Җырлап эшләүнең сере – эшне яратуда

Җырлап эшләүнең сере – эшне яратуда

Ул һәр эшен җырлый-җырлый башкара. Белеме буенча эстрада артисты булса да, күңеленә ятышлы тагын бер шөгыль тапкан ул. Арчада яшәүче Зәлия Гайфуллина турында сүзем. Менә инде биш ел ул ярымфабрикатлар әзерләү белән шөгыльләнә.

– Эшемә «Тәмле Йорт» дигән исем бирдем. Хәзер бу исем белән аталучы кибетләр дә шактый, ләкин «Тәмле Йорт»ның даими клиентлары күбрәк, – дип башлады Зәлия сүзен. – 2016нчы елда ук үз эшемне башлау хыялы белән янып йөрдем. Гаилә бизнесын булдыру начар фикер түгел бит. Тик балам кечкенә булу сәбәпле, моның барысы да уй һәм хыялда гына калды. Әмма 2017нче елда Аллаһка тапшырып тәвәккәлләдем һәм беренче заказларымны кабул иттем.

Ярымфабрикат әзерләүчеләр – яңалык түгел. Эштән курыкмаган, аш-су әзерләргә яраткан һәркем дә үзен бу өлкәдә сынап карарга ашыга. Сынаучылар күп, әмма бу юлдан атлауны дәвам итүчеләр сирәк. Ә Зәлия бу эшенең тәмен белеп эшли. Өстәвенә, аны башка хуҗабикәләрдән аерып тора торган тагын бер сыйфат бар бит әле: ул чын мәгънәсендә җырлап эшли. Белгечлеге буенча эстрада артисты, Салават төркемендә укыган. Әмма мантый ясыйм дип кенә, сәхнәгә чыгудан баш тартмаган. Районда үткән бәйрәмнәр әле дә аннан башка үтми. Ял көннәрендә туй һәм никах мәҗлесләрендә дә чыгыш ясарга өлгерә. Ире Данис алып баручы ролен үтәсә, Зәлия – җырчы.

– Кечкенәдән үк ашханәдә кайнарга яратам. Әмма хатын-кызның урыны шушында гына дип әйтмәс идем. Аш-су бүлмәсендә генә кайнасак, тормышта бернинди яңалык булмас. Эш өчен стимул кирәк. Вакыт-вакыт театр, концерт кебек урыннарга барып кайту комачау итми. Кеше белән аралашу, дуслар белән күрешү һәм дөньяга чыгу мөһим. Хатын-кызның эше болай да күп, дөнья мәшәкатьләреннән арынып тору кирәк. Мин – җаваплы кеше. Тәртипне һәм чисталыкны да яратам. Шуңа күрә йорт җыештыруга да күп вакытымны сарыф итәм. Бөтен җанымны биреп җыештырам, өй ялтырап, чиста булып торырга тиеш. Бер чүп калганын, яисә балаларның пычратканнарын күрсәм, кәефем төшә инде минем, – дип көлә ул.

«Тәмле Йорт» Арча районында гына түгел, күрше-тирә районнарда да танылган. Казанда да даими сатып алучылары бар. Ярымфабрикатларның төре дә артканнан-арта бара. Оста инде бүген унга якын ризык әзерли: мантый, кәтлит, тефтель, сырник, самса, тулма (голубцы).

– Үзем генә эшлим. Балалар әле кечкенәрәк. Алар белән көне буе аш бүлмәсендә торып булмый, балага игътибар кирәк бит. Шуңа да балаларны әни караша. Ирем көндез эштә, кич белән мәҗлесләр алып барабыз. Бушрак чагымда заказлар ясыйм. Ирем көн саен ит алып кайта, көн дә продукция ташый – монысы шулай ук мөһим, чөнки берни чыгармый гына, берни кермәячәк, – ди хуҗабикә.

 Гайфуллиннар гаиләсе итне химия кушылмаган, экологик яктан чиста, «Хәләл» сертификаты булган ышанычлы җитештерүчеләрдән генә ала. Соңгы берничә елда сатып алучыларның күбесе өчен бу мөһим шартларның берсенә әверелгән.

– Ярымфабрикатлар арасында иң күп сорау – сырник белән мантыйга. Мин пилмән ясамыйм, чөнки үзем яратмыйм. Ә эшеңне яратып башкару мөһим дип уйлыйм. Аннан бигрәк, көндәшлек тә яхшы эшләүгә этәрә. Ул булмаса, максат булмас иде, – дигән фикердә Зәлия. – Мин әзерләгән ярымфабрикат фотоларын кулланып, башкалар да акча эшләмәкче була. Җир шарының төрле почмагында минем заказларның фото һәм текстларын кулланалар. Казахстан, Омск, Оренбург һәм башка өлкәләрдә яшәүчеләрнең социаль челтәрләрендә урнаштырган фото һәм язмаларын миңа гел җибәреп торалар. Бер яктан, минем эшләнмәләремне кулланалар, димәк, сыйфатлы итеп эшлим икән, дигән горурлык хисе дә туа, әмма, икенче яктан, бу дөрес түгел, дим.

Тумышы белән Балтачтан булган Зәлия – эштән куркып кала торганнардан түгел. Эшнең җиңеле булмаса да җаның теләгән һәм яратып башкарган эшең авырлык тудыра алмый.

– Көнемне үзем теләгәнчә бүләм. Сәгатьләп бүленеш юк. Ярты көнемне суыткыч җыештыруга сарыф итә алам. Күпме заказ әзерләгәнемне дә күптән санап барганым юк инде. Төрлечә, кайвакыт ярты көнем суыткыч җыештырып үтә. Көнгә күпме икәнен санаганым юк, чөнки заказлар күп. Көнгә 20-40 кило ярымфабрикат әзерләргә туры килгән чаклар да шактый. Җитешмәгән көннәрем дә бар, ул вакытта заказларны кабул итми торам. Юрганыңа карап аягыңны сузасың. Мин Арча, Балтач һәм якын-тирә районнар белән генә чикләнмим, Казан белән күбрәк эшлим. Клиентларым күп, шөкер.

Гайфуллиннар гаиләсе гаделлек яклы. Тормышта да, эштә дә – бөтен өлкәдә дә гадел булу мөһим, дип саный алар. Үзләре дә моңа таяна һәм шуңа күрә үз эшләренең рәхәтен күрә. Булдырам дигәнгә мөмкинлек бар, теләк кенә кирәк.

«Тәмле йорт» җимешләре

ЗӘЛИЯДӘН «УНИВЕРСАЛЬ» КАМЫР РЕЦЕПТЫ

– Бу камыр бөтен нәрсәгә дә бара. Өчпочмак, пирог пешергәндә дә шуны кулланам. Үзе йомшак, үзе гади.

1 стакан җылы су, 1 стакан җылы сөт, 2 йомырка, 1 чәй кашыгы тоз, 2 аш кашыгы шикәр комы, ярты стакан үсемлек мае, 20 грамм чүпрә кирәк була.

Йомшак камыр килеп чыгарлык итеп, он кушабыз, яхшылап басабыз һәм 1 сәгатькә җылы урында ял иттерәбез. Әзер!

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии