«Дүрт көндә 64 килограмм чәк-чәк пешердем»

«Дүрт көндә 64 килограмм чәк-чәк пешердем»

Һөнәре буенча хисапчы булса да, гомеренең бер көнендә дә хисапчы ролен башкармаган ул. Үзен аш-су өлкәсендә сынап карарга булган һәм... бер дә ялгышмаган. Пешекче, заказга тәмле ризыклар әзерләүче Лилия Сәгъдиева турында сүзем. Бүген ул күп кенә татарстанлыны үзенең камыр ризыкларыннан авыз иттерүе белән мактана ала. Әле бүген генә дә иртән заказга ике гөбәдия, бер зур бәлеш пешереп биргән. Төшке аштан соң, биш килограмм чәк-чәк өлгертергә дә җитешкән.

Лилия тумышы белән Чувашиянең Шыгырдан авылыннан. 1966нчы елдан бирле Казанда яши. Калада башта белем алса, соңрак кияүгә чыгып, шәһәрдә төпләнеп калган. Үз һөнәре буенча эшләмәсә дә, күңеленә ятышлы шөгыль табуына икеләтә сөенә ул.

– Тәүге тапкыр заказга бәлеш пешердем. Аннары татлы ризыклар да пешермисезме, дип сорый башладылар. Сораучы булгач, әзерләдем. «Татар халык ашлары» китабын күп тапкырлар укып чыкканмындыр, – ди Лилия көлеп.

Хәзер Лилиянең заказлары җитәрлек. «Көннән-көн күбәеп тә бара әле. Заказларны күбрәк «Инстаграм» социаль челтәре аша кабул итәм. Сарафан радиосы да яхшы эшли», – ди ул.

– Пешекче курсларын тәмамладым. Башта Танк училищесында эшләдем. Иремнең дә эше катлаулы булганлыктан, миңа бу хезмәт урыннан китәргә туры килде. Балалар карадым, өй эшләрен алып бардым. Кечкенә кызым нәфис гимнастика белән шөгыльләнә. Аны түгәрәкләргә, төрле ярышларга йөртәсе булгач, башка эшкә урнаша алмадым.

Лилия – тәмле ризык пешерүче генә түгел, яраткан хатын һәм өч бала әнисе дә. Ире белән алар ике кыз һәм бер малай үстергәннәр. Олы кызлары инде үз тормышын корырга да өлгергән. Аш-су пешерүгә сәләтне нәселдән килә, дип уйлый әңгәмәдәшем. Кызларына да үзе белгәннәрне өйрәтергә тырыша ул.

– Мин кечкенәдән үк пешерергә яраттым. Бәләкәй чакта ук төрле тәм-том рецептлары китабыннан карап, печенье һәм тортлар пешерә, дерелдәвекләр ясый идем. Бертуган апам мине токмач кисәргә өйрәтте. Ул кияүгә чыккач та күп итеп токмач кисеп сата идек, – ди Лилия.

Хатын-кызның урыны – аш-су бүлмәсендә. Күп кенә ир-атларның фикере бу. Ә менә Лилия бу сүзләр белән килешми. Хатын-кызның төп вазыйфасы – гаилә учагын сүндермәү. Моның өчен ашарга пешерү генә ярдәм итмәс. «Хатын-кыз ирен карарга да, балаларын тәрбияләргә дә, үзенә дә вакыт табарга тиеш. Һәм бу бурычларны үтәр өчен аш-су бүлмәсе белән генә чикләнеп булмый», – дип фикерли ул. Шуңа күрә буш вакытында фитнес залга йөрергә тырыша. «Син пешергән бәлешнең исеннән дә тазарасың», – дип шаярткан дусларының сүзләренә колак салып булса кирәк, үзен гел формада тотарга тырыша ул. Дөрес, күп чакта моңа вакыты калмый. Атнага өч тапкыр йөргән көннәрен төшләрендә генә күрә Лилия хәзер. Алай да фитнес тренер булу теләге белән дә янып яши, әмма ике эшкә бер Лилия генә өлгерә алмас шул.

– Аерым диета тотмыйм, әмма дөрес тукланырга тырышам. Спорт белән шөгыльләнү дә ошый, чөнки анда мин бөтен нәрсәне – тормыш мәшәкатен дә, заказларым турында да онытып торам. Күбрәк үзем һәм сәламәтлегем турында уйланам. Әмма... Чәк-чәк, бавырсак пешергәч, кабып карамыйча булмый. Гомумән, заказга әзерләгән һәр ризыкның тәмен тикшереп карарга тырышам, – ди әңгәмәдәшем көлеп.

Заказга әзерләгән һәр бәлеш, бавырсак, гөбәдия, пирог – барысы да үз баласыдай кадерле аңа. Һәр аш-су остасының да ризык пешергәндә әйтә торган сүзе, эшләргә тиешле йоласы бар. Лилиянеке – сөйләшмәү һәм музыка тыңлау. «Сөйләшсәм, нәрсәнедер онытырмын сыман тоела, – ди ул. – Ләкин һәрчак «Мәйдан» каналын кабызам. Музыка тыңлап эшләгәндә, барысы да җиңел. Кәеф тә күтәрелә, ризыклар да тәмле килеп чыга». Моңа да карамастан, кайчак бу йола гына булышып кала алмый икән. Әйтик, бер тапкыр ут бетү нәтиҗәсендә заказын күршесендә пешереп бетергән ул.

– Заказлар әз дип әйтә алмыйм, төрлечә була. 2020нче елда бавырсакка бик күп заказ кабул иттем. Никах, туй мәҗлесләренә сораталар. Ул чакта 65 килограмм бавырсак пешердем. Быел Яңа елга 64 килограмм чәк-чәк әзерләдем. Яңа ел белән котлап бүләккә бу татлы ризыкны да бирәләр икән. Дөрес, бер көн эчендә пешермәдем. 4-5 көндә заказларны үтәдем.

Яңа елга бәлешкә күп заказ алмыйм дигән Лилия быел бәйрәм алдыннан 17 бәлеш пешергән. «Бик сораган кешеләргә юк дип әйтә алмыйм», – ди ул. Әмма барысын да вакытында тапшырган: 31нче декабрь төнендә 22.30 сәгатьтә соңгы заказны өлгертеп җибәргән.

Бу елның 1нче маенда Лилиянең заказга камыр ризыклары пешерә башлаганына дүрт ел була. Димәк, әңгәмәдәшем дүрт ел буе үзе яраткан эшенең тәмен белеп, яраткан хезмәтен башкара. Моның өчен табыш кына алып калмый, заказ бирүчеләрдән ихлас «рәхмәт» сүзен дә ишетә. Ә пешекчегә тагын нәрсә кирәк?..

ЛИЛИЯДӘН ИҢ ТӘМЛЕ ЧӘК-ЧӘК РЕЦЕПТЫ

Камыр өчен: йомырка – 5 данә, шикәр комы – 50 грамм, он – якынча 400 грамм (йомшак камыр булырлык итеп алырга), чәй содасы – 1 грамм.

Сироп өчен: бал – 300 г, шикәр комы – 150 грамм, кыздыру өчен үсемлек мае яки сары май.

Сироп әзерләү: балга шикәр комы кушып, аерым савытта берөзлексез болгата-болгата кайнатабыз. Шырпыга бер тамчы бал алып, аннан агып төшкән бал суынгач сына торган булса, сироп әзер. Шулай ук болай итеп тә тикшерергә мөмкин: кайнап торган массаны бал кашыгы очына алып, салкын суга тамызабыз. Масса җәелеп китмичә шарга әйләнсә, бал әзер дигән сүз. Балны озак кайнатырга ярамый, чөнки көеп, каралып китеп, чәк-чәкнең тәмен бозуы бар.

Эш барышы: камырга дигән ингредиентларның барысын да кушып болгатабыз һәм токмач камырыннан йомшаграк итеп камыр басабыз. Өстенә каплап, 15–20 минут тотабыз.

Камырны кечкенә кисәкләргә бүлеп, һәрберсен токмачка караганда калынрак итеп җәябез. Җәймәләрдән 3–4 сантиметр киңлектәге тасмалар кисеп алып, эрерәк итеп турыйбыз. Кайнап торган сары майга (яки үсемлек маена) салып, саргылт төскә кергәнче кыздырабыз. Алар сынмаска, формасын югалтмаска тиеш. Аларга бал агызып, сак кына болгатабыз. Табынга чыгару өчен, чәк-чәккә төрле формалар бирергә була.

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии