- 27.08.2023
- Автор: Хәмидә ГАРИПОВА
- Выпуск: 2023, №33 (23 август)
- Рубрика: Киңәшле эш таркалмас
Бакчаларда алмалар өлгереп килә. Әллә кызу кояш тәэсиренә бирешеп, әллә башка сәбәпләр аркасында, бик нык коелалар. Иртән бакчага чыккан төшебезгә аяк асты тулып тәгәрәшеп яталар. Исраф булмасыннар дип, алманың кайнатмасын, кагын, пюресын, повидлосын, компотын ясап, бер өлешен турап киптереп куярга гадәтләнгәнбез. Бүген мин сезгә сәламәтлек өчен бик кирәкле, озак сакланучан затлы продукт – алма серкәсе ясарга тәкъдим итәм.
СЕРКӘ НИЧЕК ЯСАЛА?
Коелган алмалардан бер дигән шифалы продукт – алма серкәсе ясап булуы исемә төште. Буш калган 3 литрлы пыяла банкаларым бар икән әле. Тәмам өлгереп җиткән кышкы сортлы алмадан ясаганда, сыйфаты яхшырак була аның. Серкә ясау өчен алмаларны телемләп турап пыяла банкаларга, эмаль савытларга тутыру кулай. Согын сыгып алып ачытырга куючыларны да беләм. Алмаларны эре тишекле угычтан уып салсаң, ферментлашу тизрәк була, диләр. Вакыт аз, эш күп чак. Шәхсән үзем алмаларны юып, эчен чистартып, турап пыяла банкаларга тутырдым. 1 кг алмага 60-70 градуска чаклы җылытылган 1 л чишмә суы, 1 аш кашыгы бал болгатып салырга кирәк. Бал урынына 50 г шикәр комы да ярый. Татлы сиропны банкаларга агыздым. Әчү процессында сироп күбекләнеп, алмалар өскә күтәреләчәк, шунлыктан банкаларны «иңе»нә чаклы гына тутырдым. Өсләренә дүрткә бөкләнгән коры чиста салфеткалар ябып, резинкалар киертеп чыктым. Җылы, коры урында 10 көн чепердәшеп утырдылар. Көн саен банкаларны селкеткәләп алдым. Ун көннән соң куас исе килеп торган сыеклыкны дуршлаг аша сөзеп, шифалы сиропны аерып алдым. Янәдән банкаларга тутырып, һәр литрына 60 г исәбеннән бал өстәдем, өстенә тастымал яптым. Җылы караңгы урында 40 көн торган вакытта ферментлашу дәвам итә, сыеклыкның өстендә чәй гөмбәсенә охшаган калын элпә барлыкка килә. Аны «серкә анасы» дип атыйлар. «Серкә анасы» төпкә утыргач, ачык төскә кергән әзер серкәне чиста савытка агызып алып, пыяла шешәләргә тутырып саклыйбыз. Капкачларын борып ябабыз. Ул бозылмый, 2 ел кулланырга ярый.
ФАЙДАСЫ КҮП, БЕЛЕГЕЗ
Алма серкәсе кальций, калий, магнийга, витаминнарга, микроэлементларга бай. Аны куллану мөмкинлеге бик киң. Чиста салфетканы серкәгә манып, сызлаган буыннарга компресс ясап япсак, авырту басыла. Умырткалыкның буеннан буена серкәле тар бинт ябып 15-20 минут тоткан арада, ул организмны агулардан, шлаклардан, авыр металлардан чистарта. Магнит сыман үзенә тартып алып, тире аша тышка чыгара икән. Кичтән1 чәй кашыгы алма серкәсенә 1 аш кашыгы бал кушып, кайнатып суытылган 1 стакан суга салып болгатып куйсак, иртәнгә энергияне арттыручы бер дигән тоник барлыкка килә. Аны өчкә бүлеп, ашарга ярты сәгать кала ач карынга эчәбез. Белгечләр, алма серкәсе канны, аның тамырларын чистарта, баш миен сафландыра, сөяк тукымасын ныгыта, дип яза. Ябыгырга теләүчеләр серкәне мамыкка манып, проблемалы урыннарына сөртүдән файда күрә. Бактерияләргә, зарарлы микробларга көн күрсәтми бу серкә. Тамак шешә башлавын сизеп алуга 1 стакан суга 4 аш кашыгы алма серкәсе салып болгатып, көнгә берничә мәртәбә чайкау җитә.1 чәй кашыгы серкәне 1 аш кашыгы суга салып болгатып, борынга тамызып, томау төшүдән котылып була. Ашкайнату системасы кимчелекле булуы аркасында, ашагач эче кабарып интегүчеләргә дә булыша ул. 1 бал кашыгы серкәне 1 стакан суга болгатып, өчкә бүлеп эчәргә кирәк. Ул ашказанындагы кислота күләмен нормага сала. Черки тешләгән, тырналган, сыдырылган, киселгән урыннарга сөртсәк, яра тиз төзәлә. Тире авырулары аркасында кычынып авыртучыларга да булыша икән ул. Уңган хуҗабикәләр аны 1:1 нисбәтендә су белән сыеклап, һава сафландыргыч итеп куллана. Әгәр киемегез бөгәрләнсә, аны үтүксез генә тигезләү өчен, алма серкәсен су белән сыеклап, өстенә бөркергә була икән. Аш бүлмәсендәге торба тыгылса, «мойка» тишегеннән серкә агызып, аның стеналарына ябышкан майны эретергә мөмкин. Сода яки тоз катнаштырып ясалган серкә эремәсе ваннадагы күгәрекне җиңел чистарта. Күргәнегезчә, алма серкәсе ясауның мәшәкате һәм чыгымы аз, файдасы күп.
Хәмидә ГАРИПОВА,
Казан шәһәре
Комментарии