Яшелчәләр патшасы – кабакны нәрсә өчен яраталар?

Яшелчәләр патшасы – кабакны нәрсә өчен яраталар?

Безнең ил бәйрәмнәргә бик бай. Ил түгел, район күләмендә генә уздырыла торганнары да бар аның. Мәсәлән, Сабада сентябрьнең икенче атнасында зурлап кабак бәйрәме үткәрделәр. Аны «Саба дулкыннары» телерадиокомпаниясе оештырган.

ЧИТ ИЛЛӘРДӘН ҮРНӘК АЛЫП…

Кабак – бәрәңгедән соң авыл халкының яратып үстерә торган икенче культурасы. Аны хәтта «Яшелчәләр патшасы» дип тә атыйлар. Бер дә арттырып мактау буларак кабул ителмәсен, дөрестән дә кабакны үзең генә ашап калмыйча, терлеккә ашатырга мөмкин, ул зур һәм күп була, ә иң мөһиме – файдалы. Шуңа күрә Сабада кабакка атап зур бәйрәм оештырулары да бик гадел, минемчә. «Саба дулкыннары» телерадиокомпаниясе җитәкчесе Әлфия Галимҗан кызы Мөбәрәковага шалтыратып, шул хакта тулырак сораштык, нәрсә этәргеч булды икән бу чараны үткәрә башлауга?

– «Саба дулкыннары» телерадиокомпаниясе төзелеп, радиода эшли башладым. Бөтенебез бик тырышабыз. Тапшыруларны да үзенчәлекле, кызыклы итеп алып барасы килә. Шулай бервакыт әни белән бакчада бәрәңге алып ята идек. Шимбә көн бу. Әнигә әйтәм: «Әни, сөйләргә сүз дә бетте инде, менә хәзер эшкә барып, ни сөйлим икән халыкка?» – дим. Үзебез кызу-кызу бәрәңге җыябыз. Әни әйтә: «Ник, менә бит, зур-зур бәрәңгеләр чыкты. Иң эре бәрәңгегә конкурс үткәр», – ди. Бәрәңгене җыеп бетергәч эшкә бардым да, «Байлар Сабасында районыбызда яшәүчеләр арасында иң эре бәрәңгегә конкурс башлыйбыз», – дип, бәйге игълан иттем. Ул елны редакциягә бәрәңгене капчык белән дә, сетка белән дә, чиләк белән дә китерделәр… Бүлмәләр тулды, коридорлар тулды… «Алып китегез бәрәңгегезне, үзегезгә булсын», – дип тә карыйм, юк, «Сез бит конкурс игълан иттегез», – диләр. Иң зур бәрәңге үстергән кешеләргә (ә бәйгедә күрше Теләче районыннан да катнаштылар) юрган өләшеп йөрдем. Машинама утырып чыгып киттем дә… Шундый биш кешегә бүләк алып биргәнем хәтердә. Бу унсигез ел элек булган хәл. Шуннан безгә кызык булып китте, икенче елны да үткәрдек. Икенче елга бәрәңге генә түгел, бакчаларындагы кызыл чөгендер, кишерләрнең иң эреләрен сайлап китерә башладылар. Әле бәрәңгеләргә фломастерлар белән рәсемнәр ясап та алып килделәр. Кызык булды бу. Берзаман районыбыз башлыгы Рәис Нургали улы Миңнеханов әйтә: «Мин чит илләргә барганда күрәм, кабак көне уздыралар. Квартал буйлап тезелеп киткән кабак, шулкадәр күп… Безгә дә кабак бәйрәме үткәреп карарга кирәк, Әлфия», – ди. «Ярар», – дидем. Икенче елны тоттык та, кабак бәйрәме үткәрәчәгебезне игълан иттек. «Иң зур кабак», «Иң матур кабак», «Иң тәмле кабак бәлеше», «Кабактан ясалган эшләнмәләр», номинацияләре билгеләдек.

Без кабак бәйрәмен шуннан соң һәр сентябрьдә уздыра башладык. Район үзәгендә, матур, кояшлы көндә. Быел ул унҗиденче тапкыр, 12нче сентябрьдә узды. Халык аны бик ярата, бу көз, муллык бәйрәме, төсләр алмашынуы. Ел саен шушы номинацияәрдә җиңеп чыгучыларга акчалата бүләкләр бирәбез, ул премияне Рәис Нургалиевич үзе шәхсән тапшыра. Районның сәнгать үзешчәннәре, агитбригадалары «К» хәрефеннән башланган җырлар җырлый, шигырьләр сөйли. Без – журналистлар моны эштән аргач бераз кызык эзләп, башыбызны ял иттерү өчен дип тә үткәрәбез. Безгә быел Балык Бистәсеннән, Питрәчтән, Арчадан һәм Кукмарадан да килеп кушылдылар. Бәйрәмгә килүчеләр арасында пешереп алып килгән әйберләрне сатучылар да була, чара ярминкә кебек тә уза. Кабак бөккәне, пирогы, соклар, компотлар, вареньелар, кабактан пешерелгән ипигә кадәр алып килеп саталар. Халыкның фантазиясе искитмәле көчле – шаккатарлык. 17 ел буе уздыру дәверендә безнең районда үскән иң зур кабакның авырлыгы 53 килограмм 200 грамм булды. Бу – районыбыз рекорды. Быел исә иң зур кабак 47 килограммлы иде. Ул Байлар Сабасыннан Искәндәр исемле кешенең бакчасында үскән, – ди Әлфия ханым.

КАБАКНЫ НИШЛӘТӘСЕЗ?

Социаль челтәрләрдә дә быелгы кабак уңышы белән уртаклашучылар шактый. Халыкның гомуми фикере: «кабак уңды». Шуны раслап, фотоларын да куялар: нинди генә сорты юк, яшеле дә, сарысы да, кызгылт сары булганнары да. «Нишләтеп бетерерләр икән бу кадәр уңышны?» – дигән сорау туа хәтта. Хәер, монысы хакында тулырак укучыларыбыздан сораштырырга булдык. Кабакны кем нишләтә икән?

Илүсә ИМАМИЕВА, Саба районы, Аккүл-Бигәнәй авылы: «Кабактан бер трактор арбасы уңыш алдык».

– Бәрәңгене үзебез күп ашамагач, әз утыртабыз. Ләкин абзарда өч сыер, бозаулар бар, ә терлеккә ризык кирәк. Шуңа күрә ун еллап кабак үстерәбез. Колхоздан бүленеп биргән җиргә быел да күп итеп чәчтек аны. Кабакның мәшәкате бәрәңгегә караганда күпкә әзрәк, бер мәртәбә чүбен утасаң, үзе үсә ул – җыеп кына ал. Элек кабакны көрәк белән казып утырта идек, быел кулыма перчатка кидем дә, төртеп кенә чыктым. Уңышыбыз, шөкер, күп булды: бер трактор арбасын тутырып җыйдык. Безнең гаиләдә 82 яшьлек кайнатам бар, ул кабакны бик ярата. Шуңа күрә кабак бөккәне гаиләбездә бу яшелчәдән иң еш пешерелә торган ризык. Майонез, йомырка, сөт, су, бераз чүпрә, шикәр комы, тоз һәм он кушып, башта әче камыр ясыйм. Аннары бүрткән дөгегә йөзем һәм күрәгә, кабак турап буташтырам да, бөккәннәр әвәлим. Менә шулай, терлеккә дә, үзебезгә дә ризык, нигъмәт ул кабак. Мал асрарга көч булганда, аны гел утыртачакбыз.

Изображение удалено.Миңнур ШӘМСЕТДИНОВ, Питрәч районы Чыты авылы: «Кабакны көн саен ашарга ниятлим».

– Бу культураны бакчабызда үстерә башлавыбызга 4-5 ел тирәсе генә әле. Аңа кадәр чөгендер утырта иде. Кабакның шул ягы ошый: эше күп түгел – чүбен дә утыйсы юк, агулыйсы да… Үсеп киткәндә генә күпмедер вакыт су сибәргә кирәк. Елдан-ел бу яшелчәне утырту күләмен арттырабыз. Быел мәсәлән, бәрәңге бакчасының яртысына чәчтек. Уңышка килгәндә, узган ел белән чагыштырсак, эреләре ул кадәр күп түгел, ваграк булды. Ләкин күләм ягыннан үзгәреш юк. Пешергән вакытта яхшырак күренгән кабак орлыкларын җыеп киптерәбез, киләсе елларда шуларны утыртабыз. Бу яхшы уңыш алу середер, бәлки. Миңа бу яшелчәнең витаминнарга бай һәм файдалы булуы ошый. Табиблар да, бәрәңге урынына кабак ашасагыз, организмыгыз өчен күпкә файдалырак булыр, ди бит. Шуңа күрә, бездә аның берсе дә чүплеккә китми, әллә ниләр ясыйбыз. Кабактан пирог, кайнатма гына ясап калмыйча, аны фарш, ит белән дә томалап пешерәбез. Боткаларга да турыйбыз. Мин үземне кабак өчен үлеп китә торган кеше, дип әйтмим, тик файдалы булуын белгәч, ашарга тырышам. Быел ныклап кызыксынып киттем, кабак ашауны көндәлек гадәткә кертәсем килә. Кабакның шундый үзлеге дә бар, черегән вакытта, янәшәсендәгеләрен дә черетми ул. Үзе генә чери. Шуңа аны сакларга да җайлы.

Альмира МИҢНУЛЛИНА, Әгерҗе районы, Иж-Бубый авылы: «Кабактан һәртөрле камырга яраклы уникаль эчлек әзерлим»

– Быел кабакны күп утыртмадык, тик уңышы әйбәт булды. Хайван асраган кешегә кабак аеруча кирәктер ул. Кырыктан артык кәҗәм бар, савыла торганнарына шуны бирәм. Тәкәләренә ашатырга ярамый диделәр. Кабак кәҗәләрнең сөтен бик арттыра. Бу яшелчәдән үзебез өчен дип повидло да, джемнар да, пироглар да ясыйм, согын да чыгарам, берсен дә әрәм иткәнем юк. Вакларына кадәр җыйдым, калдырмадым берсен дә, аларын бодай белән һәм бәрәңге белән кушып тавыкларга пешерәм. Мин кабакны электән үк утыртам. Кайнанам да бәлешләрен бик ярата иде. Аны кыргычтан уылган кишер белән катнаштырып пешерә иде. Үземә килгәндә, кабакны да, бәлешен дә яратмыйм. Ә менә кабактан кайнаткан джем белән пешерелгән бәлешләргә исем китә. Бу джемны болай ясыйсы: өч лимон, өч әфлисунны кабыгы-ние белән иттарткычтан чыгарам. Аннан соң бер килограмм кабакны да иттарткыч аша уздырам. Бер кило шикәр комы кушып, барысын бергә болгатып, кайнатырга куям. Сүрән утта болгата-болгата 40-45 минут кайнатам. Бик тәмле була ул. Кайсыбер кеше шуны шакмаклап турап та кайнатабыз, ди. Тик анысы кабак яратмаган кеше булгангамы, миңа ошамады. Шушыны эчлек итеп алам да, камырга салып, пироглар пешерәм. Нинди камырга салсаң да, әйбәт бу эчлек. Һәртөрле камыр белән тәмле була, аннан сары җимеш тәме килә.

КАБАК РИЗЫКЛАРЫН АШАГЫЗ

Кабакны үзе яки терлеге өчен генә үстермичә, җәмгыятькә файда китерүчеләр дә бар. Мәсәлән Баулыда яшәүче 80 яшьлек Фалих абый Миннушин. Ул кабакларын «Семья» приютындагы вакытлыча тәрбияләнүче балаларга илтә. Кабаклары эре була: 25-30 килограмм тирәсе. Аның эре булып үсүенең серен исә пенсионер район басмасына артык чәчәкләрен өзеп ташлауда, дип белдергән.

Кабак балалар өчен чынлап та, файдалы яшелчә. Аеруча көзге чорда. Чөнки салкын тигән кешегә дә, тын юллары өчен дә файдалы. Ютәлне тизрәк бетерергә булыша. Кабакны эч катудан җәфаланган, йөрәк авырулары булган кешеләргә ашарга киңәш итәләр. Аның йомшак өлеше һәм төшләре бөерләрне чистарта, иммунитетны ныгыта, ашкайнату системасын яхшырта. Кабак боткасы исә температураны төшерә. Шуңа өстәп, бу яшелчәдә бик сирәк очрый торган Т витамины да бар.

Яңа елдан соң, әлеге яшелчәне саклавы кыенлаша, ул файдалы үзлекләрен югалта башлый диләр, шуңа күрә, бакчагызда үскән нигъмәтне әрәм итмичә, күбрәк ашап калыгыз. Кабакны кишер урынына ашка салырга, яки кәтлитләр пешергәндә фаршка кушып җибәрергә мөмкин. Ә шулай ук бу яшелчәдән искиткеч тәмле мантыйлар әзерләргә була.

Кабак мантые: 1 йомырка, 3 стакан он, 400 г кабак, бер баш суган, 100 г үсемлек мае, 2-3 аш кашыгы майонез, ярты стакан су кирәк.

Шакмаклап, вак итеп турап, майланган табага кабакларны салабыз. Янына туралган суган да өстәп, барысын бергә 5 – 7 минут буе сүрән утта кыздырып алырга кирәк. Соңыннан тоз, борыч, укроп салыгыз.

Камыры өчен майонезга су, йомырка, тоз һәм он кирәк.

Иттән ясалган мантыйга караганда, кабакныкы тизрәк пешә. Егерме минутта әзер була.

Бу ризыкны кайнар килеш тә, салкын чагында да ашарга була.

Бу материалны әзерләгән вакытта, «Саба дулкыннары» телерадиокомпаниясе җитәкчесе Әлфия ханым Мөбәрәкова телгә алган кабак ипие кызыксындыру уятты. Интернеттан карагач, аны пешерүнең бернинди авырлыгы да булмавын аңладым. Шуңа күрә укучыларыбызга үзенчәлекле кабак ипиен ничек пешерүләрен дә өйрәтәсебез килә.

Кирәк булачак: 500 г кабак, 600 г бодай оны, ярты кап коры чүпрә, 2 аш кашыгы шикәр комы, 1 чәй кашыгы тоз, 2-3 аш кашыгы сыер мае.

Чистартылган кабакны кисәкләргә турап, суда пешерәбез. Ул пешкән суны ярты стакан кадәр күләмдә алып калыгыз, калганын түгегез. Бераз суынгач, шул суга 1 аш кашыгы шикәр комы һәм чүпрәне салыгыз.

Пешкән кабакларны төеп, боламык ясарга, аңа майны, тозны һәм калган 1 кашык шикәр комын кушарга кирәк булыр. Бу боламыкка он кушып, камыр ясагыз. Аңа кабак пешкән суда бүрттерелгән чүпрәле катнашманы салырга да онытмагыз. Килеп чыккан камыр йомшак, сузылучан булырга, кулга ябышмаска тиеш. Яхшылап камырны басып, бер сәгатькә җылымса урынга куегыз. Ул ике-өч тапкыр кабарырга тиеш.

Камырны кабат алып, кулыгыз белән баскалап, элеккеге хәленә китергәнче төшерегез. Аннан соң ипи савытларына яки табага салып, 160 градус кайнарлыктагы духовкада 1 сәгать-сәгать ярым тирәсе пешерегез. Кабак ипие әзер! Ашларыгыз тәмле булсын!

Айгөл ЗАКИРОВА әзерләде

Комментарии