Гипертониклар өчен бакчада «ял итү» кагыйдәләре

Гипертониклар өчен бакчада «ял итү» кагыйдәләре

Бакча сезоны башланды. Авыл халкы иртәдән бакчага чыгып китә дә кояшны озаткач кына кайта. Шәһәр халкы да, ял көннәре җитүгә, дачасына кайту ягын карый. Бакча дәвалый, диләр. Тик бакча дәва гына түгел, зыян да була ала. Организмга физик эш өелә, бу йөрәк-кан тамыры системасына да көчәнеш китерә. Еш кына кан басымының югары күтәрелүенә бик игътибар итмибез. Ә менә «Казан клиникасы» дәвалау-диагностика үзәге кардиологы Регина Флоренцева үз организмыңа колак салырга кирәк, ди. Ул гипертоникларга бакчага барганда нинди киңәшләрне истә тотарга кирәклеген аңлата.

– Бакчада эшләүнең бөтен кешегә дә файдасы бар, иң мөһиме – чаманы югалтып җибәрмәү. Иң элек бакчада эшләүнең организмга файдалы булган якларын карап китик. Беренчедән, әлбәттә инде, саф һава. Икенчедән, күпләр җир эшеннән, бакчада кайнашудан тәм таба, яратып эшли, ә уңай эмоцияләр сәламәтлеккә яхшы йогынты ясый, стресстан, борчылулардан арынырга ярдәм итә, йокыны җайга сала. Өченчедән, чаманы белеп физик эш эшләү организмга һәрвакыт файдага гына. Алгарак китеп әйтсәк, үз бакчаңда үстергән яшелчә, җиләк-җимеш, яшел тәмләткечләрне даими ашау да сәламәтлекне ныгыта.

– Кан басымы югары булган кешеләргә бакчада эшләү нинди зыян китерә ала – хәзер шунысын әйтеп китсәгез иде.

– Бакчада авыр физик хезмәт белән шөгыльләнү кан басымының кисәк бик югары сикерүенә китерә ала. Моңа авыр әйберләр күтәрү, озак вакыт башны аска игән килеш эшләү, гәүдәнең билгеле бер торышы аркасында мускулларга көчәнеш килү, ялга бүленмичә хезмәт кую, һаваның бик эссе торуы, җитәрлек күләмдә су эчмәү һәм башкалар сәбәп була ала. Кан басымы шул ук мизгелдә түгел, соңрак күтәрелергә дә мөмкин. Кайвакыт кешеләр, хәле начарайса, «ятып торсам, үтәр» дип, табибка баруны кирәк тә санамый.

– Кан басымы шулай кисәк бик югары сикермәсен өчен, бакчада эшләргә яратучыларга нинди киңәшләр бирер идегез?

– Гади генә кагыйдәләр – аларга гипертониядән интегүчеләр генә түгел, бөтен кеше дә колак сала ала.

Түтәлдә эшләгәндә бөкрәеп, башны аска иеп түгел, тәбәнәк утыргычка утырып эшләгез. Тәгәрмәчле махсус утыргыч сатып алырга була. Кискен хәрәкәтләр ясамагыз.

Агач ботакларын кискәндә, уңыш җыйганда, башны артка ташлаган хәлдә тормас өчен, стремянка яки баскычтан файдаланыгыз. Озын саплы секатор сайлагыз.

Авыр әйберләр ташыйсы булганда тачка кулланыгыз. Ә бу эштә яшь һәм сәламәт ярдәмчеләр булса – бигрәк тә әйбәт.

Ачык участокта башка кимичә эшләмәгез.

Су эчәргә онытмагыз, бигрәк тә эсседә организм кызмасын һәм кан куермасын өчен сыеклык кирәк.

Ял итәргә еш бүленегез, чаманы онытып эшләмәгез. Кояшның активлыгы югары булган сәгатьләрдә күләгәле һәм салкынча урында ял итегез.

Үз организмыгызга, халәтегезгә игътибарлы булыгыз, үзегезне начар хис иткән хәлдә эшләргә чыкмагыз.

Табиб билгеләгән даруларны эчәргә онытмагыз. Дача яки бакчага кайтканда, кул астыгызда кан басымы югары күтәрелгәндә һәм башка кискен хәлләр туганда ашыгыч ярдәм күрсәтә торган препаратлар булсын.

Реклама хокукында

Комментарии