Чәч коелуның сәбәбен ашказаныңнан сора!

Чәч коелуның сәбәбен ашказаныңнан сора!

Чәч коела башласа, тизрәк рекламада көне-төне мактала торган шампунь-бальзамнарны алырга ашыгабыз. Бер-ике тапкыр яхшылап юабыз, бальзамын сылап куябыз да «дәвалыйбыз», янәсе. Тик чәч кенә коелудан туктамый. Сәбәпләре без уйлаганнан күпкә җитди була чөнки.

Теләсә нәрсә белән туклану, борчылу, яман гадәтләр, гормональ тайпылышлар, начар экология – болар барысы да чәчнең «авырый» башлавына китерә. Аның табигый ялтыравы бетә, төсе тоныклана, корый, сына торганга әйләнә, очлары төрле якка тырпаеп тора башлый, кавык барлыкка килә, аннары чәч тотам-тотам булып коелырга тотына. Чәч бик тиз үсә, әлбәттә, тик организмда тайпылышлар булганда әлеге процесс әкренәя яисә бөтенләй туктый, шуңа күрә кайбер кешеләрдә пеләшләнү күзәтелә. Аны булдырмас өчен нәрсә эшләргә, гомумән, чәчне ничек «дәваларга»? «Казан клиникасы» дәвалау-диагностика дермакосметологы, трихолог Елена Анатольевна МАРКОВА белән шул хакта сөйләштек.

– Сез телгә алган сәбәпләрдән тыш, эндокрин һәм иммун системасы авырулары, психологик тайпылышлар һәм чәчкә тиешле тәрбия бирмәү аның «авырый» башлавына китерә. Шуңа күрә чәч коелуның сәбәбен ачыкларга теләгән кешегә ашказанын, иммун һәм эндокрин системасын тикшертергә туры киләчәк.

– Чәч авыруын ачыклау өчен нинди диагностика чаралары кулланасыз?

– Баш тиресенең, чәч тамырларының нинди хәлдә булуын ачыклый, зарарланган чәчне таба, хәтта бер чәч бөртегенең диаметрын исәпли торган диагностика алымы бар. Фототрихограмма дип атала ул. Чәч бөртегенең диаметрын исәпләү ни өчен кирәк, дип аптырарсыз. Пеләшләнүнең сәбәбен ачыклаганда андый мәгълүматның да кирәге чыга.

Тагын бер диагностика төре – спектраль анализ – чәчтәге химик элементларның бармы-юкмы икәнлеген, булса – никадәр күләмдә булуын ачыкларга ярдәм итә. Әлеге алым ярдәмендә тикшергәндә кешенең дөрес туклану-тукланмавы, эчке органнарының ничек эшләве мәгълүм була. Аларны белгәч, дәвалау билгеләве дә күпкә җиңеләя.

– Чәчне дәвалауның нинди төрләре бар соң, Елена Анатольевна?

– Беренче чиратта чәч коелуга сәбәп булган чыганак-органны табарга һәм аны дәваларга кирәк. Аннан соң гына чәчнең үзен дәваларга керешәләр. Үзбелдекләнеп кыйммәтле шампуньнар алганчы, табибка күренергә кирәк. Ул төгәл диагноз куячак һәм дәвалау курсы билгеләячәк.

Изображение удалено.

«Казан клиникасы» үзәгендә чәчне дәвалауда мезотерапия һәм плазмолифтинг кебек процедуралар да кулланыла. Тулырак мәгълүматны клиникага шалтыратып белешә аласыз. Телефоны: (843) 2-101-106.

Фәнзилә МОСТАФИНА әзерләде

Реклама хокукында

Комментарии