Отышлы ипотека 30нчы апрельдә төгәлләнә

Отышлы ипотека 30нчы апрельдә төгәлләнә

Торак алырга ниятләп йөрүчеләр өчен файдалы хәбәр: дәүләт банкларның ипотека бирүен 2016нчы ел ахырына кадәр субсидияләячәк. Бу исә банклар ипотека процентларын күтәрми торачак, ә төзүче компанияләр халыкка отышлы программалар тәкъдим итәчәк дигән сүз. Бүген шул программалар турында сөйләмәкчебез.

Өлешләп төзү базарында торакны тиешле вакытына өлгертмәү очраклары булып тора. Шуңа күрә фатир алырга уйлаганда ышанычлы, үзен яхшы яктан күрсәткән төзү компанияләренә генә мөрәҗәгать итәргә кирәк. «МЕРСИН-КОНСАЛТИНГ» ҖЧҖ әнә шундый ышанычлы оешмаларның берсе – «Унистрой» белән хезмәттәшлек итә. Алар клиентка барлык торак комплекслар буенча тиешле мәгълүматны бирә, үзләре үк йортларны күрсәтеп тә йөри.

Ә «Унистрой» компаниясе торак базары белән кызыксынып торучыларга яхшы таныш. Югары сыйфатлы материаллардан төзелгән Европа дәрәҗәсендәге йортлар, һәрвакыт клиентлар мәнфәгатен кайгыртып эш итү, кредит бирүнең отышлы шартлары – болар барысы да «Унистрой» хакында. Компания торак йорт кына төзеп калмый, аның янында парк, балалар бакчасы һәм мәктәп булдыруны да үз җаваплылыгына ала.

«Унистрой» тәкъдим иткән торак комплексларында фатир сайлау мөмкинлеге дә зур. «ART City» комплексында (Н.Ершов урамы) бәяләр 2,4 млн сумнан, «Журавли» (Даурия урамы) – 2,2 млн., «Весна» (Мамадыш тракты) – 2,1 млн., «Царево Village» (Казаннан 10 минут ераклыкта) комплексында 1,4 млн сумнан башлана. ОТЫШЛЫ 7,95 ПРОЦЕНТЛЫ ИПОТЕКА 2016НЧЫ ЕЛНЫҢ 30НЧЫ АПРЕЛЕНӘ КАДӘР ГЕНӘ ГАМӘЛДӘ булачак!Әлеге программаның шартлары бик гади һәм уңайлы: беренчел кертем фатир бәясенең 20 проценты, аннан 30 елга кадәр кредит алырга була. Беренчел кертемсез дә мөмкин: 3 елдан 20 елга кадәр 14,59 процентлы ипотеканы рәсмиләштерергә була. Моның өчен бары тик 30нчы апрельгә кадәр гариза биреп өлгерергә кирәк.

Гомумән, торак хакын процентсыз өлешләп кичектереп түләргә (рассрочка) була. «Унистрой» компаниясе 215нче «Торак туплам кооперативлары турында»гы Федераль закон нигезендә, 10 елга өлешләп түләү тәкъдим итә. «МЕРСИН-КОНСАЛТИНГ» ҖЧҖ директоры Фәрит Садыйков белдергәнчә, болай сатып алуның өстенлекләре күбрәк тә әле. Түләү ун елга өлешләп бүленә, процентлар алынмый, поручительләр кирәкми, фатир алганда чыгымнар азрак була, кредит тарихының булу-булмавы мөһим түгел, ана капиталы һәм башка дәүләт субсидияләреннән файдаланырга мөмкинлек бирелә.

Өлешләп түләү шарты белән фатир алу өчен оешмага гариза тапшырып, Торак туплам кооперативына әгъза булып керергә кирәк. Аннары ай саен килешенгән сумманы түләп барасың. Торак хакының 50 проценты күләмендә түләнгәч, фатирны сайлыйсың һәм анда күчеп, яши дә башлыйсың. Кооператив синең өчен ул торакны сатып алып куйган була инде чөнки. Калган сумманы үз вакытына түләп бетерәсең. Аннары түләп бетерүең турында белешмә алырга һәм Росреестр идарәсендә милек хокукын теркәргә генә кала.

Бүгенге икътисади вәзгыятькә яраклашып, җыелган акчасын күчемсез милек алуга тотучыларны җиңүче дип әйтергә була. Ә «якты киләчәк» көтеп утыручыларның ярык тагарак янында калуы да ихтимал.

Тулырак мәгълүматны (843) 253-15-85, 89655883896, 89655917430 номерларына шалтыратып белешә аласыз. Оешманың адресы: Казан шәһәре, Волков урамы, 84. (Реклама хокукында.)

Комментарии