Соса-Соla суалчан сидегеннән ясала

Халык арасында гаять популяр булган кола эчемлегенең нидән ясалуы сер итеп саклана иде. 1886 елдан бирле эчемлекнең төп ингредиенты ни икәне беркемгә дә әйтелмәде. Данлыклы кока-кола нигезен суалчаннардан алына торган азык кушылмасы тәшкил итә икән. Тикшерүчеләр аның натураль буяу кармин яки азык кушылмасы кашениль икәнлеген ачыклаган. Ә ул кашениль суалчаннарыннан табыла. Азык сәнәгатендә әлеге экстракт кармин кислотасы буларак та мәгълүм.

Баксаң, моны белеп алган Изге Николай дип исемләнгән төрек фонды, кола составына кергән матдәләрнең организм өчен агулы түгеллеген ачыклау максатыннан, әлеге эчемлекнең формуласын бәян итүне таләп итеп, Соса-Соlaны судка биргән.

Хәзер Соса-Соla компаниясе составны бәян итәргә мәҗбүр. Югыйсә Төркия базары компания өчен ябылачак, дип хәбәр итә Korrespondent.

Гомумән, элеге эчемлекнең файдалы булуына шикләнеп караучы белгечләр болай да күп иде инде. Аның артык баллы булуын да, гел эчәсе килеп торсын өчен, махсус шикәрлиләр, дип аңлаталар. Шулай булгач, шифалы чишмә суыннан да яхшысы юктыр. Әллә нинди шикле газлы эчемлекләр сатып алганчы, кибеттән үзебездә тутырылган саф чишмә суларын алсагыз, арзанлырак та, файдалырак та булыр. Кайнамаган чишмә суы эч кату кебек зәхмәтләрдән интегүчеләр өчен дә файдалы. Көн саен иртән ач карынга 1 стакан кайнамаган чишмә суы эчсәң, эчең чистарыр, ашкайнату системасы көйләнер, бәдрәфтә интегүләрне онытырсың.

Хуҗабикә колагына

Алтын түгел, гади йомырка салучы ТАВЫК турында

Авылда яшәгән һәркем үзенең йорт-хуҗалыгында кош-корт асрарга тырыша. Иң популярлык казанганы, мөгаен, тавыктыр.

Хәзерге йорт тавыклары Һиндстанда моннан дүрт мең ел элек чамасы ияләштерелеп үстерелгән кыргый тавыклардан килеп чыккан. Башта алар Персиягә, аннары Мисыр, Грециягә, шуннан бөтен Европага тарала. Бу кошларны йомырка салучы, ит-йомырка бирүче һәм ит тавыкларына бүлеп йөртәләр. Гадәттә, бер тавык елга 220-250 йомырка сала. Хәзер 270әрне сала торганнары да бар икән. Монсы инде ничек карауга һәм ашатуга бәйле. Тавык йомырка белән иттән тыш, каурый, мамык-йон да бирә.

Йомырка кулланмаган юктыр. Безнең халкы аны нәрсәләргә генә кушмый. Камыр ашын йомыркадан башка күз алдына да китерүе кыен. Ә аның үзеннән генә нинди генә ризыклар әзерләмиләр.

Элегрәк авыл җирендә суыткычлар булмый. Шуңа күрә йомырканы кыш көне, көлгә бутап, идән астында саклый торган булганнар.

Йомырка организмда тулысынча эшкәртелеп бетә икән. Ул йөрәк, үпкә эшчәнлеген яхшырта, ашказанына файдасы зур. Тән пешкән җиргә элек-электән чи йомырка сөрткәннәр. Йомырка тагын нәрсәсе белән файдалы дигәндә, анда кирәкле бөтен туклыклы матдәләр бар. Калориялелеге ягыннан ул сыер итенә тигезләшә, ди. Йомырка составында 26 процент коры матдә, шул исәптән 12-13 процент протеин, 1 процент углевод һәм 1 процент минераль матдәләр бар. Ул аминокислоталарга, ферментларга, витаминнарга, микроэлементларга бай. Йомыркадан йомырка порошогы да ясыйлар.

Йомырканың сарысы аеруча да файдалы. Ул йөрәк, баш мие, ашказаны, сидек куыгы эшчәнлеген яхшырта. Ә тавык шулпасы?! Шифаханәләрдә операцияләрдән соң авыруга шуны ашарга киңәш итәләр.

Кайберәүләр йомырка белән чәчен дә юа.

Шушы байлык иңсен өчен, иң элек тавыкларның үзләрен яхшы ашатырга кирәк, ди районы Үзәк бистәсендә яшәүче Республикасының һәм Федерациясенең атказанган ветеринар табибы, шәхси эшмәкәр Миңнехаҗи Вәкыйфь улы Шакиров. Тавыклар алдыннан акбур, су өзелеп торырга тиеш түгел, асрала торган урынның җылы, якты, пөхтә булуы да шарт. Азыкка исә аерым игътибар бирелә, аның аеруча аксымга бай булуы мөһим, әйтик, балык мае, балык, сөяк оны, азык чүпрәсе – әнә шундыйлардан. Бу таләпләр үтәлгәндә, тавыкларыгыз җырлап йомырка салыр, ди ул. Үземне кызыксындырган тагын берничә сорау белән Миңнехаҗи Шакировка мөрәҗәгать итәргә булдым.

– Миңнехаҗи әфәнде, ни өчен тавык үзе салган йомырканы ашый?

– Җәйге-көзге чорларда тавык-чебешләр үзләренә кирәк булган туклыклы матдә, минераль азык, витамин һәм яшел массаны табигатьтән, әйләнә-тирәдән тырмап, казынып таба. Ә кыш көне кирәкле азыкны үзләре эзләп таба алмаганлыктан, аларны хуҗалары кирәгенчә яхшылап ашатырга һәм тәрбияләргә тиеш. Нәкъ менә кыш көне аларның сыйфатлы продукт бирүе бермә-бер кими, тиешле матдәләр җитешмәү сәбәпле, йомырканың тышы юкара (тотнаксызлана), шунлыктан тавыклар йомырканың кабыгын ватып ашый башлый.

– Моны булдырмас өчен, нинди чаралар тәкъдим итәрсез?

– Хәтерлим әле, элек тавыкларга бәрәңге, кычыткан, он белән ат тизәге болгатып бирәләр иде. Ул заманнар артта калды, хәзер физиологик нормаларга туры китереп, кош-корт өчен составына микро һәм макроэлементл ар кергән махсус азык өстәмәләре тәкъдим ителә.

– Кибетләрдә сатыла торган «Рябушка» турында әйтәсез инде?

– Әйе, анысы да бар, тагын «Фелуцен», «Морская ракушка», «Витанель», һ.б. Әлеге препаратларны кулланып, кош-кортларда җитмәгән матдәләрне тулыландырырга мөмкин, билгеле, нәтиҗәсе – продукт бирүчәнлекне торгызырга һәм стабильләштерергә мөмкин дигән сүз бу.

– Димәк, әлеге препаратларны куллангач, тавыклар йомырканы күбрәк сала башлый?

– Юк. Тавыклар торган урынның чиста һәм коры булуы да шарт. Төрле авырулардан саклау өчен, бүлмәне әледән-әле тизәктән арындырып торырга, асларына салам яки печән чүбе җәяргә. Йорт кошларының матдәләр алмашуы бик көчле булганлыктан, алларында һәрдаим чиста су тотарга. Ә тышкы паразитлардан котылу өчен, агач көле куегыз. Ватык савыт-сабаларыгыздан да арынырга ашыкмагыз, иң яхшысы, аларны төеп тавыкларга кую. Кирпеч калдыклары, гравий аларның ашкайнату процессын яхшыртачак кына.

– Тавыкны ничә ел асрарга була, алар кайчан картая диюем?

– Тавыкларны, гадәттә, бер ел (бер сезон) асрыйлар. Икенче сезонга калдырырга киңәш ителми. Инде ике, өч елга китсә, йомырка салу кими, тавык чирли башлый, ахырда үлә. Гадәттә, яз көне урамга килеп саткан тавыкларны алып халык алданырга мөмкин, сезгә аларның берничә сезонлыкларын тәкъдим итүләре бар. Игътибарлы булыгыз. Әмма мин тавык-чебешне кошчылык фабрикаларыннан алырга киңәш итәр идем, чөнки аларга биредә төрле авыруларга каршы прививкалар ясала.

Әңгәмәгез, киңәшләрегез өчен рәхмәт.

Ләйсән ГАЙНЕТДИНОВА.

Теләче.

Комментарии