Кышын тәмле ашыйм дисәң…

Кышын тәмле ашыйм дисәң…

Урамда – җәйнең иң кызу вакыты. Көннәр эссе дип әйтү түгел, эшнең кызган чагы. Печән өсте дисеңме, җиләк-җимеш, яшелчәләр өлгергән чак дисеңме – барысы да бергә. Чанаңны җәйдән әзерлә, дип юкка гына әйтмиләрдер. Эш булганда, кышка малларга да, үзеңә дә ашарга әзерләп куярга кирәктер. Әнә, татар җырчылары кышка әзерләнә башлаган да инде.

АЙГӨЛ БАРИЕВА: «БАКЧАГА ЙӨРЕРГӘ ВАКЫТ ЮК»

– Кызганычка каршы, җәй айларында бакчада эшләргә вакыт калмый. Безнең үз бакчабыз бар, ләкин берничә ел анда барганыбыз юк. Ул бик матур җирдә урнашкан булса да, Казаннан ераграк. Көннәрдән бер көнне без анда матур гына йорт салып, җәйләрне үткәрербез дигән ышаныч яши әле. Яшьрәк чакта бакчага барысын да утырта идем. Анда помидор да, кыяр да, җиләк-җимешнең барысы да бар иде. Хәзер вакыт җитми. Бакчаны гел карап торырга, суын да сибәргә, чүбен дә вакытында утарга кирәк бит. Ә ерак булганга күрә, гел йөреп булмый. «Тагын кибеп беттеләр инде» дип, йөрәгем әрни иде. Быел кайнатмалар әзерли башладым инде. Балалар үскәч, әллә нәрсә күп ашалмый икән һәм мин кышын күбрәк ашала торган әйберләрне генә ясарга тырышам. Мәсәлән, виктория җиләген шикәр белән төеп, суыткычка куям. Ул бик тиз бетә.

Изображение удалено.ЛЕЧО

1 литрлы 5 банка өчен:

5 килограмм помидор

3 килограмм борыч

2 килограмм кишер

100 грамм шикәр комы

100 грамм тоз

200 грамм көнбагыш мае кирәк.

Помидор белән кишерне иттарткыч аша үткәрәбез. Килеп чыккан катнашманы 20 минут сүрән утта кайнатабыз, борычны кушабыз һәм тагын 15 минут кайнатабыз. Аннары шикәр комы, тоз һәм көнбагыш маен кушып, янә 15 минут кайнатабыз һәм банкаларга тутырабыз.

КЫЯР ТОЗЛАУ

1 литрлы банка өчен:

1 аш кашыгы тоз

2 аш кашыгы шикәр комы

1 укроп таякчыгы

2 сарымсак

1 дәфнә яфрагы

2 канәфер

2 түгәрәк борчак

2 аш кашыгы аш серкәсе кирәк,

Стерильләштерелгән банкага кыярларны тезәбез һәм кайнар су салабыз. Аннары суны кире кәстрүлгә бушатабыз. Банкага бөтен ингредиентларны салабыз һәм кәстрүлдәге суны кайнатып чыгарып кире тутырып, ябып куябыз.

Изображение удалено.ЛЮЦИЯ МУСИНА: «ҖИЛӘК ҺӘМ АЛМАЛАР ЮК ДӘРӘҖӘСЕНДӘ»

– Безнең үзебезнең бакча юк, ике як әти-әниләргә кайтабыз. Үземнең туган ягым ераграк, ирем Рөстәмнеке якын булгач, күбрәк шунда кайтыла. Бакча эшләрен яратып башкарам. Авылда барысы да бар инде. Ләкин быел виктория җиләге һәм алмагачлар чәчәк атканда салкын булды. Әллә суык алды шунда, алар юк дәрәҗәсендә. Аның каравы, кыярлар бик күп булды, аларны тозладым. Сезне дә үземчә кыяр тозларга өйрәтәм.

КЫЯР ТОЗЛАУ

Стерильләштерелгән банкага кыярларны тутырабыз, аннары укроп, керән, карлыган, кура җиләге, имән, чия яфрагы, канәфер, кара борыч, сарымсак салабыз. Өстенә кайнап торган су салабыз. Бераздан бушатып тагын кайнатабыз. Шул су кайнаганда бер 3 литрлы банка исәбеннән 3 аш кашыгы тоз һәм 2 аш кашыгы шикәр комы салабыз. 3 литрлы банкага 3 аш кашыгы аш серкәсе салабыз. Су кайнагач, банкаларга бушатабыз һәм ябып куябыз.

Изображение удалено.ЛИЛИЯ МУЛЛАГАЛИЕВА: «ӘЛЕ БЕРНИ ДӘ ТОЗЛАМАДЫМ»

– Быел бакчада уңыш күп. Әле тозлауларга керешмәдек. Ләкин җиләк-җимештән кайнатмалар ясарга өлгердек. Менә әле дә чия җыеп ятабыз. Хәзер аны җыеп бетергәч, Казанга алып китеп, әмәллисе булыр.

ТӘМЛЕ КАЙНАТМА

1,5 стакан суны зур кәстрүлгә салабыз. Кайнап чыгуга, суга 11 стакан шикәр комы өстибез һәм болгатабыз. Шикәр эреп беткәч, баллы су 15 минут әкрен утта кайнап утырырга тиеш. Аннары шуңа миксер яки блендер белән изелгән карлыганны (җиләк-җимешләрне катнаштырырга да мөмкин. Әйтик, кура җиләге белән виктория) салабыз. Көчле утта кайнатып чыгарабыз һәм тагын 20 стакан шикәр комы салып болгатабыз. Бераз кайнагач, сүндерәбез. Кайнатма суынгач, банкаларга тутырабыз һәм ябып куябыз.

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА әзерләде

Комментарии