- 26.12.2015
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2015, №51 (23 декабрь)
- Рубрика: Киңәшле эш таркалмас
Күпләр, Яңа елдан яңа тормыш башлана, дип әйтергә ярата. Ә шул яңа тормышка аяк атлаганда элекке чирләрең калмыймы, организмың да яңарып-яшәреп керәме соң – шунысына да игътибар итәргә онытмыйк.
Бавыр – организмда күп төрле функцияләр башкара торган әгъза. Шуларның иң мөһиме – каршылык функциясе. Үзе аша канны үткәргәндә бавыр токсиннарны һәм аксым алмашы өчен кирәкле матдәләрне алып кала, аларны эшкәртә, җиңел үзләштерелә торган зарарсыз катнашмаларга әйләндерә.
Бавыр азык эшкәртү өчен кирәкле сыекча – үт суы бүлеп чыгара. Шулай ук холестерин ясалуда катнаша, май алмашын контрольдә тота, гормональ фонны тәртиптә тотарга ярдәм итә. Шуңа өстәп, бавыр глюкоза – төп энергия чыганагы эшкәртеп чыгара һәм углеводлар алмашында катнаша.
Көннәрдән бер көнне шушы мөһим әгъзаның эшчәнлеге «аксый» башласа, ни буласын күз алдыгызга китерәсездер. Ә бавырга зыян китерә торган факторлар шактый:
– чамадан тыш алкоголь куллану;
– җиңел үзләштерелә торган углеводларга һәм хайван майларына бай ризыкларны еш һәм күп ашау;
– дару препаратларын күп куллану;
– аз хәрәкәтләнү;
– начар экологик мохит;
– ябыктыра торган диеталар белән мавыгу;
– бавырда ялкынсыну, ә кайбер очракта цирроз барлыкка китерә торган гепатит вируслары. В һәм С гепатитын кан биргәндә, маникюр ясатканда һәм җенси юл буенча эләктерергә мөмкин. А гепатиты организмга зарарланган ризык һәм су аша күчә, шулай ук авыру кеше белән аралашканда да эләктерү ихтимал.
Калган органнар чир эләктерүен бик ачык белдерә – авырта башлыйлар, ә бавыр бервакытта да диярлек авыртмый. Шуңа күрә аның тулысынча сәламәтме-түгелме икәнен чамалап кына була. Әйтик, тиз ару, йокы килү, укшыту, уң як кабырга өстендә авырлык сизү, еш кына эчнең күперүе кебек билгеләр сизелсә, кичекмәстән табибка күренергә кирәк – бу бавырның чаң сугуы булырга мөмкин.
Яше 50дән арткан, шикәр диабеты белән чирләгән (яисә нәселендә бу чир булган), симерә башлаган, озак вакыт дару препаратлары ярдәмендә дәваланган кешеләргә, йөккә узмас өчен дару кабул иткән яки авырга узган хатыннарга бавырын тикшертергә киңәш ителә. «Казан клиникасы» дәвалау-диагностика үзәгендә заманча технологияләр ярдәмендә диагностика үтәргә һәм чирне башлангыч чорында ук ачыкларга мөмкин.
Табибка күренүдән тыш, бавырны үзең дә сакларга кирәк. Анализлар органда ниндидер проблема барлыгын күрсәткән очракта, бу киңәшләргә колак салыгыз:
– туклану рационыгызга игътибар итегез. Май һәм углеводларны киметегез. Аларның нисбәте мондый булырга тиеш: 1 өлеш аксым, 1 өлеш май һәм 4 өлешкә якын углевод. Ә хәзер без гадәттә 1 өлеш аксым, 3 өлешкә якын май һәм 12-15 өлеш углевод кабул итәбез. Организм бу кадәр күләмдә углеводны эшкәртүгә ияләшмәгән. Шуңа күрә аларны чамасыз куллану бавырның симерүенә китерә;
– рационда шулай ук көнҗет (кунжут), җитен орлыгы, чикләвек, көнбагыш, балык һәм диңгез продуктлары да булсын;
– алкоголь кабул итүне киметү;
– күбрәк хәрәкәтләнергә. Аз хәрәкәтләнгән очракта, майлар бавыр күзәнәкләрендә туплана һәм нәтиҗәдә ул күзәнәкләр зарарлана. Бу май авыруы, цирроз һәм бавыр җитешсезлеге китереп чыгарырга мөмкин;
– бавыр эшчәнлеген яхшырта торган препаратлар (гепатопротектор) кабул итәргә. Алар күзәнәкләрнең зарарланган мембранасын торгызырга ярдәм итә. Куллану вакыты өч айдан ярты елга кадәр.
Диагностика һәм дәвалану ысуллары турында тулырак белешмәне «Казан клиникасы»на шалтыратып алырга мөмкин: (843) 2-101-106.
Реклама хокукында.

Комментарии