Умырткалыктагы чир бөтен организмны какшата

Умырткалыктагы чир бөтен организмны какшата

Башыгыз еш авырта яки әйләнә, аңны җуеп егылу очраклары күзәтелә, кул һәм аякларда кан дөрес йөрми, тиз арыйсыз, чыгырдан чыгасыз, хәтерегез көннән-көн начараямы? Болар барысы да умырткалыкның «мин авыртам» дип чаң сугуы булырга мөмкин.

Умыртка баганасы чирләрен дәвалауда махсуслашкан табибны вертеброневролог дип атыйлар. Әлеге белгеч нинди чирләр белән көрәшә соң? Исемлек шактый зур: умырткаара дисктагы бүсер, артроз, стеноз, умыртка баганасындагы тайпылышлар, арка мие шеше, умыртка баганасының сынуы (шул исәптән арка миенә зыян килгән очраклар да), төрле җәрәхәтләр һ.б. Вертеброневрологка күренергә барганда кулыгызда рентген, томография йә магнитлы-резонанслы тикшерү (МРТ) нәтиҗәсе булса яхшы. Шулай булганда табибның тиз арада дөрес диагноз кую ихтималы зуррак. Әгәр инде нинди чир борчыганын төгәл белмисез, ләкин умырткалыкта авырту сизәсез икән, туры вертеброневрологка барыгыз. Тиешле диагностиканы ул үзе үткәрер. Умыртка баганасында җиңелчә шатырдау яки авырту тойсагыз, шулай ук табибка күренергә кирәк дигән сүз.

Умырткалыктагы авырту эчке әгъзалар эшчәнлегенә дә йогынты ясарга мөмкин. Моны болай аңларга кирәк: арка мие – нерв системасы сигналларын баш миенә җиткерә торган төп үткәргеч. Шуңа күрә аның дөрес эшләмәве бөтен организмның эшен туктатырга мөмкин. Бу исә җитди хроник чирләр барлыкка килүгә сәбәп булып тора. Башта умырткалыктагы авыртуга игътибар итмичә, үзе үтәр әле, дип йөреп, нәтиҗәдә бер бәйләм чир җыяргамы, әллә авыртуның беренче билгеләре сизелүгә, табибка күренеп, башлангыч чорында ук дәвалануны башларгамы – монысын инде һәркем үзе хәл итә.

Изображение удалено.

«Казан клиникасы» дәвалау-диагностика үзәгендә умыртка баганасы чирләре буенча махсуслашкан тәҗрибәле табиб-вертеброневролог кабул итә. Тулырак мәгълүматны (843) 2-101-106 телефон номерына шалтыратып белешергә була.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Реклама хокукында

Комментарии