Варикоз җиңеп булмаслык чир түгел

Урта яшьтәге хатын-кызлардан еш кына: «Эх, рәхәтләнеп күлмәк киеп йөрер идем, тик аякларым матур түгел шул», – дигән сүзләр ишетергә туры килә. «Матур түгел» диюнең сәбәпчесе – аяктагы бүрткән, шешенгән, зәңгәрләнеп торган кан тамырлары. Тик варикоз атамасы белән таныш булган чирнең күзгә күренми торган җитди билгеләре дә булырга мөмкин әле.

Кан тамырларының варикозлы киңәюе дип, тамырларның диаметры зураю сәбәпле барлыкка килә торган хроник чирне атыйлар. Авыруның җитдилеген статистика мәгълүматлары да дәлилли: бүген дөньядагы халыкның 20-40 проценты варикоздан интегә. Чирне үз иркенә кую күп очракта начар тәмамлана: калган кан тамырлары да киңәю, шешенү, көзән җыеру, аяк тиресенең төсе үзгәрү, варикоз төеннәренең канавы күзәтелергә, хәтта трофик язва да барлыкка килергә мөмкин.

Нәселдәнлек, йөклелек, гормоннар балансының бозылуы, даими рәвештә авыр хезмәт белән шөгыльләнү, аз хәрәкәтләнү, тәмәке тарту, алкогольле эчемлекләр куллану, аяктагы җәрәхәтләр, артык авырлык, самолетта еш очу, кайнар климат, уңайсыз киемнән йөрү варикозны китереп чыгара торган сәбәпләр рәтенә керә. Авыру таралуның икенчел сәбәпләре дә бар. Мисал өчен, кан тамырлары тромбозы яки тумыштан булган авырулар шулай ук варикоз барлыкка килүнең башында тора ала.

Бу чирне кан тамырлары киңәюгә генә кайтарып калдырырга ярамый. Тора-бара аякта авырту барлыкка килә, ул үзен кичен аеруча сиздерә. Табаннарның шешенүе, балтыр тиресенең тыгызлануы һәм каралуы, аякны көзән җыеру – шулай ук варикоз билгеләре.

Бу билгеләрнең берсе генә булса да, табиб-флемологка мөрәҗәгать итү зарур. Бүген, традицион операцияләр белән беррәттән, кан тамырларындагы бушлыкны эндовазаль ысул белән юкка чыгару да (облитерация) танылып килә. Эндовазаль лазерлы коагуляция (облитерация) – сай һәм перфорант (сай кан тамырларын тирәннәре белән тоташтыручы) кан тамырларындагы кире кан йөрешен лазер нурланышы ярдәмендә үз хәленә кайтаруның заманча алымы. Исеменнән аңлашылганча, бу ысул белән дәваланганда пычак астына ятарга да, озак вакытка хастаханәгә керергә дә кирәкми.

Соңгы дистә елда лазерлы коагуляция ярдәмендә миллионлаган кеше дәваланган. Бүген аңа Русиядә дә ишекләр ачылды. Әлеге ысулның өстенлекләрен дөньяның әйдәп баручы белгечләре дә таный: ул гадәти операциягә караганда куркынычсызрак, кан тамырлары да тизрәк төзәлә. Процедурадан соң авыруның аягына махсус оек кидерелә. Ул кан сауган, кара янган урыннарны кире үз хәленә кайтарырга ярдәм итә. Әлеге компрессион трикотажны 1,5-2 ай дәвамында киеп йөрергә кирәк була. Лазерлы коагуляциядән соң берничә көн аэробика һәм гимнастика белән шөгыльләнмәскә, озак басып яки утырып торудан сакланырга, 1,5-2 ай дәвамында кайнар мунчага кермәскә киңәш ителә – башка чикләүләре юк.

Дәвалануны никадәр иртәрәк башласагыз, нәтиҗәсе дә шул кадәр яхшырак булыр. Ерак барасы түгел: «Казан клиникасы» дәвалау-диагностика үзәгенә мөрәҗәгать итсәгез, табиб-флеболог авыруның дәрәҗәсен ачыкларга да ярдәм итәр, профилактика буенча киңәшләр дә бирер. Клиникада эндовазаль лазерлы коагуляциянең автор ысулы кулланыла (2012128416 номерлы ачышка патент 05.07.2012 датасы белән бирелгән).

Изображение удалено.

Тулырак белешмәне «Казан клиникасы» үзәгендә табарга мөмкин. Тел. (843)518-44-44, 518-18-64.

Язма реклама хокукында бирелә.

Сөмбел СӘЙФИ әзерләде.

Комментарии