кан акканда, аны туктата алмаганда кулланыла.

Бака үләне ашказаны сыекчасының кислоталылыгы түбән булганда булыша. Аны төнәтеп эчәргә, шул килеш ашарга ярый. Ул тирләтә, какырыкны чыгара, аппетитны яхшырта, эчке органнарга файдалы.

Нарат күркәсеннән кайнатма ясау зыян итми. Без аннан кайнатма әзерлибез. Күп еллар инде башка җиләк-җимештән кайнатма ясаганыбыз юк. Җиләкне суыткычның туңдыру бүлегенә куябыз да, ел әйләнәсе морс ясап эчәбез. Аның өчен җиләкне миксер ярдәмендә изәсең дә, кайнаган салкын су һәм тәменчә шикәр өстисең. Шуннан да файдалы эчемлек юк. Кайнатманы шулай ук ак чыршы (пихта) ылысы, тузганак чәчәге, кура җиләге тамырыннан ясыйбыз. Кура җиләге тамырыннан ясалган кайнатма лимфа бизләрен чистарта, яман шештән саклый. Бакчада кура җиләге куагын тәртипкә китергәндә тамырын, сабагын, яфрагын берүк ташлый күрмәгез. Салкын тигәндә аларны чәйгә салсаң, бөтен вирусларны куа. Зарары булудан курыксагыз, үләннәрне үзләрен генә кулланмагыз, берничә төрлесен салып катнашма итеп төнәтегез, чөнки алар бик аз дозада салына. Үләннәрне термоста төнәтмәскә кирәк. Үләннәрнең энергетикалары болай да көчле, термос аларның сыгынтысын тагын да көчәйтә. Бу үләннәргә генә кагыла, аларның җимешләрен, тамырларын термоста төнәтергә була. Әмма 12 сәгатьтән артык төнәтмәскә (кимендә бер сәгать).

– Фирая ханым, сез сихәтле мендәр ясаучы да бит әле...

– Аны теләсә кем ясый ала. Мендәр тышын тапсаң, эчлек өчен теләсә нинди үлән кулланырга мөмкин. Иң мөһиме – үлән исенең күңелегезгә хуш килүе һәм аллергия бирмәве. Үлән алҗуны бетерә, нерв системасын, йөрәкне тынычландыра, йокысызлыктан коткара, сулыш юлларын чистарта. Кайбер үләннәрнең исе хәтта гырлауны да бетерүгә ярдәм итә. Тик мендәрне тулысынча хуш исле үләннәрдән генә ясау шулай ук дөрес түгел. Ник дигәндә, көчле ис, борынны кытыклап, киресенчә тәэсир ясарга – йокыны качырырга мөмкин. Шуңа күрә мендәрне ике төрле: исле һәм иссез үләннәрдән ясыйлар. Әнис, калмак, бөтнек, сары һәм зәңгәр мәтрүшкә, юкә чәчәге кебек хуш исле үләннәрдән тыш, бераз гына салам, кыяк үлән, кырлыган яфрагы өстәргә мөмкин.

– Киптерү, саклау буенча да киңәшегезне бирсәгез иде.

– Үләннәрне чормада яки җилләтелә торган урында киптерү – иң яхшысы. Үги ана яфрагын, бака яфрагын берәмтекләп, кәгазьгә тезеп киптерүдән дә яхшысы юк. Бер-ике көннән икенче ягына әйләндереп куярга кирәк. Өсте-өстенә өйсәк, каралып китәчәк, начар кибәчәк. Мәтрүшкә, ромашкаларны бәйләмгә җыеп киптерергә була. Каен яфрагын исә мунча себеркесе кебек җыеп, элеп киптерәбез. Ә менә үлән тамырларын кояшта киптерү әйбәт. Саклауга килгәндә, тулысынча кипкән үләннәрне кәгазь капчыкларга, катыргы тартмаларга салып, нинди үлән икәнен, кайчан җыелуын язып, караңгырак урынга – шкаф тартмасына алып куябыз. Температурасы 20 градустан артмаган бүлмәдә саклау әйбәтрәк. Үләнне ваклап киптерергә киңәш итмим, кулланыр алдыннан гына ваклау яхшырак булыр.

Әңгәмәдәш – Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии