Йөрәк – бөтен организмның тоткасы

Йөрәк – бөтен организмның тоткасы

Йөрәк организмдагы һәр күзәнәкне туендырып тора, аларның эшчәнлеге өчен җавап бирә. Шуңа күрә башка органнарга караганда тизрәк туза да. Статистика күрсәткәнчә, йөрәк-кан тамыры системасы авырулары – иң еш очрый торган куркыныч чирләр исемлегендә беренче урында.

Бөтен организмның эшчәнлеген тәэмин итә торган органны ничек сакларга соң – «Казан клиникасы» дәвалау-диагностика үзәге кардиологы Гүзәл Рөстәм кызы САФИНА белән шул хакта сөйләштек.

Беренче эш итеп, табибә йөрәк-кан тамыры системасы авырулары картинасын тасвирлап бирде:

– Соңгы ун елда йөрәк авырулары «яшәрде». Элегрәк ишемия пенсия яшендәге кешеләр чире дип санала иде, ә хәзер табиблар бу диагнозны 40 яше яңа гына тулганнарга да куя. 30 яшендә үк инфаркт кичереп, больницага эләгүчеләр булуы да берәүне дә гаҗәпләндерми инде. Бәхеткә, медицина да бер урында гына тормый, елдан-ел камилләшә. Заманча диагностика ысуллары чирне башлангыч чорында ук ачыкларга мөмкинлек бирә.

– Йөрәк авыруларын нинди билгеләрдән танырга?

– Күкрәк читлеге чәнчеп авырту, ул авыртуның сул кулга, аркага, аскы теш казналыгына да күчүе; тиз хәлсезләнү; физик активлык вакытында тын кысылу, чыдамлылык кимү – болар барысы да йөрәк-кан тамыры авырулары турында «сөйли» торган билгеләр.

– Ә андый авыруларның барлыкка килүенә нәрсә сәбәпче?

– Беренче чиратта – яман гадәтләр – тәмәке тарту, алкоголь белән мавыгу, наркотик куллану. Икенче сәбәп – дөрес тукланмау, майлы һәм углеводларга бай ризыкларны күп ашау, организмга витамин кермәү. Шулай ук артык авырлык, физик хәрәкәтләнүнең аз булуы да йөрәк авырулары китереп чыгарырга мөмкин – чөнки йөрәк мускуллары хәлсезләнә. Психологик халәт, ягъни стресслар, дулкынлану, чамадан тыш күп эшләү дә йөрәккә тәэсир итми калмый. Экологияне дә авыру барлыкка китерә торган сәбәпләр рәтенә өсти алабыз. Нәселдәнлекне дә онытмаска кирәк.

– Йөрәк авыруы барлыгы ачыкланды, ди. Дәвалануны нәрсәдән башларга?

– Профилактика чаралары гына җитми башлый икән, дару эчәргә туры килә. Даруларны берничә төркемгә аерып карыйбыз:

– кан басымын тотрыклы хәлгә китерә торган;

– антиагрегантлар (тромб барлыкка килмәсен өчен кабул ителә торган дарулар төркеме) һәм, кирәк булган очракта, антикоагулянтлар;

– йөрәк ритмын көйли торган;

– кан әйләнешен яхшырта торган;

– миокардны туендыруны яхшырта торган;

– кислородта миокардның кулланылышын киметә торган дарулар.

Ләкин дару эчә башлар алдыннан, табибка барып, тикшеренү узарга кирәк. Нинди дару кулланасын да табиб кына билгеләргә тиеш!

– Ә йөрәк авыруларын булдырмый калу өчен нәрсә эшләргә?

– Профилактика чарасы буларак, елга бер тапкыр кардиология тикшеренүе узуны гадәткә кертергә кирәк. Бу тикшеренү чирне башлангыч чорында ачыклау һәм кичекмәстән дәвалана башлау өчен әһәмиятле. Төрле авырулар, шул исәптән инсульт һәм инфаркт кичергәннән соң да, кардиологка күренү зарур.

Авыру билгеләренә карап, үзлектән дәвалану белән шөгыльләнмәгез. Бу тагын да җитдирәк күңелсез нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Йөрәк шаяртканны яратмый!

Изображение удалено.Тулырак мәгълүматны «Казан клиникасы» дәвалау-диагностика үзәгендә алырга мөмкин. Телефоны: (843) 210-11-06.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Реклама хокукында

Комментарии