ТӨШЕРТМӘГЕЗ, ТАБЫГЫЗ!

Берничә танышым 340 мең сум ана капиталына кызыгып, өченче баласын тапты. Ләкин халык саны турында иң нык кайгыручы алар түгел, ә Владимир Жириновский! Башта ул аптекалардагы бар саклану чараларын бетереп, абортны тыярга тәкъдим итте. Инде хәзер беренче баласын табучы хатынга 100 мең сум бирергә кирәк, ди. Бу очракта бала төшертергә ниятләүчеләрнең яртысы кире уйлаячак икән.

Жириновскийның тагын бер искиткеч идеясе бар – ясалма аталандыру өчен мәни (сперма) милли банкы оештыру. Аннары, икенче хатын алуны рөхсәт итү, ялгызларны таныштыру өчен махсус ял йортлары булдыру, Гаити утравындагы җир тетрәүдән йортсыз-җирсез калганнарны Русиягә китерү… Соңгысын ишеткән апам: “Үзебезнең сукбайлар беткән алайса, гаитяннар мондый салкынга чыдамас”, – дип куйды көлемсерәп. Ә демографик кризиска килгәндә, соңгы елларда хәлләр ул кадәр үк мөшкел түгел икән. Әлбәттә, балага узган саен табарга атлыгып тормыйлар торуын. “Аны үстерәсе, кеше итәсе бар. Хәерче арттырып ни файда?!” – дигән фикерне еш ишетергә туры килә. Яшьләр, гадәттә, торырга урын булмауга сылтап, икенче яки өченчене алып кайтмый. Монда да хаклык бар, тик бу гына Русиядәге абортлар санын акламый. Уйлап карагыз: бөтен балага узучыларның 60%ы аборт ясый икән. 10 баланың 4се генә дөньяга туа дигән сүз бит бу. Бала төшерүчеләрнең күбесе 20-34 яшьтәге хатын-кызлар. Табиблар әйтүенчә, 20-25 яшьлекләр контрацептив дару эчүне кулай күрә, ә олыраклар бу ысулга шикләнеп карый. Аның каравы, абортны ешрак ясаталар. Хәтта үз танышларым арасында да 20шәр тапкыр бала төшерткән ханымнар бар. Искитмәле хәл бит бу!

– Гаиләмне саклап калу өчен шулай эшләдем. Иремне бик яратам, презерватив кулланмый. Аңа рәхәт булсын өчен 25 ел эчендә 21 аборт ясаттым. Барыбер кадерне белми, бүген дә сөяркәсе булуын беләм, – дип елый-елый сөйләгән иде иптәш кызымның әнисе, ире атна буе өенә кайтмаганнан соң.

Аскы катта яшәүче 30 яшьлек Сиринә дә серле йомгагын чиште:

– Беренче баланы тапкач, өч ел балага узмадым. Өч ай элек йөкле икәнемне белгәч, ике дә уйламыйча абортка киттем. Ирем бер дигән, тик әлегә үз фатирыбыз юк, чүп өстенә чүмәлә дигәндәй… Өлгерермен әле. Әйтәсе килгән сүзем шул: үз сәламәтлеген үзе кайгыртырга тиеш, таякның юан башы барыбер безгә төшә. Бала төшертү – бер дә рәхәт эш түгел.

– Күбесе абортны зыянлы операция буларак түгел, баладан котылу дип кенә кабул итә шул…

– Әйе, җитди караш булмау, бәлки, тәрбиядән дә киләдер. Әниләр белән ул хакта сөйләшкәнне хәтерләмим, оятсыз тема, имеш. Алар сөйләгәнне барыбер колакка киртләп куясың бит югыйсә. Мәктәптә су басу, җир тетрәү вакытында үзеңне ничек тотарга икәнен аңлаталар, ә гап-гади саклану чараларын – юк. Кызым үсеп җиткәч, Алла боерса, ул яктан мәгълүмат бирергә исәп.

Сиринә белән килешеп, Американы үрнәк итеп китерергә мөмкин. Анда контрацептивлар турында уку йортларында аңлаталар һәм бу нормаль күренеш дип кабул ителә. Хәтта кайбер мәктәпләрдә егетләр белән йокламаган кызга көн саен бер доллар бирелеп бара. Ул-бу булса, кызлыгың белән беррәттән акчадан да колак кагасың. Абортлар проблемасына килгәндә, алар саны буенча дөньяда икенче урында. Кеше башына исәпләгәндә, беренчелек Румыниядә. Әлбәттә, хәлләр совет чорындагы кебек чәчне үрә торгызырлык түгел. Чөнки тарихындагы рекорд 1964 елга туры килә. Шул елны гына безнең илдә 5,6 миллион кеше бала төшерткән! Чагыштыру өчен әйтәм: бу якынча ярты Мәскәү дигән сүз, анда бүген 10 миллион ярым кеше яши.

Абортның 90 еллык тарихы

Димәк, абортны бүгенге көн афәте дип кенә карап булмый. Русиядә ул Көнбатыш илләреннән 40-50 елга иртәрәк, 1920дә үк рөхсәт ителгән. Бала төшертүчеләр саны зур тизлектә үскән. 1924 елда 100 бала табучыга 27 аборт туры килсә, 1927дә 86%ка(!) җиткән. Ләкин аны рәсмиләштерү хатын-кызның әлеге очраклардагы үлемен киметә. Ә 1936 елда аборт яңадан тыела һәм бала табучылар саны кискен арта. Медальнең икенче ягы – идән асты ысулы белән эшләнгәндә булган коточкыч вакыйгалар. Мәсәлән, күп кан югалтудан үлү, үз-үзенә аборт ясау, бөтенләй белемсез кешеләрнең бу эшкә алынуы, балаларның тугач та буып яки суга батырылып үтерелүе… Әле әбиемнең дә авылларында унар бала төшерткән замандашлары турында сөйләгәне хәтердә. Ул вакытта, әйткәнемчә, хәзерге супер-пупер клиникалар урынына белемсез-нисез әбиләр кулына ышанганнар. Нәтиҗәдә, я үлгән, я калган… 1940 елда Русия шәһәрләрендә 2000гә якын хатын-кыз шул рәвешле теге дөньяга киткән. Ә авылларда тагын күпмедер – билгесез, бернинди статистика да алып барылмаган. 1955 елдан бала төшертү тыелмый башлаган. Хәзер, гомумән алганда, абортлар саны кимүгә таба бара. 1970 елда 15-49 яшьлек 1000 хатынның 136сы бала төшертсә, 2005тә бу сан 40ка кадәр төшкән. Тарихтан күренгәнчә, абортларны тыю да юньлегә илтми. Рәсми булмаса, криминаль юл белән әллә нинди начар шартларда да төшертәчәкләр. Шулай да Әфганстан, Мисыр, Гыйрак, Иран, Ирландия, Колумбия, Ливан, Сальвадор, Чили һәм тагын берничә илдә бүген дә аборт тулысынча тыелган. Бу дәүләтләрдә бала төшертү кеше үтерүгә тиңләнеп, коточкыч җинаять санала. Кайбер илләрдә ул медицина һәм социаль-икътисадый сәбәпләр, җитди сылтаулар булса гына рөхсәт ителә. Ә менә Австралия, Австрия, Германия, Греция, АКШ, Тунис, Төркия, Франция һәм башка либераль төркемгә караган дәүләтләрдә хатын-кыз ана булу-булмавын үзе хәл итә. Кыскасы, хәзер 194 илнең 55ендә генә аборт ясату тулысынча ирекле. Тагын бер факт: дөньяда ике секунд саен бер аборт ясалып тора!

Ник төшертмәскә?

Табиблар әйтүенчә, Русия хатын-кызларының төп проблемасы – җенси яктан белемсезлеге. Контрацепция әлегә Көнбатыштагы кебек киң кулланыш тапмаган. Абортны даими рәвештә дару эчүдән өстенрәк күрүчеләр бар икән. “Бу – зур ялгыш!” – дип чаң сугарга куша белгечләр.

– Аның сәламәтлеккә зыяны еллар үткәч тә килеп чыга, төшерттең дә вәссәлам түгел. Мәсәлән, бүген һәр унынчы абортны 18 яше дә тулмаган кызлар ясый. Ә бала табу яшендәге 38 миллион хатынның 6 миллионы бала тудыруга сәләтсез. Һәм моның төп сәбәбе, әлбәттә, аборт! – ди Акушерлык һәм гинекология фәнни үзәге җитәкчесе Владимир Кулаков.

Әйе, юкка гына Гиппократ б.э.к V гасырда ук аборт ясамаска кушмагандыр. Аның нәтиҗәсендә организмга янаган куркынычны, җанөшеткеч диагнозларны, бала төшү очракларын һәм гарип булып туганнарны санап утырмыйм. Бер кызның язмышы гына гыйбрәт булсын. Гөлия исемле танышым чакта ук ике ел бер егет белән йөрде. Пар күгәрченнәрнең мөнәсәбәте кызның аборт ясавы белән төгәлләнде. Укып бетергәч, икенче егеткә кияүгә чыкты Гөлия. Беркөнне күптән күрешмәгән танышым белән очрашып, иркенләп кафеда утырдык. “Бәләкәч алып кайтырга җыенмыйсызмы? Бөтен җирегез җитеш бит”, – дип елмаеп соравыма әңгәмәдәшемнең күзләре яшьләнде.

– Беләсеңме, Лилия, балага уза алмыйм бит. Тикшеренгәч, табиблар бертавыштан: “Аборт нәтиҗәсе”, – диде. Ирем моңарчы бала төшертүемне белми иде, өйдә кара тавыш чыкты. Хәзер аралар менә-менә өзеләм дип тора, нишләргә дә белмим. Инде бармаган әбиләр, алмаган дәвалану курслары калмады. Һаман могҗизага ышанып яшим. Урамдагы авырлы хатыннардан да матуррак кеше юк сыман тоела, бәби сөясе килә, – диде Гөлия.

– Нигә студент чакта теге егетеңә кияүгә чыкмадың соң?

– Үзем өчен яшисе, карьера ясыйсы килде. Икебез дә студент, әти-әни җилкәсендә ятарга оят, дидек. Егетем абортны үзе тәкъдим итте, шуннан соң аралар да суынды инде. Ул вакытларны искә алгач та, эсселе-суыклы булып китә. Хәзер хатын-кыз бәхете гаиләдә икәнен аңлыйм да бит, артка юл юк. Шул вакытта кияүгә чыксам, фатирны соңрак алыр идек, машинам булмас иде. Ләкин бәхетлерәк булыр идем, мөгаен, бәхетлерәк…

– Ә бала төшертү процессы нинди?

– Андагы табибларның дорфалыгын күрсәң! Дөньяның иң пычрак фахишәсенә карыйлармыни, теләсә нәрсә әйтәләр. Баштан анализлар бирдем, аннары операция… Наркоз астында булгач, берни сизмәдем. 15-20 минут барганын гына әйтә алам.

Хезмәттәшемнең иптәш кызы Айсылу сөйләгәннәрдән:

– Минем инде өч балам булыр иде… Сәламәтлеккә зыян булуы – бер нәрсә, анысын белеп тә бетермибез. Ләкин әле психологик ягы да бар бит. Кайчандыр аборт ясатучыларның күбесе: “Менә шул вакытта шулай эшләмәгән булсам, хәзер фәлән яшьтәге балам булыр иде”, – дип сөйли. Унар ел үткәч, үкенүчеләр очрый, шаккатмалы! Үземнең төшемә зәңгәр күзле кыз бала кереп: “Әни, синең яныңда буласым килә”, – дип елый. Үкенмәгән көнем юк. Кыскасы, бала төшертү – хатын-кыз өчен зур, онытылмаслык стресс. Моны үз башыннан кичергәннәр генә аңлый. Ә беренче баланы ике дә уйламыйча табарга киңәш итәм.

Бала – тормыш чәчәге

Мисаллар да, саннар да уйландырырлык. Аборт һәм бала табудан соң хатын-кызның үлеме буенча Русия – дөнья лидеры. “Цивилизацияле” илдә яшибез дә инде, әйеме?! Ә түләүле клиникаларда “куркынычсыз, һәр клиентка индивидуаль караш, фәлән-төгән” ише реклама күрсәгез дә белеп торыгыз: бала төшертүнең бөтен төре дә бик зыянлы. Ләкин бүтән чара калмаса, табиблар “медикаментозный”, ягъни операциясез, дару ярдәмендәге ысулны киңәш итә. Ул кыйммәтрәк. Шуңа күрә, беренче тапкыр балага узучыларга аны бушлай ясау турында да сүз бара бүген.

Абортка барганчы, психологлар берничә сорауга җавап бирергә куша.

1. Бала төшерткәч, авырлыкларыгыз юкка чыгачагына тәгаен ышанасызмы?

2. Гинеколог булсагыз, үзегезгә аборт ясатыр идегезме?

3. Нинди срокта булса да, бала төшертү ул кеше үтерү икәнен беләсезме?

4. Аборт ясатып кайткан ана кеше баласын юк-бар өчен җәзаларга хаклымы?

5. Балагыз песи баласын суда батырып үтерсә, аны моның өчен ачуланачаксызмы?

6. Үлгәч, сез балагызның җаны белән очрашуга әзерме?

7. Әгәр балагыз бик тәртипле, акыллы булачагын, бары шатлыклар гына китерәчәген белсәгез, бу адымга барыр идегезме?

8. Судта җинаятьче: “Акча җитмәү, фатир кечкенә булу аркасында кеше үтердем”, – дисә, әлеге сәбәп белән аны акларга мөмкинме?

9. Абортлар турында фикерегез үзгәрдеме?

Аннары, һәр хатын-кызга www.noabort.nethttp://www.noabort.net/ сайтына кереп, чынбарлыкта булган вакыйгалар белән танышырга, фикер алышырга киңәш итәм. Бигрәк тә мондый авырлыклар белән очрашкан, икеләнеп калган очракта. Ә бу проблема сезгә кирәкме, юкмы икәнен үзегез уйлагыз. Чөнки шул кабинетта хатын-кызның исәнлеге дә, чәчәкле киләчәге дә калырга мөмкин. Әйе, чәчәкле… Балалар – тормыш чәчәге бит. Аның өчен егет тә, ир дә, табиблар да җавап бирмәс, бөтен авырлыгы бер нәфис җилкәгә төшәр. Дини яктан карасак та, бала төшертү – олы гөнаһ. Коръәндә дә: “Һәр бала үз ризыгы белән туа”, – дигән сүзләр бар. Алар хаклыгын кеше еллар үткәч, чәченә чал кергәч аңлыйдыр. Уйлап бетермичә, ялгыш адым ясамасак иде…

Лилия ЗАҺИДУЛЛИНА

Комментарии