- 28.05.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №21 (28 май)
- Рубрика: Киңәшле эш таркалмас
Үсеш механизмы буенча баш авыртуы (цефалгия) ике төргә бүленә:
– беренчел (куркыныч түгел, үзеннән-үзе үтә): киеренкелектән барлыкка килә торган авырту, мигрень;
– икенчел (иллегә якын җитди чирнең билгесе): гипертония, артериаль гипотензия, эндокрин системасы һәм бөер патологиясе, нерв системасының органик чирләре, лор-авырулар, нерв киеренкелеге һәм депрессив халәт, күз авырулары, инфекцияле чирләр һ.б.
Кайсы очракта баш авыртуны игътибарсыз калдырырга ярамый соң? 50 яшьтән соң башланса, гадәттәгедән катырак авыртса, йокысыз төннәрнең сәбәбенә әйләнсә, уйланырга урын бар. Баш физик көч куйганда, йөткергәндә, төчкергәндә, көчәнгәндә авыртса, аң чуалуы, хәтер начараю, хәрәкәтләрнең кыенлашуы, паралич, сеңер рефлекслары, менингит, күз күреме начараю, колакта чыңлап тору, ис һәм тәм сизү бозылу кебек билгеләргә китерсә дә игътибарны арттырырга кирәк. Иртәнге якта баш авырту укшыту, косасы килү, баш әйләнү, башның бер ягында кабатланып тора торган авырту һәм башка патологик билгеләр белән чиратлаша икән, шулай ук уяу булырга киңәш ителә.
Авыртуның сәбәбен ачыклау өчен заманча медицина казанышларының барысын да файдалану кирәк булырга мөмкин. Мәсәлән, муен һәм баштагы кан тамырларын дуплекс сканеры ярдәмендә тикшерү, магнитлы-резонанслы томография, умыртка рентгенографиясе кебек ысулларны атарга була.
Чирдән котылуның яңадан-яңа алымнары уйлап табылып торса да, иң яхшысы – авыруны булдырмаска тырышу. Моның өчен иң беренче чиратта йокы гигиенасына игътибар итәргә кирәк. Йокының 6-8 сәгать дәвам итүе мәслихәт, артыгын йоклау шулай ук зарарлы. Табиблар ортопедия мендәреннән файдаланырга киңәш итә.
Туклану да зур йогынты ясый. Көнгә дүрт тапкырдан да кимрәк ашамагыз. Шоколад, ысланган ит, чикләвек, банан, әче ит продуктлары, кофе, тәмләткеч куллануны чикләү файдага булыр.
Хәрәкәтләнергә онытмагыз. Эш урыны да уңайлы булырга, көнгә кимендә ике тапкыр җилләтелергә тиеш. Компьютерда эшләүчеләргә 40-45 минут саен 3-5 минутлык тәнәфес ясап алырга киңәш ителә. Стресслы хәлләрдән ераграк торырга тырышыгыз, конфликтларда катнашмагыз.
Инде баш авыртуы барлыкка килде икән, аны ничек дәваларга соң? Диагностика невролог тарафыннан үткәрелергә тиеш. Кайбер очракларда башка табибларга, мәсәлән, отоларинголог, кардиолог, мануаль терапевтка да күренергә кирәк булуы бар. Үздәвалану белән шөгыльләнү начар тәмамланырга, ә вакытында табибка күренү исә күп кенә проблемаларны хәл итәргә мөмкин.
Реклама хокукында

Комментарии