«Яшел суган сатып та акча эшләп була»

«Яшел суган сатып та акча эшләп була»

Безгә иң еш шалтыратып торган укучыларыбызның берсе ул Минзәлә районның Хуҗәмәт авылында яшәүче Мәүлидә апа Гайсина. Эчтәлекле фикерләрен, авыл тормышыннан яңалыкларын атна саен көтеп алабыз. Узган атнада шалтыратуында «Җиләктән кайткан арада гына хәбәргә чыгуым», – дип сүз башлады. Мәүлидә апаның ел әйләнәсе Чаллыдагы бер йорт янындагы кечкенә базарда үз хуҗалыгында җитештергән әйберләр белән сату итүен, күп итеп кәҗәләр асравын редакциябезгә шалтыратып җиткергән фикерләре аша чамалый идем инде. Авыл кешесенә шәһәрдә сату итү җиңелме, шул хакта сөйләштек.

…67 яшендә булса да, Мәүлидә апа бер дә тик тормый. Аның көне иртәнге сәгать дүрттә башлана, төнге уникеләргә кадәр бара. «Эш кенә димәгән, кич белән яраткан сериалларымны карарга да кирәк бит әле, шуңа соң ятам», – ди. Ял итәргә кайчан җитешә икән, дип уйлап куйдым: хуҗалыгында күп итеп тавыклар, үрдәк-каз үстерә, кәҗә сөтеннән ризыклар ясап куя, әле урманга барып җиләк-мәтрүшкәсен җыярга да вакыт таба.

– Шәһәргә барып сату итүем хәерчелектән яки акча җитмәгәннән түгел – өйдә тик утырасы килми. Пенсиядә булсак та, авыл җирендә яшәгәч, тавык та асрамасаң, ни була инде ул… Кәҗәсе түгел, мәзәге дигәндәй, Чаллыга барып бер бәйләм яшел суган гына сатсам да күңелләр күтәрелә. Бу үзенчә бер кеше арасына чыгып, дөнья күреп кайту да минем өчен. Миңа кайберәүләр көлеп әйтә инде: «Сатарга әйберең калмаса, карлыган яфракларын булса да җыеп чыгарсың син», – дип. Бер таныш ханым бар иде, шәһәргә баргач, алъяпкыч-яулыкларын бәйләп, эремчекләрен аш чүмече белән чиләктән алып сата иде. Мин шуны үрнәк итеп күңелгә язып куйдым. Үзем дә шулай итәм.

Нәрсәләр сатасыз соң Мәүлидә апа?

– Базарга ел әйләнәсе йөрим. Берсе артыннан берсе туры килеп кенә тора. Көзлектә-язлыкта бәрәңге, җәй башларында бройлер тавыклары. Үрдәк белән казны язга кадәр сатып була. Кәҗәләрем күп булгач, аларның сөтен алып барам. Әгәр сөтләре күбрәк җыелса, күршеләргә кереп, сыер сөте сатып алам да, шуны кушып, аертам. Кәҗә сөтен үзен генә аертуы авыр, куе булып чыга ул. Аннан соң эремчеген дә, сырын да ясарга мөмкин. Кәҗә сөтенең файдалы икәнен белгәч, продукциясен бик яратып алалар. Аның эремчекләре дә бик йомшак була. Тавык күп үстерәм – 100дән артык бройлер чебие саттым инде быел. Бүтәкәләрен, тәпиләрен 50-100 сумга аерым сатып җибәрәм. Кеше 150 сумга сата шуларны, ә мин алай бәяне кыйммәт куймыйм. Үзем белән алып килгән әйбернең кире әйләнеп кайтканы юк шуңа да. Язлыкта бер бәйләмен 30 сумнан яшел суган белән укроп саттым. Көнгә шул яшеллекләрдән генә дә 700 сум керә иде. Суган кыягы сатып та акча эшләп була икән, иренмәсәң. Хәзер менә җиләк хутка китте. Мин яшел килеш җыймыйм да җиләкне, яратмыйм да. Әле хәзер генә тәмле һәм хуш исле булып җитеште ул җир җиләге. Ә Чаллыда аны кеше бөредә чакта ук сата башлады. Җир җиләген биш литрлы чиләкне чүмәкәй иттереп тутырып, 500 сумга сатабыз. Кеше 650-700әр сумга да сата. «Аның кадәр үк акчам юк», – дип торсалар, 400 сумга да биреп җибәрәм. Минәйтәм, бу бит Аллаһы Тәгалә биргән нигъмәт, үзебез су сибеп, чүбен утап, интегеп үстергән әйбер түгел. 5 литрлы чиләкне тутыру өчен минем үземә ике сәгать вакыт җитә. Бер җиргә утырып, үрмәләп җыясың да җыясың… Иртәнге җиденче яртыда ук китәм дә, 11ләргә кайтып та җитәм болыннан. Менә шушы нигъмәтләр белән сату итәм. Авырмы, дигән сорау туса – юк, дим. Кайвакыт өчәр мең сумлык сату итеп кайтасың. Без эшне авырлыгы белән түгел, әнә шул кереме белән исәплибез бит…

Көндәшлек зурмы соң, Мәүлидә апа? Башка авыллардан да килеп сату итәләрдер бит?

– Зур. Авыллардан гына түгел, базар янында яшәгән 80-90 яшьлек карчыклар чыгып утыра. Безне – авыл кешеләрен бигрәк сөймиләр инде. Урын өчен сугышырга да әзерләр. Үзләре сату иткән җирне тамгалап куялар – мәсәлән, әрҗә белән. Ялгыш килеп кара, алып килгән йомыркаларыңны да бәреп ватарга күп сорамыйлар. Тик мин азу ярганнары белән дә дуслашып беттем инде хәзер. Сатучы шәһәр әбиләре усал. Кузьмовна дип йөртәбез – туксан яшьләр тирәсенә җиткән, бөкрәеп беткән берсе бар. Шулай булса да, кыска туникалар киеп йөри, бик егәрле. 10 сутый бакчасы бар, шунда үскән әйберләрне сата. Әле соңгы баруымда 3 чиләк виктория алып чыккан иде. «Моннан кергән акчаның бер тиенен дә бирмим оныкларга, фәлән җиремне тотсыннар», – дип, сүгенеп сөйләшә. «Бу җиләкләр сатылып бетмәсә дә, аптырамыйм, соңыннан көмешкә куам мин аннан», – ди. Авылдан килгән сатучыларның шул ягы бар – безнең өс-башыбыз чиста, мөселман булуыбызны белсеннәр дип, ак яулыклар бәйләп, матур итеп барабыз. Кеше бит башта кыяфәтеңә карый, аннан соң гына товарыңа. Шуңа да тиз сатылып бетәдер авыл кешесенеке. Ә аларның өс-башларына бик исләре китми, кайвакыт җиләккә буялып беткән күлмәктән дә чыгалар. Көндәшлек кенә түгел, көнләшү дә сизелә базарда. Акча санаганыңны карап торалар. «Көнләшмәсеннәр, бу акча хәрәмнән кермәгән, сатуыма зыян килмәсен», – дип, акча белән эш иткәндә арт белән басам. Алай да күпме йомырка, сөт сатканыңны санап утыралар… Коронавирус белән бәйле үзизоляция чорында да туктап тормадык, сатарга чыга идем. Ул вакытта алучылар аеруча күп була иде. Хәзер дә зарланмыйбыз, булганы җитә, Аллага Шөкер, – ди әңгәмәдәшем.

Чаллыга барган вакытларында яраткан кәҗәләренә күчтәнәч итеп, Чаллы ипие алып кайта икән Мәүлидә апа. Хәзер бит шәһәр җирендә пекарнялар күп – искерә башлаган ипиләрне җүн бәядән генә сатып җибәрәләр. Аларны кайткач духовка мичендә яхшылап киптерә, өстенә тоз сибеп, кәҗәләрен сыйлый. Йомшак ипигә караганда, шушы сохариларны кытырдатып кимерергә яраталар, дип аңлата.

Шунысы да бар, Мәүлидә апа Чаллыга «абый, утырт әле» белән йөри. Иртүк чыгып китә. Хуҗәмәт белән Чаллы арасы әллә ни ерак булмаса да, юл газабы дигән әйбер бар. Элеккеге заман тәрбиясе алганнарның тырышлыгын күрсәтә инде бу. Элек кеше юкны да бар итеп яшәгән. Хәзерге буын гына әзергә-бәзер яшәргә күнегеп килә. Менә кемнәрдән үрнәк алырга кирәк безгә…

Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии