Баш шаулау юньлегә түгел

Баш шаулау юньлегә түгел

Кайвакыт баш әллә ничек итеп шаулый, гүли башлый, эчтән чүкеч белән сугып торгандай авырта, йөрәк тибеше колакка менеп җитә, аннары колаклар томалана. Күпләр «үзе узар әле» дип көткән баш шаулауның күпкә җитди чирләр турында кисәткән булуы ихтимал.

Баш төрлечә авыртырга мөмкин. Әйтик, нәрсәгә дә булса борчылганда, стресс халәтендә булганда да башыбызга ябышабыз. Бу очракта табибка күренүнең кирәге юк, стресстан котылу белән, авырту да юкка чыгачак. Тик әгәр дә баш егылу яки бәрелү, берәр җәрәхәт алу сәбәпле авырта, әйләнә һәм авырту даими рәвештә кабатланып тора, шуңа өстәп, баш шаулавы да ешая икән, бу очракта чаң сугарга кирәк. Мондый билгеләр булганда иң яхшысы – тәҗрибәле неврологка күренү.

Баш шаулау һәм авырту күпчелек очракта умыртка баганасындагы, бигрәк тә муен өлешендәге проблемалар аркасында барлыкка килә. Болар: остеохондроз, умыртка-ара диск бүсере, гел бер төрле утырудан яки артык көч куеп эшләүдән муен мускулларының киеренке халәткә килүе. Белгечләр әйтүенчә, баш авырта башлау умырткалыктагы чир үсеш алган, тагын да җәелгән дигәнне аңлата.

Баш миендәге һәм муендагы кан тамырлары белән бәйле авыртулар күпчелекне тәшкил итә (баш мие ишемиясе, үзәк нерв системасы күзәнәкләренең үлүе (резидуальная энцефалопатия), мигрень, инсульт һәм атеросклероздан соң барлыкка килгән чирләр, гипертония). Бу чирләр булганда еш кына баш әйләнә, укшыта, хәтер начараерга, кеше гади әйберләрнең атамаларын оныта башларга мөмкин.

55 яшьтән өлкәнрәк кешеләрнең баш миендә үзгәрешләр күзәтелә. Андый кешеләргә, башлары авыртмаса да, елына ике тапкыр табибка күренеп, баш миенең эшчәнлеген тикшертеп торырга киңәш ителә.

Изображение удалено.«Основа здоровья» неврология һәм ортопедия үзәгендә баш авыртуның бөтен төрен дә дәвалыйлар. Биредә рефлекс терапиясе (тәндәге актив нокталарга кагылып дәвалау), сөлек салу, массаж, озон һәм мануаль терапияләр, дәвалау физкультурасы, дару препаратын кан тамырына кертү (капельница) кебек дәвалау алымнары кулланыла. Үзәкнең адресы: Казан шәһәре, Себер тракты, 12а, 1100. Тулырак белешмәне (843) 562-00-90 телефон номерына шалтыратып яки www.medosnova.ru сайтыннан карап белә аласыз.

Сөмбел СӘЙФИ әзерләде

Реклама хокукында

Комментарии