Бүләкләр әзерлибез

«Ахырзаманны» исән-имин үткәреп җибәргәннән соң, халык дәррәү килеп Яңа елга әзерләнә башлады. Ут бетсә дип кибеттән ташыган шәмнәрне ярый әле Яңа елда кулланып була. Дөрес булса, Русиянең күп кенә кибет киштәләреннән шәм, шырпы һәм тозны себереп алып бетергәннәр ди. Ахырзаманны 2014 елга күчерделәр, хәзер шул запасларыгызны ел буе куллана аласыз инде, җәмәгать!

2013 ел – Көнчыгыш календаре буенча, Елан елы дип санала. Еланнан без гадәттә куркырга өйрәнгән. Тик елан елыннан куркырга кирәкми. Ник дигәндә, елан ул бик акыллы, тирән фикер йөртүче, барысын да уйлап, алдан исәпләп эш итүче, тыныч җан иясе. Көнчыгышта әле 10 февральдә генә башланачак.

13 саны да күпләребездә шик уята. Әмма аннан да курку кирәкми. Күп кенә Ауропа илләрендә, 13 саны, киресенчә, уңай тәэсир итүче сан санала. Гаилә корырга теләүчеләр өчен киләсе ел менә дигән булачак! Уку-укыту, фән өлкәсендә эшләүчеләрне дә уңыш көтә дип шатландыра астрологлар.

Күбебез, гадәттә, хатын-кызлар, Яңа ел төнендә нинди кием кияргә, нинди күлмәк сайларга дип баш ватабыз. Шундыйларга берничә киңәшебез бар.

Узып баручы 2012 ел Су Аждаһасы елы иде. Киләсе ел да Кара су еланы елы дип атала. Шуңа да, узган елгы мода быел әллә ни үзгәрмәячәк. Аждаһа елын нинди күлмәк белән каршылаган булсагыз, Яңа елны да шундыйрак киемнән каршылый аласыз. Күлмәгегез кара, куе шәмәхә яисә куе зәңгәр төстә булса әйбәтрәк. Шулай ук су төсендәге яисә ачык зәңгәр төсле күлмәкләр кия аласыз. Елан, башкалардан аерылып торырга яратса да, артык ялтыравыкны яратмый. Яңа ел киченә күлмәк сайлаганда гадилеккә басым ясагыз. Атлас, ефәк тукымадан тегелгән күлмәкләр ел буе модада булачак. Елан елы килә дип, елан тиресен хәтерләткән яисә елан тиресеннән тегелгән күлмәкләр кию дөрес булмас. Яңа ел патшабикәсенең «ачуы чыгарга» мөмкин. Бизәнү әйберләрен сайлаганда да игътибарлы булыгыз. 2013 елның бәйрәм киченә ак алтыннан ясалган алка-беләзекләр, муенсалар тагарга мөмкин. Мәрҗәннән ясалган бизәнү әйберләре дә күлмәгегезне бизәп торыр.

Бүләксез бәйрәм буламы инде? Әлбәттә юк! Бүләк сайлаганда да берничә кагыйдә бар. Хезмәттәшләрегезгә шәхси әйберләр бүләк итмәгез, бу тәрбиясезлек билгесе санала. Бигрәк тә хушбуй, кием бирергә ярамый. Әгәр дә бүләкне әниегез, яки әбиегезгә сайлыйсыз икән, аларның нәрсә яратканын, нәрсә белән шөгыльләнгәнен истә тотыгыз. Олы кешеләр, гадәттә, телевизор каршына утырып бәйләргә ярата торган була. Шуңа да матур җепләр җыелмасы яисә җылы плед менә дигән бүләк булачак. Апагыз яисә сеңлегезгә берәр ерак булмаган шәһәргә экскурсиягә сертификат бүләк итә аласыз. Ир-атларга бүләк сайлаганда, шулай ук аларның кызыксынуын истә тотарга кирәк. Балык тотарга, ауга йөрергә яратучы ир-егетләр була. Бу очракта, әлбәттә, балык тоту яисә ау өчен кирәк-ярак бүләк итәргә була. Машина белән җенләнмәгән ир заты бармы икән ул дөньяда?! Юктыр, мөгаен! Шуңа да көненең күп өлешен машинада, рульдә уздыручыларга утыргыч өчен япмалар, машинада тәмле ис чыгара торган җайланмалар, машина өчен эшләнгән кечкенә тузансуырткыч бүләк итсәгез, бер дә ялгышмассыз!

Балаларга бүләк сайлау күпкә җиңелрәк. Гадәттә, алар Кыш бабайга үз теләкләрен язып хат юллый. Ул хат күп очракта әти-әни кулы аша «уза». Замана балаларының күбесе кыйммәтле кесә телефоны яки компьютер сорый. Тик бөтен әти-әнинең дә моңа мөмкинлеге юк. Балагызның кәефен төшермәс өчен генә, бурычка акча җыеп, кыйммәтле бүләк алу көлке кебек. Чана, чаңгы, үзе йөри торган электрон машина, кызларга исә «сөйләшә» торган курчак алсагыз, балалар һич тә күңелсезләнмәс.

Татар дөньясында танылган кешеләр арасында бүләкләр турында кечкенә генә сораштыру уздырдым. Бүләкне күбрәк алырга яраталармы, әллә бирергәме? Иң истә калган бүләкләре нинди икән?

Фәнис Җиһанша, Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театры артисты:

– Бүләкне кем алырга яратмый икән! Мин үзем бүләкләрне бирергә бик яратмасам да, алырга яратмыйм дип әйтә алмыйм! Дөресен генә әйткәндә, Яңа елларны мин гел Кыш бабай киеменнән, үзем бүләк өләшеп уздыра идем… Менә шунда, капчыктан алып сузылган кулны күргән балаларның эчкерсез елмаюы, минем өчен чиксез куаныч булды!

Алия Хәмзина, җырчы:

– Бүләк алырга да, бирергә дә яратам, тик бүләк эзләп йөрү бик талчыктыра. Бигрәк тә ир-атлар өчен бүләк эзләгәндә. Бераз аерылып торасы килгәнгә, үзенчәлекле бүләк алырга тырышасың, ә хатын-кызлар өчен бүләк сайлау минем өчен берни түгел, чөнки хатын-кызга кирәкле әйбер алу җиңелрәк. Монда инде сайлап алу мөмкинлеге чиксез.

Ә иң истәлекле Яңа ел бүләгенә килгәндә, туган көнем белән Яңа ел бер көнне булу аркасында, бүләкләрнең кайсысы туган көнгә, ә кайсысы Яңа елга булганлыгын буташтырып, оныттым инде.

Рөстәм Гайзуллин, К. Тинчурин театры артисты:

Бүләкләр бирергә үлеп яратам, сюрпризлар ясауны әйтеп тә тормыйм! Бәйрәмнәргә алдан әзерләнеп йөрим, көн-төн буе уйлыйм бу хакта. Менә хәзер дә Яңа елда якыннарымны ничек шаккаттырырга икән дип баш ваткан чак әле.

Алинә Сафиуллина, җырчы:

Бүләкләрне һәр кеше алырга яратадыр! Бирергә дә рәхәт, тик менә эзләп, баш ватып йөрүе генә читен. Мин, гадәттә, үземә нәрсә кирәген алдан әйтәм, кирәкмәгән әйбергә акча түгүдән ни мәгънә?

Истә калган бүләк… бервакыт миңа үзем кадәр йомшак уенчык – аю бүләк иткәннәр иде. Шул һаман да истә.

Фәнил Вакказов, тамада, җырчы:

– Алудан бигрәк, күбрәк бирергә яратам. Якын кешеләремә кирәкле әйберләр бүләк итү ягында. Башта сорыйм, аннары бирәм, барысы да моңа өйрәнеп бетте инде. Яңа елга истә калган бүләк – моннан ике ел элек үз-үземә сәгать бүләк иттем, хәзер дә бик теләп шуны тагып йөрим

P. S. Яңа елга инде санаулы көннәр генә калып бара. Ә сез якыннарыгызга бүләк әзерләдегезме инде?

Лилия ЛОКМАНОВА.

Комментарии