- 28.06.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №24 (23 июнь)
- Рубрика: Киңәшле эш таркалмас
Яман шеш диагнозын ишетүгә, кеше югалып кала һәм бу хәбәр үлем хөкеме чыгарган кебек яңгырый. Чөнки рәсми медицина әлегә бу өлкәдә теләгән нәтиҗәләр бирә алмый. Авыруның үзенә һәм туганнарына бу казадан котылу хәстәрен күрергә туры килә. Табиблардан гына ярдәм көтү артык беркатлылык булыр иде.
Кайбер мәгълүматлар буенча, дару үләннәре һәм халык медицинасы тәҗрибәсен кулланып 47% өметсез, көннәре санаулы гына калды дип исәпләнгән авырулар үзләре дәваланып терелә икән. Һәр авыруны, аеруча яман шешне вакытында абайлау мөһим. Бу, беренче чиратта, кешенең үз-үзенә игътибарлы булуына бәйле. Яман шешнең беренче билгеләре нинди? Бүген сүзебезне шул хакта дәвам итәбез.
Әлеге сәхифә фельдшер, шәфкать туташы булып эшләп, хәзер лаеклы ялда булса да эзләнүен, табиблык эшчәнлеген туктатмаганАльмира Шәйхразиеваның “Табиб дәвалый, табигать терелтә” дигән китабы ярдәмендә әзерләнде. Бүгенге иң яман зәхмәтләрнең берсе – яман шештән ничек сакланырга, бәлага тарганда табигать ярдәмендә ничек котылырга дигән четерекле сорауларга җавап табарга мөмкин булган әлеге китапны Актанышта “Глобус” китап кибетендә, “Карагай” медицина үзәгендә, Мөслимдә Универмагта, чәчәк кибетендә һәм Кооперативная урамы, 172А да урнашкан “Гарант” кибетендә сатып алырга яки авторның үзенә дә мөрәҗәгать итеп сорарга була. Адресы:Индекс: 423740. Актаныш районы, Актаныш авылы, Татарстан урамы, 46нчы йорт. Альмира Шәйхразиева.
КҮКРӘКТӘ
Күкрәктәге яман шеш – астыртын авыру. Чөнки сиздерми генә башланып китә. Шешнең барлыкка килү сәбәпләре күптөрле. Күпчелек нәселдән. Кияүгә чыкмаган өлкәнрәк кызларда, бала тудырмаган яисә баласын имезмәгән, еш аборт ясаткан, гормонлы, йөккә узудан саклаучы дарулар куллану, травма (бәрелү), хәләл җефетенең импотент булуы, стресслар шеш тууга сәбәпче була.
Күкрәктәге яман шеш авыруы белән 30 яшьтән узган, ешрак 40-50 яшь тирәләрендәге хатын-кызлар авырый. Күкрәк бизендәге хроник авырулар, күкрәктәге каты бизләр, канлы яки пычрак саргылт төсле бүлендекләр барлыкка килү, имчәк башы кытыршылану, имчәк башының берсе эчкә батып тору кебек үзгәрешләр булса, тиз арада табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Үзеңнең күкрәк бизләрен һәрвакыт капшап карап һәм вакытында медицина тикшерүе үтеп тору, бу авыруны башлангыч чорында сизәргә яисә булдырмый калырга мөмкинлек тудыра.
Хатын-кызлар медицина тикшерүен елга бер мәртәбә узарга тиеш булса, нәселләрендә бу авыру белән авырган кеше бар икән, андый кешеләр елына 2 мәртәбә үтәргә тиеш.
КҮКРӘК БИЗЕНДӘГЕ ЯМАН ШЕШНЕҢ БАШЛАНГЫЧ БИЛГЕЛӘРЕ
1. Капшап караганда кулга сизелерлек каты бизләр була. Алар капшаганда шуышмый.
2. Шеш өстендәге тиренең җыерчыкланып торуы.
3. Имчәк башының калынаеп китүе.
4. Шеш авыртмый.
Күп кенә авырулар мондый билгеләргә игътибар бирми. Нәтиҗәдә, табибка озак вакыт күренмичә, вакытында маммография узмыйча йөриләр. Шуның белән вакытында дәваланырга соңаралар.
АНАЛЫК ЮЛЫНДА
Хатын-кызда иң еш очраучы яман шеш – аналыкта. Аның белән климакс алдыннан һәм климакс чорында еш авырыйлар. Сәбәпләре ачыклап бетерелмәгән. Шулай да берничәсе билгеле: күп партнер алыштырган, еш аборт ясаткан хатын-кызларда шундый авыру булырга мөмкин. Бала тудырганда алган җәрәхәтләр дә эзсез югалмый икән. Соңгы вакытларда якынлык кылганда вирус күчүе дә ачыкланган. Мөселман парларда бу авыру сирәгрәк очрый.
Авыруның беренче билгеләре: оча сөяге өстендә авырту, ак килү, якынлык кылганда кан күренү булып тора. Авыру көчәеп китсә кан ага, бил һәм койрык сөягендә, оча сөяге өстендә, туры эчәктә авырту барлыкка килә. Авыр күтәргәч, йә олы йомыш вакытында, якынлык кылганда, гинеколог тикшергәндә кан килү яман шешнең таралуын раслый. Авыру нәселдән дә килергә мөмкин. Әгәр хатын-кыз туганнарыгызда, әниегездә бу авыру булган икән, сезгә елына 2 мәртәбә гинекологка күренеп торырга кирәк.
Аналык җиңсәсендәге, аналык муенсасындагы яман шеш билгеләре һәм саклану чаралары шундый ук.
ҮПКӘДӘ
Үпкәдә дә яман шеш еш очрый. Сәбәпләре тиешенчә ачыклап бетерелмәгән. Шулай да еш кына профессиягә бәйле булып чыга. Әйтик, шахтерларда, газ сәнәгатендә эшләүчеләрдә. Тәмәке тартучыларда тартмаучыларга караганда 6-7 мәртәбә ешрак күзәтелә. Үпкә рагы хроник бронхит, бронхоэктатик авыру, туберкулез һәм башка хроник үпкә авыруы белән интегүчеләрдә ешрак очрый.
Авыруның билгеләре шеш үпкәнең кайсы өлешенә урнашуына бәйле. Беренче билге – ютәл. Баштагы вакытта коры ютәл, соңрак приступ формасында була. Авыру көчәйгән саен, лайлалы какырык, соңрак канлы какырык күренә. Юанрак кан тамыры зарарланганда үпкәдән кан китү булырга мөмкин. Авыруның соңгы стадияләрендә авырту борчый башлый. Авыру үпкәнең кайсы урынында булуына карап, күкрәк читлеген алдан яки арттан да чәнчеп торырга мөмкин. Гадәттә, иртә стадияләрдә тын бетү күзәтелми. Шеш зурайган саен, тын бетү өзлексезгә әйләнеп, көннән-көн көчәя генә.
АШКАЗАНЫНДА
Яман шеш авыруы төрләре арасыннан, ашказаны рагы ирләрдә – беренче, хатын-кызларда икенче (аналык рагыннан кала) урынны алып тора. Күпчелек авыручылар 40-60 яшьтә. Бик сирәк булса да балаларда да очрый.
Сәбәбе: артык кайнар, татлы, ысланган, тозлы яки сыйфатсыз ризыклар, газлы эчемлекләр еш куллану, тәмәке тарту, нәселдәнлек. Рак алды авырулары булып, ашказанындагы җәрәхәт, атрофик гастрит, ашказанында ачылык аз булу санала. Авыруның башлангыч чорында авырту сизелми, ашказанында көйсезлек, аппетит начарлану, кайбер ризыклардан күңел кайту, ашказаны эшләмичә тыгылып торган кебек хис, күңел болгану, кикертү, ашагач, ашказаны әчетеп кызу булырга мөмкин. Авыру көчәйгән чорда сизелерлек ябыгу, ашказаны турысында газаплы авыртулар, косу, кайчакта кан катнаш косу, газ җыелу була. Мондый билгеләр сизелүгә, табибка күренергә кирәк. Әгәр вакытында дөрес диагноз куелса, ашказаны рагы күп очракта уңышлы дәвалана.
АШКАЗАНЫ АСТЫ БИЗЕНДӘ
Ашказаны асты бизендәге рак, күпчелек 50 яшьтәге һәм аннан өлкәнрәк кешеләрдә очрый. Ирләр хатын-кызларга караганда 2 мәртәбә ешрак авырый. Авыру, беренче чиратта, элек панкреатит, диабет кебек авыру белән авыручыларда, эчүчелек, тәмәке тарту, баллы ризык белән артык мавыгучыларда күзәтелә. Өлкән яшьтәге кешеләрдә һәм картларда авыру әкренләп көчәя һәм метастазаларда соңрак килеп чыга.
Авыруның беренче билгеләре: ашказаны турысында һәм сул як кабырга астында авырту сизелә башлый. Авырту ашауга бәйле түгел. Аркага ятканда көчәя. Авырту аркадан ук әйләнеп (опоясывающий) авырта. Әгәр шеш, ашказаны асты бизенең баш өлешендә булса, тән тиресенең һәм күзнең агы сары төскә керә, эч авырта, ябыктыра, күңел болгана, тизәк аксыл төскә керә, эч китәргә мөмкин.
БАВЫРДА (ЦИРРОЗ ПЕЧЕНИ)
Бавыр рагы соңгы елларда ешаеп китте, сәбәпләре гепатит В, гепатит С, дарулар һәм сыйфатсыз эчемлекләр эчү, травмалар, ашау режимы һәм диета сакламау. Авыруның башлангыч билгеләре: хәлсезлек, аппетит бетү, эчкә газ җыелу, ашказаны тирәсендә авырлык тою, эч кибү, тән тиресе һәм күз агы саргаю, тән кычыту.
БУГАЗДА
Рак авыруларының 1%ын бугаз (гортань) рагы алып тора. Сәбәбе билгеле булмаса да, нәселдәнлек, хроник лорингит (тавыш карлыгу), тәмәке тарту беренче урында. Билгеләре: йотканда көйсезлек, тамакта чит әйбер булгандай хис итү, соңрак ризык, төкерек йотканда тоткарлану, тавыш карлыгу, соңрак тавыш бетү, кан төкерү, авырту, хәлсезлек, ябыгу башлана.
Башлангыч билгеләрен сизү белән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
ТУРЫ ЭЧӘКТӘ
Туры эчәктә яман шеш күпчелек ирләрдә 40-65 яшь тирәсендә очрый. Сәбәпләре: геморрой, хроник дизентерия, җәрәхәтле колит, эчәктә полип, папилломатоз белән авыручыларда күзәтелә.
Авыру 1-1,5 ел эчендә сизелмәскә дә мөмкин. Башта тәрәт йомры булмыйча «лента» формасында була, шеш эчәклекне тарайтканда, тәрәт формасы бозыла.
Еш кына эч китә, эч ката, тәрәттә кан күренә, арт юлда авыртулар хасил була. Шеш зурайган саен, эчәклектә үткәрмәү (непроходимость) булырга мөмкин.
Шештән саклану өчен, иртә яздан чыккан үләннәрдән башлап яшелчә салатлары ашарга, үлән чәйләре эчә башларга кирәк.
СИДЕК КУЫГЫНДА
Бу чир белән күпчелек 60-65 яшьләрдәге ирләр авырый. Хатын-кызларда исә сирәгрәк очрый. Беренче билгеләре: сидектә кан күренә, ул ит юган суга охшап кала. Вакыт-вакыт оеган кан тамчылары күренгәли. Еш сидерә. Сидек болганчык төс ала. Дәваланмаган очракта, югарырак сидек юлларына күчәргә мөмкин.
БӨЕРДӘ
Бу авыру барлык яман шеш авыруларының 2,5%ын алып тора. Ирләр хатын-кызлардан 2 мәртәбә ешрак авырый. Күпчелекне 40-60 яшь тирәсендәге ирләр тәшкил итә.
Беренче билгеләре: хәлсезлек, ябыгу, тән температурасы күтәрелү, кан басымы күтәрелү, сидектә аксым, кан булырга мөмкин. Бөер тирәсендә авырту була, авырту хәрәкәтләнгәндә көчәючән.
Бөер рагына, гадәттә, күрше органнарга метастазалар башлангач кына, диагноз куеп була.
ИРЛӘРНЕҢ ҖЕНЕС БИЗЕНДӘ
Бу чир ирләрдәге рак авыруының 18%ын били, күпчелек авыру 50 яшьләрдән узгач, үзен сиздерә башлый.
Сәбәбе – дәваланмаган простата бизе аденомасы, нәселдәнлек.
Беренче билгеләре: авыру көчәя башлагач кына сизелергә мөмкин. Шеш үсә башлагач еш сидертә, сигәндә әрни, сиелеп бетми. Арт юлда, бот арасында, оча сөягендә авыртулар башлана. Кайчакта авырту радикулитны хәтерләтә.
Өзек-өзек сию, бүлеп сию (бигрәк тә төнлә еш булса), ботта, билдә авыртулар сизелә башлау белән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. 50 яшьтән узган ирләргә ярты ел саен табибка күренү мөһим.
ҮҢӘЧТӘ
Үңәчтәге рак ашказаны рагына карый, сирәгрәк очрый. Бу авыру белән ешрак 50 яшьне узган һәм өлкән яшьтәге ирләр авырый.
Сәбәбе: нәселдәнлек, үңәч юлындагы травмалар, балык сөякләре белән җәрәхәтләнү, яну, артык кайнар сыеклык эчүдән булырга мөмкин. Үңәч юлында полип яисә папилома булу да тиз көндә табибка күренергә кирәклеген кисәтә.
Башлангыч чорда авырту билгеләре булмый. Вакыт узу белән, сирәк кенә йоту тоткарланып тора. Андый билге ешрак кабатланса, авырту булмаса да табибка күренергә кирәк. Кайчакларда андый тоткарлык нерв авыруларына бәйле булырга мөмкин.
Авыру көчәя башлаганда, күкрәк эчендә кызышу, авырту, йотканда «нәрсәдер» көйсезләп тору, очкылык тоту, кикерү, селәгәй агу, ютәл булырга мөмкин.
Комментарии