Әй, җиләкләре җәйләрнең…

Әй, җиләкләре җәйләрнең…

Җиләкчеләре белән танылган район кайсы дисәләр, иң беренче күзалдына Мамадыш килеп баса. Әле турында уйламыйсың да, алар инде сезонны күптән ачкан, чиләк-чиләк җиләге белән юл читләренә чыгып баскан була. Узган атна шимбәсендә, Мамадыш үзәгендә дә, Казан-Чаллы юлында да, сатып торучы апалар янына туктап, бизнеслары турында сораштырдым.

– Апалар, быел җиләк күпме соң? – дигән булам, кызыксынгандай итеп. Үзем чиләк өстенә ябылган яулыкларны чишәм.

– Әй, җиләк вак быел. Яңгыры булмады бит. Вак булса да бик тәмле. Әйдә алып җибәр әле, – ди берсе, елмая төшеп.

– Күпмедән бирәсез?

– Менә шушы 5 литрлы чиләге – 500 сум.

– Алмый китүемне күреп, апабыз җиләген 450 сумга да, 400гә дә тәкъдим итеп карый.

– Хезмәтегезне алай арзанайтмагыз инде, – дим, күңелем төшеп. Җиләк җыйган кеше генә аның никадәр хәстәрле эш булуын аңлыйдыр. Ә мин аны бик аңлыйм! Җиләк җыймый калган җәй дә бушка узган җәй кебек!

Изображение удалено.

Мамадыштан чыгып, Казан ягына таба юл алам. Юл читенә чыгып баскан апаларның кайберләре алдында 6–7 чиләк җиләк тора.

– Апа, җиләгегезне күпмедән бирәсез? – дим, элеккеге җырымны җырлап.

– Монда бөтен кешедә шул бер бәя инде ул. 5 литрлы чиләкне 450-500 сумга бирәбез.

Бу апа белән танышып киттек. Мамадыш районы Уразбахты авылыннан Рәзилә апа Мусина икән.

– Букадәр җиләкне каян алдыгыз? Әллә 6 чиләк инде…

– Бүген иртән көтү кугач ук җиләккә чыгып киткән идек, менә әле генә сатарга чыктым. 9 чиләк җыйдык. Ике чиләген саттым инде. Берсе, әнә анда, сеңлемдә.

– Ничә кеше җыйдыгыз соң аны?

– Ник… ничә кеше дип, өчәү инде. Ирем, улым һәм мин. Менә моны сатып бетергәч, тагын җыярга барабыз.

– Көненә күпме акча эшлисез шулай?

– Төрлечә була. Ялкауланмасаң, 7-8 мең сумны рәхәтләнеп эшләп була инде.

– Узган атнада ук Мамадыш юлында җиләк саталар иде. Сез аны кызарырга өлгергәнче үк җыеп бетермисезме соң?

– Узган атнадагысы каен җиләге иде ич аның. Әле 3 көн элек кенә җир җиләгенә чыктык. Анысының 1 литрын 450-500 сумнан саттык.

– Бигрәк арзан биргәнсез икән. Кукмарада үзем күрдем: 3 литрлы банкадагы каен җиләген 3500 сумнан сатып торалар иде.

– Ул якта җиләк юктыр йә… Бәлки, башка сатучысы юктыр. Безнең бит монда бөтен авыл шуның белән шөгыльләнә. Ерак басуга барып җыябыз үзебез дә, якын тирәдә момент бетә ул җиләк. Алай да кыйммәт булган икән шул анда…

– Кайчанга кадәр җиләккә йөриячәксез? Ардырадыр инде ул, гел-гел йөрүе дә туйдырадыр. Җитмәсә эссе…

– Менә бүген 12нче көн җиләктә инде. Ай буе йөрибез. Июньнең 11ләрендә чыккан идек.

– Күптән шулай җиләк җыю белән шөгыльләнәсезме соң?

– 10 ел «точно» бар инде! Эш юк бит колхозда, кеше нишләсен. Сезоннан файдаланып каласы килә инде.

– Сезонына күпме акча эшлисез?

– Гаиләң белән йөрсәң, 100 мең сумны селкетмисең дә! Үзең генә әллә ни эшләп булмыйдыр. Аннары, һәркемнең җиләк җыю тизлеге дә үзенчә бит. Кемдер 1 сәгатьтә 1 чиләкне «эх» та итми, кемгәдер аның өчен 1 көн дә аз.

Изображение удалено.

Рәзилә апа янында гына утырган егеткә дә сүз катам. Булат Хангәрәев та җиләк сатарга чыккан. Кәгазь тартмасында каен җиләге дә, җир җиләге дә бар. Бәясе дә күршеләренекеннән аерылмый.

Кукмарага җитәрәк, 10-13 яшьлек ике баланың яп-ялан кыр уртасындагы юлда җиләк сатып утыруын күреп, аптырап туктадым. Берсенең алдында 3 литрлы бидон, икенчесе ике литрлы банкага җыйган. Җир җиләге!

3 литрлы бидонны 150 сумга да бирергә риза өлкәнрәге. Кечкенәсе 2 литрлы банкасын 100 сумга сата.

«Әзрәк акча эшлисе килә, бөтен кеше шулай итеп сата ич», – ди малай. Кем икәнлекләрен сораштыра башлагач, җиләкләрен алып качу ягын карадылар.

Таба белгән кешегә – акча аяк астында, диюләре хак шул. Чын-чынлап уйласаң, табигать биргән нигъмәттән дә уңган кешеләр гаилә бюджетына күпме файда китерергә мөмкин бит.

Эльвира ФАТЫЙХОВА.

Казан-Мамадыш.

Комментарии