Урак өсте җитте: җиләкченең чиләге бушмы?

Урак өсте җитте: җиләкченең чиләге бушмы?

 

Тау битләре буш тормый хәзер. Июль ае җиттеме, җиләк җыючылар аны камап ала. Берсен-берсе уздырып, көлешә-көлешә, ярышып җиләк җыя алар. Быел уңыш мулдан. Нәкъ Тукайдагыча: «Урманында кып-кызыл кура җиләк тә җир җиләк, күз ачып йомганчы, һичшиксез, җыярсың бер чиләк». Шуны истә тотып, Татарстанның төрле районнарында яшәүчеләр бизнес та ачкан. Заказга җиләк җыялар. «Авито» игъланнар сайтында 5 литр җир җиләге өчен 1500 сум акча сорыйлар, бераз юмартраклары – 1000 сумга да риза. Җиләк сезонында баеп буламы? Шул сорауга җавап эзләдек.

Җиләк сезоны каен җиләгеннән башлана. Кайбер район халкы инде июнь азагында ук бу җимештән авыз итәргә өлгерде. Күпләре җыеп сатты да. Быел җиләк бәясе арзан түгел. Чөнки күп кенә районнарда табигать нигъмәте бик аз. Әтнә, Кукмара, Балтач, Сабада шулайрак, әмма урынын белгән кеше барыбер таба. Менә Балык Бистәсендә җиләк «бизнесын» булдырган Марат Мифтахов мул уңышка сөенеп туя алмый.

– Быел каен җиләге бик күп. Җыеп сатучылар да бихисап, әмма һәркемгә сатып алучы табыла. Җиләк җыю җайлы эш түгел бит. Анда корт, черкиләр дә тешли әле. Минем кул астында берничә хатын-кыз эшли, алар җиләк җыя, мин аларга хезмәт хакы түлим. Бер сәгатькә 1,5 литр каен җиләге җыярга мөмкин. Вакыт күп кирәк. Вакыттан бигрәк түземлек мөһим. Хатын-кызда бу сыйфат күбрәк, – ди көлеп Марат. – Быел бер литр каен җиләген 600 сумга сатабыз. Сатулаша алсаң, 500 сумга кадәр төшерергә дә мөмкин.

Кеше бер стакан каен җиләге ашаса, еллык витамин җыя, диләр. Әмма җиләк җыеп, бер җимештән дә авыз итмәгәннәр табыла. Казанда яшәүче Гөлинә Гафиятуллина – шундыйлардан. Җәй җитү белән ул иренең туган ягы – Мамадышка җиләк җыярга кайта. Быел каен җиләген күпләп җыйганнар.

– Җыя барабыз – сатыла бара, – ди ул көлеп. – Әле бер җиләк тә авызга кермәде. Килендәшем бер чиләк җыеп, кайнатма ясаган иде. Кыш җиткәч, шуннан авыз итәсе булыр. Җир җиләген бары үзебез өчен җыябыз, аннан кайнатма ясарга исәп.

Зәйдә яшәүче Миләүшә Хабибуллина быел районда иң беренчеләрдән булып җир җиләге сату белән шөгыльләнә башлаган. Башта 5 литр җиләкне 1200 сумнан сатса, хәзер бәясен 900 сумга төшергән. «Җыючылар күп, җиләге дә. Көндәшлек көчле», – ди ул.

– Былтыр җиләк булмаган урыннарда – быел җиләк күп. Ә былтыр җиләк күп булган урыннар – ял итә. Урынын таба белсәң, мул уңыш җыеп ала аласың, – дип уртаклашты Миләүшә. – Балачактан ук җиләк җыярга бик яратам. Соңгы бер-ике елда гына заказга җыя башладым. Аллаһка шөкер, соратып алучылар бар.

Миләүшә укытучы булып эшли, хәзер җәйге ялда. Анда да тик тормый. Бүгенгә кадәр ул 5 литрлы 27 чиләк җыеп сатарга өлгергән. Бу – якынча 25 мең сум дигән сүз. Ялны да файдалы итеп үткәрә белергә кирәк, дигән фикердә ул.

– Кеше ялкауланмады, җиләк җыючылар күп. Әмма җиләкле урыннарны белмиләр. Күпләрнең кояш кызуында йөрисе, моңа вакытларын сарыф итәселәре килми. Җыеп бирүче булганда, ник сатып алмаска ди? Биш литрлы бер чиләкне тутырыр өчен уртача сәгать ярым вакыт китә бит, – ди әңгәмәдәшем.

Миләүшә үзе җиләкне чистартып кышкылыкка туңдырып саклый. Аны иттарткыч аша өч тапкыр чыгарып, 1 килограммга 700 грамм исәбеннән шикәр комы белән бутап, савытларга тутырып, туңдыргычка куя. Кышын бу, әлбәттә, бик тәмле ризык һәм менә дигән витамин.

Бакча җиләге үстерүчеләр дә буш тормый хәзер. Иртәле-кичле бакчада кайнаша, аларда да урак өсте. Балтачтагы «Җиләк вакыты» («Время ягод») фермер хуҗалыгы үз эшчәнлеген 2014нче елда ук башлаган. Ул чакта бакча җиләгенең мәйданы нибары 1 гектар булган, бүген алар 5 гектар мәйданда җиләк үстерә.

 

Ренат Гафиуллин

 

Ренат Гафиуллин – хуҗалыктагы иң яшь хезмәткәр. Аңа нибары 21 яшь. Ә бу өлкәдә инде ул 14 яшеннән үк кайнаша. Әтисе Раиф беренче җиләк үсентеләре алып кайткач, ул җиләк җыя һәм аны тәрбияли башлый. Соңгы өч елда бу эшчәнлекне үзе генә алып барырга тырыша.

– Быел җиләк начар түгел. Узган ел белән чагыштырганда күпкә яхшырак. Гомумән алганда, җиләк уңышы дөрес тәрбия һәм туендыруга бәйле, – ди Ренат. – Беренчедән, яхшы һәм сыйфатлы утырту материалы – үсентеләр кирәк. Күпләр арзанлы һәм авырулы үсенте сатып ала һәм бакчадагы башка үсемлекләр дә бер кочак авыру эләктерә. Без Европадан кайтарылган утырту материалы белән эшлибез. Үсентеләрне танылган питомниклардан һәм селекционерлардан алабыз. Күп кенә фермерлар бездән сатып ала һәм уңай фикерләрен җиткерә. Икенчедән, дөрес туендыру планын төзү мөһим. Бу иң беренче чиратта туфрак үзенчәлекләрен исәпкә алып эшләнә. Өченчедән, үсемлекләрне саклауның дөрес схемасын булдыру зарур. Югыйсә корткыч яки гөмбә авырулары үсентеләрне юкка чыгарачак.

Бакча җиләген бакчадан җыеп алуы гына кызык. Чынлыкта мәшәкате җитәрлек. Су сипмичә, эшкәртмичә генә болай мул уңыш алуларына ышануы кыен. Җиләк тәрбияләгәнне ярата. «Җиләк бер урында 7 еллап үсә. 6-7 елдан соң урынын алыштырырга кирәк. Вагая башлый, аны гел күчереп торасы. Яңа урында беренче елны уңыш бирми, икенче елны гына әйбәт була», – дип сөйли яшь белгеч.

Гафиуллиннар хуҗалыгындагы җиләк сортларын санап бетерер өчен кулдагы бармаклар гына җитмәс. Арасында «Ароза», «Фурор», «Азия» дигәннәре дә бар. Һәр сортның үз үзенчәлеге, һәрберсенең үз тәме.

– Теләсә нинди эш читтән караганда җиңел. Сүз дә юк, бакча җиләгеннән күп акча эшләргә мөмкин. Әмма бу бик авыр хезмәт. Апрель башыннан октябрь ахырына кадәр эшлибез. Җиләк җыюны да иртәнге 4тән башлыйбыз. Сыйфатлы продукт булдыру өчен бик күп вакыт, көч һәм акча сарыф итәргә кирәк. Хәзер мондый проблема белән очрашабыз: күпләр арзанлы үсентеләрне сатып ала, аны карамый, димәк, сыйфатлы җиләк җыеп алмый. Моңа да карамастан, бу җимешләрне арзан бәядән сата. Күп кенә кулланучылар әлегә сыйфатлы һәм сыйфатсыз җиләк арасындагы аерманы тоярга өлгермәде, шуңа күрә сыйфатсызына да риза. Бәясе генә түбән булсын.

Хуҗалыктан бер килограмм бакча җиләген 590-640 сумга сатып алырга мөмкин. 20 килограммнан күбрәк алсаң, ташламалар каралган. Ренат сүзләренчә, алар сан артыннан түгел, ә сыйфат артыннан куу яклы. Моны аңлаганнар һәр ел саен бакча җиләген Гафиуллиннар хуҗалыгыннан соратып ала. Өстәвенә, алар үсентеләр сату белән дә шөгыльләнә әле. Аларын Санкт-Петербург, Якутия якларыннан да соратучылар бар икән.

Рамил МӨХЕТДИНОВ (Арча районы, Наласа авылы): «ЧЫК КИПКӘНЧЕ ҖЫЯРГА КИРӘК»

 

 

– Быел җиләк, Аллаһка шөкер, җитәрлек. Ул бит балык кебек... Тоту, ягъни җыю урынын фәкать үзең генә беләсең. Һәрхәлдә, шулай дип уйлыйсың...

Кичә кич җиләк җыябыз дип чыгып разведка ясап кердек... Бераз күренде... Кечкенә кызыбыз Әнисә безнең белән барды. Шунлыктан әллә ни җыеп булмады. Караңгы да төшә башлады. Иртән барырбыз дип уйлаштык.

Бүген 3:40та торып, чәйләр эчеп алдык та, кичәге урынга кузгалдык. «Җиләкне чык кипкәнче җыярга кирәк!» – дигән гыйбарәне ишеткән бар иде. Бүген мин моның дөреслегенә инандым. Дөрестән дә шулай икән. Кояш күтәрелгәнче, чык кипкәнче җиләк җәлт итеп җыелды: 3 сәгать дигәндә 5 литрлы чиләк, 2 майонез чиләге тулды бит. Җиләк бик эре... Җыярга рәхәт.

Җиләккә җәй саен барырга тырышабыз. Һәркемнеке кебек үзебезнең җыю урыннары бар. Менә быел тагын бер урын өстәлде.

Җиләкне шикәр комы салып блендер белән ваклап туңдырып куябыз. Витаминнары саклана, диләр бит.

Җиләк җыярга иренмим... Рәхәт эш бит ул. Табигатькә сокланып тәмен белеп җыйдык. Мин гомумән табигать яратам. Шуңа да җиләк җыю минем өчен күңелгә рәхәтлек һәм шифа гына бирә. Иң мөһиме – җиләкле урын булсын!

Хатыным Адилә дә җиләк җыярга бик ярата. Җиләкле урын тапкач, бер-беребезне чакырабыз. Бергәләп җыябыз. Корт карый торган битлек киеп җыярга бик уңайлы икән. Черки тешләми, безләп кенә йөриләр. Анысы да быелгы ачыш булды әле минем өчен.

Җиләк җыю – җәйнең иң тәмле гамәле ул. Бүгенге табышны социаль челтәргә кую язылучыларымны уятты. Берәм-берәм җиләкле урынны сорап шалтыратулар һәм язулар белән үтте көн. Барысына да бәйнә-бәйнә аңлаттым, әлбәттә:

– Быел ул урында шанс юк. Киләсе елга җыярсыз, – дидем.

Зөлфия һәм Җәвит ШАКИРОВЛАР (Татарстанның халык артистлары): «ҮЗ КУЛЫҢ БЕЛӘН ҖЫЙГАНГА ҖИТМИ»

 

 

– Җиләк җыю сезонын күптән башладык. Быел каен җиләге уңышы мул. Без шатлана-шатлана җыйдык, ул бит Аллаһ биргән җимеш. Бер кем су сибеп тормаса да, җиләк шул кадәр күп. Барыбызга да җитә, күңелебез киң булсын. Җиләк җыярга яратмаган кешеләргә шаккатам. Сатып алган җимеш үз кулларың белән җыйганга җитми бит. Җиләкне бик җентекләп, чиста итеп һәм тиз җыябыз.

– Кышлыкка ничек әзерлисез?

– Җиләкне изеп, аз гына шикәр салып, савытларга тутырып, суыткычка куябыз. Пироглар өчен, аны пакетларга салам. Кышкы салкын көннәрдә чәй белән эчәргә менә дигән була.

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

 

Кирәге чыгар

Белеп аша!

Җиләк-җимешне ач ашказанына ашамагыз.

Җиләк-җимеш белән иртәнге ашны башласаң яхшы булыр иде, дигән фикер килә. Тик бу хаталы фикер: алар организм тарафыннан бик тиз үзләштерелә, шуңа күрә тиз ачыгасың.

Моннан тыш, җиләкләрдә күп санлы җиләк-җимеш кислоталары бар, алар лайлалы авызны, ашказанын ярсыта ала. Ашкайнату органнарының сизгерлеге югары булган кешеләргә җиләкләрне йогурт яки каймак белән бергә ашау яхшырак. Ә ач ашказанына бөтенләй берне дә капмаска кирәк.

Ә җиләкләрне кулланганнан соң тешләрне чистартырга яки эмальгә зыян килмәсен өчен авыз куышлыгын су белән чайкарга кирәк.

 

Комментарии