- 27.05.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №20 (23 май)
- Рубрика: Киңәшле эш таркалмас
Соңгы елларда умартачылык эшенә игътибар артса да, аның зур өлеше әле дә булса һәвәскәрләргә туры килә.
Мавыктыргыч, үзенчәлекле, һәркемгә файдалы умартачылык эшенә әле тәҗрибәләре булмаган яңа кешеләр дә алынуын истә тотып, бик күп еллар бу тармакта эшләүче һәвәскәр умартачы – Хәмит абый Муллагалиев янына юл тоттым. Ул Әлмәт районының Югары Мактама авылында гомер итә.
–Хәмит абый, ни өчен нәкъ менә умартачылык һөнәрен сайладыгыз?
–Үземне белә башлаганнан бирле шушы умарталар арасында инде мин. Әтием Мәхмүт тирә-якта танылган умартачы иде, апаларым Фәния белән Фәүзия өчен дә бу ят һөнәр түгел. Фәүзия апам бу юнәлеш буенча хәтта техникумда да укып чыкты, үзләренең дә умартасы бик күп. Эшнең тыгыз вакытында әле дә аларны ярдәмгә дәшәм.
Әтием генә түгел, бабам Махбубулла, бабамның бабасы Латыйп та гомер-гомергә умарта тоткан. Латыйп бабайның 500ләп баш умартасы булуын, хәтта сугыш вакытында да бу эшнең тукталып тормавын, аны әби алып баруын әти бик еш искә ала торган иде…
–Үз умарталарыгыздан тыш, Азнакай районы, «Йолдыз» совхозында да йөздән артык умарта карауга алынуыгызны беләм. Чакрымнар шактый бит, арытмыймы?
–«Йолдыз» совхозы җитәкчеләре үтенечен тыңладым. Хатыным Валентина һәрвакыт минем белән янәшә, бу эшләрдә аның да алыштыргысыз ярдәмен тоям. Ял көннәрендә алты яшьлек улыбыз Рахман да безгә ярдәмгә килә (елмая).
–Белүемчә, сезиртәдән алып караңгы төнгә кадәр умарталыкта. Әйтегез әле, бүген сезнең эш нидән гыйбарәт?
–Эшне тавык та чүпләп бетерерлек түгел монда. Умарта төпләрен үлгән кортлардан һәм балавыз валчыкларыннан чистартып, пычранган төп урынына чисталарын куеп, умарталарны инде урыннарына урнаштырдык. Ел саен умарта ояларының яртысын диярлек яңартып торабыз, ягъни һәр корт гаиләсендә ким дигәндә алты рамны (ә бер умартада уникеләп рам була) яраксызга чыгарабыз. Беренче эш итеп аларга яңа кәрәзләр тартырга рамнар куя башларга кирәк. Кортларның күбесе бал җыю башлану белән күп кәрәзләр төзи һәм бал җыемына кадәр умарта кортлары яңа кәрәз төзү белән мәшгуль була. Ясалма кәрәзле рамны кырыйдагы үрчемле рам белән аның күршесендәге баллы, бал икмәкле рам арасына куям. Рам төзелеп беткәч, аңа йомыркалар чәчелү белән үк, аны ояның уртасына күчерәм, ә аның урынына кәрәзле яңа рам куям. Кортлар әлеге кәрәзле рамга тизрәк ияләшсен өчен, аңа азрак бал салам.
–Хәмит абый, белүемчә, һәр умартада бер генә ана корт була һәм шушы ана корт эшче кортлар белән идарә итеп, умартада төп эшне башкара. «Ана корт гайрәтле булса гына, умарта куәтле булыр» дигән әйтем дә бар.
–Әйе, бу шулай. Төп вазифа нәкъ менә ана корт җилкәсенә төшә, умартаның кереме дә аңа турыдан-туры бәйле. Ике ана корт бер умартага сыймый, алар бергә яши алмый. Корт анасы һәр умартада бер генә була. Ул гаиләдә иң эре корт һәм башкалардан бик җиңел аерыла – аның гәүдәсенең корсак өлеше аерылып тора. Ул бал җыюда, умарта эчендәге һәм тышындагы бер эшкә дә катнашмый. Корт анасы – шушы ук умартада яшәүче соры кортлар белән аталанып, гаиләдә йомырка салучы бердәнбер ана корт ул. Йомыркаларның орлыкландырылган һәм орлыкландырылмаганы була. Безнең өчен орлыкландырылган йомыркалар бик мөһим, чөнки алардан эшче кортлар (уллар) үсеп чыга. Ә соры кортлар барлыкка китерүче орлыкландырылмаган йомыркаларны мин юк итеп барам. Сезон дәвамында ана корт 15-200 меңгә кадәр йомырка салырга сәләтле.
–Күч аерылу турында да бер-ике сүз.
–Бал кортлары – тәртип, пөхтәлек яратучы, тырыш, уңган-булган җан ияләре. Тагын шуңа игътибар итәргә кирәк: кайбер көчле корт гаиләсендә ана казаннар (маточниклар) күренә башлый. Ояда тыгызлык. Гаилә аерылып чыгарга җыена. Күчне ничек тә кулдан ычкындырмаска кирәк. Бу вакытта ана корт оясын калдыра. Тулы бер ояга тиң «иярчен»нәрен ияртеп, яңа оя эзләп китә. Яшермим, минем дә күп күчләремне очырганым, мәзәк хәлләргә калганым булды…
Көчкә-көчкә генә яшәп яткан умарта гаиләсе күч чыгара алмый. Күче көчле, куәтле, таза-сау гаилә генә оча, хәтта бер җәй эчендә ике-өч тапкыр күч аерган умарта гаиләләре дә бар. Күч аеруны игътибарда тотсаң, бер урында ике гаиләле буласың. Алар икесе дә яхшы гына эшләп китеп, мул итеп бал бирә.
–Бүген эшче кортлар сезне ни белән сөендерә?
–Аллага шөкер, кортларыбызның кәефе яхшы. Бу көннәрдә ару-талуны белмичә һәр чәчәк керфегенә кунып, чәчәк серкәсе (перга) ташыйлар. Бу аларга балаларына ашатырга кирәк. Июнь башларында бар умарталарда да бал кортлары яңа кәрәзләр ясый башлый. Бу дәртне һич кичекмичә файдаланып калырга кирәк. Беренчедән, сап-сары кәрәзле яңа рамнарга һәрчак кытлык була. Чөнки рамнар ике елдан соң тәмам искереп, чем-кара хәлгә килә һәм алар инфекция чыганагына әйләнә, каралган рамнарның күзәнәкләре дә вагая. Вак куыштан чыккан корт та вак була, андый корт балны да аз җыя. Икенчедән, дәртләре бар чагында кәрәз тартырга рам куймасаң, кортлар күп сорап тормый: сап-сары кәрәзләрне бөтенләй кирәкмәгән җиргә ясый.
–Гади халык умарта тотучылар хакында, бал сатып рәхәт яши, дип уйлый. Ләкин бал сатканчы, аны тәрбияләргә дә, акча да тотарга кирәк. Умартачыларга дәүләттән нинди ярдәмнәр бар соң?
–Умартачылык та, авыл хуҗалыгының теләсә кайсы тармагы кебек, бик чыгымлы. Башта акча кертмәсәң, табыш алып булмый. Тиешенчә тәрбияләмәсәң, карамасаң, балсыз да калырга мөмкинсең. Соңгы елларда бал кортлары төрле авырулар белән чирли башлады. Шуңа күрә дә алар күпләп зарарланмасын дисәк, төрле чаралар үткәрергә, дәваларга кирәк. Умартачылык белән шөгыльләнгән кешеләр, күршеләре белән дә килешеп, тату гына яшәп ята дип тә әйтеп булмый. Алар өстеннән шикаятьләр шактый була. Ярдәм юк, шулай да, өметләнәбез…
– Хәмит Мәхмүтович, кешенең дә төрлесе була. Тирә-якның тынычлыгын алып, бал кортын нигә асрыйлар икән, диючеләр бар. Бу хакта сезнең фикерегез нинди?
–Бал белән тәмләп чәй эчү генә дә тәнгә дәва бирә. Бал кортлары турында бер яклы гына уйларга ярамый. Альберт Эйнштейн инде күптән бал кортларының иң кирәкле бөҗәк икәнен әйтеп калдырган. Әгәр дөньяда бал кортлары үлеп бетсә, дүрт елдан кешелек дөньясы да юкка чыга, ди ул. Чыннан да, бал кортлары булмаса, күп авыл хуҗалыгы культуралары да бетәчәк. Бал кортлары турында Корьәндә дә язылган. Бу бөҗәкләр – кыйммәтле азык-төлек, диетик, дәвалау продуктларыэшләп чыгаручы җан ияләре. Алар бик күп авыруларга дәва бирә торган продукция җитештерә. Зыянына караганда, кортларның файдасы күбрәк булуын истән чыгармаска иде.
–Бал кортлары турында бераз мәгълүматым булса да, табыннарыбызда торган, без тәмләп чәй эчә торган балны бу кадәр үк тынгысыз хезмәт җимеше дип уйламый идем. «Һәр һөнәрнең үз нечкәлекләре бар» дип юкка гына әйтмиләр икән… Кызыклы әңгәмәгез өчен зур рәхмәт, Хәмит абый! Тынгысыз, әмма үзегез яраткан хезмәтнең мул нәтиҗәләрен күрергә язсын, табыннарыбыз быел да сап-сары кәрәзләрдән һәм хуш исле баллардан сыгылып торсын!
Рөстәм ГЫЙЛӘҖЕВ,
Әлмәт шәһәре,
татар-төрек лицееның 11 Б сыйныфы укучысы.
Җәлил бистәсе.
Нәрсә ул бал?
Бал башка татлы ризыклардан тәме һәм сыйфаты белән бик аерыла. Әгәр гадәти шикәр кеше организмы тарафыннан авыр үзләштерелсә, бал, киресенчә, җиңел үзләштерелә. Аның составында 13-20 % су, 75-80 % углеводлар (глюкоза, фруктоза, сахароза), В1, В2, В6, Е, К, С, А-каротин провитамины, фолий кислотасы бар. Кеше каны составында булган 24 микроэлементның 22се балда бар. Ул организмны ныгытып кына калмый, нервлар какшаганда, йөрәк һәм ашказаны авырулары вакытында, бавыр белән проблемалар булганда булыша. Лайлалы тышчаларны йомшарту үзлегенә ия булганга күрә, аны йөткергәндә һәм тамак авыртканда кулланырга киңәш итәләр. Бөек Ватан сугышы вакытында балны табиблар яра төзәткәндә, үлекле яраларны бәйләгәндә, курбункула һәм фурункула вакытында файдаланган. Ул бактерияләрне үтерә яки аларның таралуын чикли. Әйтик, борынгы заманнарда итне ерак юлга алып чыкканчы бал белән сөртә торган булганнар.
Ашказаны һәм унике илле эчәк җәрәхәте, түбән һәм югары ачылыктагы хроник гастрит очрагында дәвалау чарасы итеп бал кулланылырга мөмкин. Анда кеше организмының дөрес эшчәнлеге өчен кирәкле 300гә якын химик матдә бар.
Могҗизалы чәчәк серкәсе (перга)
Бал корты тарафыннан әзерләнгән һәр продукт искиткеч сыйфатларга ия. Шуның иң могҗизалысы, мөгаен, чәчәк серкәседер. Аның файдасы санап бетергесез. Иң беренче чиратта, ул нерв һәм эндокрин система, ашказаны һәм ашкайнату органнары (ашказанында яки унике илле эчәктә җәрәхәт булганда да) авыруларыннан дәва чарасы буларак файдаланыла. Кандагы гемоглобинны һәм эритроцитлар санын арттыра, организмның төрле вирусларга каршы торучанлыгын көчәйтә. Туберкулез, простатит, анемия һәм башка авырулардан да ярдәм итә. Организмның вакытыннан алда картаюын чикли, склерозга каршы бик көчле чара санала.
Чәчәк серкәсен күкрәк баласы рационына да кертергә мөмкин. Ә авырлы хатын-кызлар өчен ул икеләтә файдалы булачак. Иммунитетны ныгыту сыйфатына ия һәм витаминнарга бай булган могҗизалы чара баланың сау-сәламәт тууына йогынты ясамый калмас.
Аны косметик максатларда кулланганда да, башка чаралардан аермалы буларак, нәтиҗәсе озак көттерми. Составында чәчәк серкәсе булган масканы бер-ике тапкыр битегезгә ясасагыз, тирегезнең бәрхет кебек йомшак булуын, кара бетчәләрнең югалуын, бит күзәнәкләренең чистаруын тоярсыз. Даими рәвештә кулланган хатын-кызлар күп җыерчыкларның эзсез югалуын да тоймый калмас.
Чәчәк серкәсен белеп кулланучы умартачыларның озак яшәве, картлыкта да бик сәламәт булуы, склероз кебек зәхмәттән интекмәве билгеле.
Үзенең файдалы сыйфатларын ул чәчәктән ала. Юкка гына үләнне яз көне яисә чәчәк ату чорында җыярга кушмыйлар. Үсемлекнең иң файдалы матдәләре нәкъ менә чәчәкнең серкәсендә җыела да инде.
Ул аллергиядән интегүчеләр өчен дә куркыныч түгел. Аны теләсә кем кулланырга мөмкин. Көненә30 гчәчәк серкәсе куллану көчле вируслы авырулар (грипп, гепатит, СПИД) вакытында бик файдалы булачак. Аны күбрәк кабул итү исә гипервитаминозга китереп, бавырга, бөергә, бизләргә зыян салырга мөмкин. Профилактик чара максатында аны көненә нибары10 ггына һәм ашаганнан соң куллану кирәк. Умартачы эше рәхәт дисезме... ,

Комментарии