Паразитлар башка чирләр артына «кача»

Паразитлар башка чирләр артына «кача»

Табиблар еш кына авыруларга паразитларга анализ тапшырырга куша. Организмда паразит суалчаннар булуы тәнгә бетчәсыман тимгелләр чыгу, тын кысылу, күкрәк читлеге авырту, хәлсезлек, үт куыгы ялкынсыну кебек билгеләр аша күренә ала. Бу темага «Казан клиникасы» дәвалау-диагностика үзәгенең йогышлы авырулар белгече, аллерголог-иммунолог, медицина фәннәре докторы Венера ШАКИРОВА белән сөйләштек.

– Венера Госмановна, күпләр кулны ешрак юсаң, гельминтлар йоктырмыйсың, дип уйлый. Бу дөрестән дә шулаймы?

– Чынлап та, юылмаган куллар – паразит йоктыруның бер юлы. Шулай да организмга эләгү һәм анда таралу ысулы буенча суалчаннар өч төркемгә бүленә. Беренчесе – геогельминтлар. Алар туфракта яши, пычрак су, юылмаган яшелчә һәм җиләк-җимеш аша һәм юылмаган кул белән ашаганнан йога. Биогельминтлар кеше организмына эләккәнче берничә «хуҗа» алыштырырга мөмкин, шунлыктан чи яки җитәрлек дәрәҗәдә пешмәгән ит, балык, моллюсклар ашау, шулай ук кайнатылмаган су эчү куркыныч тудыра. Өченче төркем – контактлы гельминтлар – авыру кешедән һәм аның шәхси әйберләреннән йога.

– Паразитлар нәрсәсе белән куркыныч?

– Теләсә нинди паразит кеше организмына системалы рәвештә начар йогынты ясый. Суалчаннар органнарның һәм тукымаларның структурасын зарарлый, шул рәвешле аларның эшчәнлеге бозыла, ялкынсыну башлана. Мәсәлән, эчәклек паразитлары йоктырган кешенең эче ката, авырту барлыкка килә, температурасы күтәрелә. Кайбер суалчаннар яман шеш барлыкка килү куркынычын арттыра, эчәклек чирләренә, аппендицитка китерә ала.

Суалчаннар организмдагы туклыклы матдәләрне «ашый», витаминнар һәм минераллар җитмәү сәбәпле, кешенең гәүдә авырлыгы һәм эшләү сәләте кими, хәлсезлек барлыкка килә. Тимер җитмәү анемиясе күзәтелергә мөмкин. Балалар паразитларны олыларга караганда ешрак йоктыра.

Гомумән, организмга эләккән суалчаннар тормыш өчен куркыныч чирләргә дә китерә ала. Мәсәлән, бавыр, үт куыгы, ашказаны асты бизе ялкынсыну, ашказаны һәм уникелле эчәк җәрәхәте, бавырда киста, сулыш һәм йөрәк-кан тамырлары системалары зарарлану, үпкә ялкынсынуы, бронхит, плеврит, миокардит.

– Организмда паразитлар барлыгын нинди билгеләрдән аңлап була?

– Паразитлар таралу, ягъни гельминтоз кискен һәм хроник формада була. Кискен гельминтоз билгеләре: тәндә тимгелләр барлыкка килү һәм алар кычыту, температура күтәрелү, мускуллар һәм сөякләр авырту, лимфа төеннәре зураю, хәлсезлек, ярсучанлык, эч авырту һәм кату, газ җыелу, тешләр шыгырдау. Кайвакыт ютәл, тын кысылу, күкрәк читлеге авырту да була. Хроник стадиягә күчсә, эшләү теләге кимү һәм өлгереш начараю, ябыгу, аппетит булмау, дерматит, тырнакларның сынучанлыгы, ринит, бронхит, җенес органнарында ялкынсыну күзәтелә. Бу билгеләр күп кенә чирләргә хас, шуңа күрә алар булса, организмны тулаем тикшерергә кирәк.

– Паразит йоктырудан ничек сакланырга?

– Гигиена чараларын һәм гадәти кагыйдәләрне үтәү дә җитә. Яшелчә, җиләк-җимеш һәм яшел тәмләткечләрне ашар алдыннан юарга кирәк, кайнар су белән коендырып алу бигрәк тә яхшы. Кайнатылмаган су эчмәскә, коенганда су йотмаска. Тиешенчә эшкәртелгән ит һәм балык кына ашарга. Чи ит һәм балык эшкәрткәннән соң, савыт-сабаны яхшылап юарга, чи һәм пешкән продуктларны турау өчен аерым такта тотарга. Кулларны икешәр тапкыр сабынлап юарга, бигрәк тә туфракта эшләгәннән соң. Балалар пычрак әйберләрне, ком, балчыкны авызына капмасын дип күзәтеп торырга. Өйне даими рәвештә дымлы чүпрәк белән җыештырып торырга кирәк.

– Гельминтозны ничек ачыклыйлар?

– Күпчелек очракта паразитлар башка чирне тикшергәндә очраклы рәвештә генә ачыклана. Патологиянең чыганагын белү өчен, комплекслы тикшеренү билгеләнә, диагностика һәм дәвалау белән йогышлы авырулар белгече шөгыльләнә. Өйдә үз белдегең белән дәвалану зарар сала ала, вакыт югалуга китерә.

Реклама хокукында

Комментарии