- 27.05.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №21 (28 май)
- Рубрика: Киңәшле эш таркалмас
Гәүдәгә яшьтәшләреннән тазарак балалар бүген берәүне дә аптыратмый инде. Моңа әйләнә-тирә мохит тә, аз хәрәкәтләнү дә, башка сәбәпләр дә йогынты ясый. Бала күңеле нечкә кыл белән бер, шуңа күрә әлеге проблема белән аның күңелен яраламый гына көрәшергә кирәк. Доцент, медицина фәннәре кандидаты, «Казанская клиника» дәвалану-диагностика үзәге эндокринологы Людмила СОЛТАНОВА да шул хакта сөйләде.
Симерүдә нәселдәнлек тә зур роль уйный. Ата-анасында симерү күзәтелгән балаларның да шушы чирдән интегү ихтималлыгы 70-80 процент. Бүген 20дән күбрәк «симертү» гены билгеле. Тик генетика өлкәсендәге күзәтүләрдән күренгәнчә, артык авырлыктан зарланучыларның күпчелегендә мондый геннар юк, проблемаларының төп сәбәпчесе – тормыш рәвеше һәм туклану.
Азык кабул итү белән бәйле гадәтләр гомернең беренче елында ук барлыкка килә. Аналарның «баланың тамагы һәрвакыт тук булырга тиеш» дигән ялгыш фикере киң таралган тайпылышларга китерә дә инде. Баланың тынычсызлана башлавы аның тамагы ачу сигналы буларак кабул ителә. Шулай итеп, сабый чактан ук шартлы рефлекс формалаша – теләсә нинди борчылу, стресс яки куркуны ашау белән «җиңә» башлыйбыз. Икенче төрле әйткәндә, стрессны ризык белән бергә «йотабыз».
Туклану белән бәйле өч төрле тайпылышны аерып күрсәтәләр.
1. Экстерналь. Ризык кабул итүгә эчке стимул, ягъни ашыйсы килү теләге түгел, туклану продуктының кыяфәте, ашап утырган кеше, азык рекламасы кебек тышкы факторлар этәрә. «Иптәшкә» ашау, урамда капкалап алу, кунакка баргач, күрмәгәндәй ризыкка ташлануның нигезендә шушы билгеләр ята да инде.
2.Эмоциоген. Бу очракта ризык кабул итүгә борчылу, кайгыру, үпкәләү, күңел кайту кебек хисләр «гаепле».
3. Чикләнгән туклану гадәте. Ул икенче төрле «диета депрессиясе» дип тә йөртелә. Исеменнән аңлашылганча, бу очракта кеше кисәк кенә ризык кабул итүне чикли, тик озак чыдамый, яңадан күпләп ашый башлый. Бераздан туклануына кабат чикләүләр кертә, нәтиҗәдә, тотрыксызлык барлыкка килә.
Баланы артык авырлыктан дәвалау өчен беренче эш итеп аның туклану гадәтләрен үзгәртергә кирәк. Педиатрия практикасында проблемадан фармакология терапиясе ярдәмендә котылу хупланмый, чөнки нәтиҗәсе пациентның сәламәтлегенә һәм тормышына зыян китерергә мөмкин. Баланың туклануын җентекләп тикшереп, аны дәвалауның терапевтик ысулларын ачыклау зарур. Патологияне дәвалау – озакка сузылган даими процесс.
Шунысын да әйтергә кирәк: баланы артык авырлыктан дәвалау барышында ата-аналар да актив катнашырга тиеш. Алар үз-үзләренә шушы сорауларны биреп, баланың туклану гадәтләрен ачыкласыннар иде:
1. Бала иртәнге ашны ашыймы?
2. Йокларга ятар алдыннан ризык кабул итәме?
3. Мәктәп ашханәсенә йөриме? Анда кайнар ашлар ашыймы, әллә коры-сары белән тукланамы?
4. Мәктәпкә өйдән үзе белән ашарга алып барамы?
5. Бала, гадәттә, көнгә ничә тапкыр ашый?
Сөмбел СӘЙФИ әзерләде.
Реклама хокукында бирелә
Туклану гадәте симерүгә китерә,

Комментарии