Машинага газ куеп баеп буламы?

Машинага газ куеп баеп буламы?

Кичләрен бөкедә утырганда: « аласы иде» дигән уй башны көннән-көн ешрак каезлый. Машиналы булгач, имеш, бөкеләр дә бетәчәк, көне-төне тиктомалга чабып йөрергә мөмкинлек туачак. Бер генә шик: тимер атны туйдырырга акча җитәрме? Шул вакытта бәләкәй чаклар искә төшә. Әти белән бензинга кергәндә аның литры 7 сум булуын күреп гаҗәпләнә идем. Хәзер исә шушы саннар күпкә артты. Шул сәбәпле кичләрен кызыл автобуста бөкедә утырырга мәҗбүр булам да инде. Шуңа да карамастан, машинаны арзан бәягә «ашатучы» кешеләр дә бар. Алар куйдыра.

Табигатьтә газның күп төре бар. Ләкин аның икесе генә бүген машинага урнаштырыла. Пропан-бутан һәм метан.

– Безнең оешмада күбебез пропанда йөри. Метан турында да ишеткәнем булды. Ләкин беренчесен якынрак күрәм. Казанда пропан-бутан заправкаларының саны якынча 40-45. Ә метанныкы нибары 3 кенә. Өстәвенә, баллоннарга сыешлы газ күләме белән дә алар бик аерыла, – дип сөйләде миңа Марсель исемле бер егет.

Ул инде өченче ел рәттән үзенең иске генә «Газель»ендә йөк ташу белән шөгыльләнә.

– Дөрес. Метан баллонына газны йомык килеш тутыралар. Ә пропанныкына сыеклык белән бутап. Шунлыктан, икенчесенә күбрәк сыя. Мәсәлән, бер үк күләмле метан белән 200 чакрым йөрелсә, пропанда 400-450гә хәтле җиткереп була. Икенче яктан карасаң, метан арзанрак тора. Әгәр пропанны хәзер 16 сумнан сатсалар, метанны – 8 сумнан. Ләкин аларны машинага урнаштыру бәяләре шулай ук аерыла, – диде машинага газ урнаштыручы оешмада эшләүче Рафис.

Кеше кызыктыруына карап, булмаган машинама тизрәк газ урнаштырасы килә башлады. Тик аның тискәре якларын да күздә тотарга кирәк. Ә алар юк! Элегрәк вакытта йөртүчеләрдән: «Моторны бетерә генә ул газ. Ул бит коры хәлдә, шунлыктан мотор детальләре майланмый. Нәтиҗәдә машина бер-ике елдан ватыла, аның көче дә азая», – дигән сүзләрне ишеткәнем булды.

– Кайбер кеше газ куйдыра да, машина ватылганчы шуның белән йөри. Чынлыкта исә, моторның клапаннарын рәтләп торырга кирәк, – дип сөйли Рафис.

Машинаның ат көченә бернинди зыян килмәсә дә, иминлек турында уйлап куясың. Алай-болай бәрелә калсаң, газның шартлау куркынычы күбрәк. Ләкин урнаштыручылар куркырга сәбәп юк, дип исәпли. Бензин багының калынлыгы бер миллиметр булса, газның – дүрт. Гадәттә, газны машинаның артына урнаштыралар. Аны озынча яки тәгәрмәч формасындагы баллоннарда саклыйлар. Соңгысы тимер атның запас тәгәрмәч урынына куела. Шуңа карап урнаштыру бәясе дә арта. Гомуми саннарга килгәндә, җиңел машинага пропан куйдыру – 21, ә метан – 50 меңнән башлана. Сатып алучы теләге белән баллонны тукыма белән дә капларга мөмкин. Анысына инде аерым бәя куелган.

Машинага куелган газ буыннар белән аерыла. Аның дүрт төре бар. Соңгы вакытта йөртүчеләр күбрәк дүртенче буынлы газ куйдыралар. Урнаштыру бәясе зуррак булса да, аның моторга зыяны юк, диярлек. Мәсәлән, беренче буынлы газ белән йөри торган машина, барган чакта кинәт кенә бензинга күчсә, көч җитмәүдән сүнеп калу ихтималы зур. Ә дүртенче буынлы газда йөргәндә бернинди дә кимчелекләр юк. Ул бензин белән беррәттән эшли. Өстәвенә дүртенче буынлысын төрле машинага һәм күп тапкыр урнаштырып була. Беренче буынлысы моның белән мактана алмый. Ләкин йөк машиналарына бары тик шуны гына куялар.

Машинаны газга көйләүнең мәгънәсе бармы соң? Бер яктан карасаң – экономия. Икенче яктан, йөрми яткан машинага газ куйдыруның мәгънәсе юк. Машина бер ел эчендә 20-30 меңнән артык чакрым йөрсә, яки бер чакрымга12 литрягулык «ашаса», газ куйдыруның мәгънәсе булачак. Моны инде йөртүчеләр үзләре хисапларга тиеш.

.

КФУ студенты.

Комментарии