Түземнәр генә теләгенә ирешә

Әтнәнең Күшәр авылы егете Мөнир Шакиров турында күп тапкыр ишетеп белсәм дә, аның белән үткән атнада гына таныштым. Мөнир – “Иделем акчарлагы” фестиваленең актив катнашучысы, шигырьләр, хикәяләр, төрле рухтагы мәкаләләр язучы гаярь, оста егет. Әгәр башкалар кебек йөгереп тә йөрсәме!…

Кызганыч, өч яшьтән аягы сына башлаган Мөниргә язмыш катлаулы сынаулар әзерли, күпсанлы операцияләр дә, бер дару да булышмый аңа. Ул 22 ел дәвамында коляскада йөри. Шулай да төшенкелеккә бирелми, киләчәккә якты өметләр баглый. Инвалидларга күп кыенлыклар белән очрашырга туры килә. Мөнирне дә адым саен проблема сагалап тора. Илебездә инвалидларга игътибар зур дип мактанып булмый шул.

АЯК ЮКТАН ГЫНА СЫНА

Мөниргә 27 яшь. Ул Күшәрдә 37 кв. метрлы гади генә агач өйдә әнисе һәм бертуган абыйсы янәшәсендә көн күрә. Әтисен хәтерләми дә. Кызганыч, ул Мөниргә 3 яшь чакта ук якты дөнья белән хушлашкан.

3 яшь тулганчы Мөнир дә, башка балалар кебек үк, урамда рәхәтләнеп уйный, велосипедтан төшми. Ә 3 яшьтән соң аягы юк сәбәптән дә чыга, сына башлый. Ватык урындыктан егылса да, баскычтан төшкәндә дә сынып китә. 89нчы ел ахырында ул РКБда да 7 ай буе ята, 8 операция кичерә. Әмма файдасы гына булмый. Табиб операция ясаганда кулланган тимерләрне Мөнир аягыннан алганда да сөяк шарт итеп сына. Мәскәүдән тикшерергә кайткан табиблар да дәвалап булмаячагын әйтә.

Хыялдагы югары уку йортына, балачактан теләгән эшкә урнашуга шунда ук киртә куела. I группа инвалид Мөнир, бик теләсә дә, эшкә урнаша алмый.

– Коляскада утырам дип, тик ятмыйм. Баш һәм кул эшли бит. Иҗат белән мавыккач, “Журналистика факультетына керәсең килмиме?” – дип сораучылар да күп. Үзлегемнән компьютерны үзләштердем, төрле программалар эшли беләм. Әмма социаль яклау үзәгендә бу хакта сүз кузгаткач: “I группадагыларга эшләргә ярамый. Әгәр теләгең бик көчле булса, III кә күч. Ул очракта эшләргә рөхсәт бирәләр”, – диделәр. Дару акчасын бергә кушып, 8 мең сум чамасы алам. III группага күчсәм, 5 мең сум тирәсе чыга. 3 мең югалачак. Бу сумманы эшләп булырмы әле?! Гарантия юк, – ди Мөнир. Күктәге торнага алданып, кулдагы чыпчыкны ычкындырма, диләр бит.

Изображение удалено.

Бүген Мөнир шигырьләренә композиторлар яза, газета битләрендә мәкаләләре дөнья күрә. Татар эстрадасы йолдызлары – аларда еш кунак. Кыскасы, Мөнир төшенкелеккә бирелмәскә тырыша.

“ИНВАЛИДЛЫК АЛУ – ДӘРӘҖӘ”

Бүген Әтнә районы буенча гына да 1900дән артык инвалид исәпләнә икән. Дөрес, арада ялганнары да җитәрлектер. Мөнир әйтмешли, берничә ел элек дипломлы булу абруй саналса, бүген инвалидлык алу модада, зур дәрәҗә. Таныш-белеше булганнар бушлай пенсия алып ятуны кулдан ычкындырмый, күрәсең. “Иң авыры – бөтен инвалидларны бер калыпка салып карыйлар. Чагыштырсаң, безнең хәлләр күпкә мөшкел бит”, – ди Мөнир.

Егет өчен проблемалар иртәдән үк башлана. Су өйгә кертелмәгән. Аны коедан яки чишмәдән барып аласы. Ярый әле әнисе белән абыйсы бар. Ә чишмә кышын туңа икән. Коены исә гел карап торасы, өйләренә бик якын да түгел. Юыныр өчен суны җылытасы. Бәдрәфкә чыгу – үзе бер мәшәкать. Анысы тышта, шактый ара үтәсе. Кечкенә генә өйдә мондый уңайлык булдыру турында сүз дә була алмый. Анда Мөнир түгел, бозлы ишегалдында үзем дә чак егылмый калдым. Ярый ла мин ишеккә тотынып калдым, ә коляска белән шуып китсәң… Өйләренә газ кергән керүен, әмма иске булганга, бүлмәләрдә җылы тормый, шул сәбәпле еш салкын тидереп чирли Мөнир, кышын кар бөтен верандага тула икән.

Мөнирнең иң зур хыялы – уңайлыклары булган кечкенә генә бер фатирга ия булу. Район үзәгендәме, шәһәрдәме – барыбер. Бу хакта сүз кузгатып, район түрәләренә дә кереп караган ул. Алары Казанга сылтаган. Казанга хат язгач, “юк” димәгәннәр, район җирлегенә мөрәҗәгать итәргә кушканнар. Ә Әтнә районында төзелеш булганы да юк. Өметләнү урынсыз. Кыскасы, юк дип өздереп тә әйтмиләр, эт – эткә, эт – койрыкка дигәндәй, бер-берсенә сылтап торалар.

Мөнир – әрсез егет. 2005 елга кадәр аның турында уйлап та караучы булмаган. Шулай беркөнне егетне “Татарстан – Яңа гасыр” телеканалына эфирга чакырып, язмышын, проблемаларын сөйләткәннәр. Шуннан соң, аны күреп алып, башкала җитәкчеләренең берсе “ВАЗ-2105” машинасы бүләк иткән. Моны ишетүгә, колхоз гараж да төзеткән. Берсе селкенсә, икенчеләре дә бераз кыймылдый бит. Авыл урамына юллар да салынырга тиеш булган. Тик бу эшкә әле тотынучы күренми. Мөнир яшәгән урам таулы, бик текә. Карлы, яңгырлы көннәрдә тәгәрәп аска төшәр өчен бик “уңайлы”. Таш та түшәлмәгән. Ә булган шундый вакытлар: Мөнир шушы пычрактан көчкә дамбага хәтле чыгып, 7 чакрым ара үтеп, Әтнә больницасына йөргән. Кирәк бит көч. Хәзер исә машинасы белән бара.

– Кирәкле оешмаларга, больницага килеп җиткәнче, кулларым калтырый иде. Колясканы төртеп йөрү бер дә җиңел түгел. Әле анда да: “Теге документың дөрес түгел, монысын икенче төрле эшләргә кирәк иде”, – дип, еш кына борып чыгаралар. Тагын 7 чакрым ара үтеп, икенче көнне кабат киләсе, – ди Мөнир.

Барып җиткәч, биек баскычлардан өскә менәсе дә бар. Ә аларның бик азына гына коляска белән менү өчен махсус рельслар куелган. Алары да күп очракта куйдыммы – куйдым өчен генә. Чөнки күп урында үлчәмнәре дә туры килми. Көч-хәл белән менәсең, ә төшкәндә әллә кайларга кадәр очып китүең бар.

Күптән түгел Мөнир зур хыялын тормышка ашырган: шагыйрь, язучы Фәнис Яруллинда кунакта булган. Фәнис абый яшәгән йортта исә мондый мөмкинлек бөтенләй юк икән. Кеше хәлен кеше белми, үз башына төшмәсә. Кыскасы, кая борылсаң да проблема. Чишү юлларын эзләүчеләр генә юк дәрәҗәсендә.

“Актив булырга кирәк”

– Актив булмасаң, бернәрсәгә дә ирешеп булмый. Ә инвалидларның күбесе, киресенчә, үз эченә йомыла. Пессимист булырга ярамый. Ходай янарга утын бирсә, аны басарга суын да бирәдер. Үзем эш, иҗат белән онытылып торам, – ди Мөнир.

Ул җырчылар белән аралашып тәм таба, концертларга йөреп бераз онытылып кайта, 7-8 төрле газета алдыра, өй тутырып гөлләр үстерә, әнисенә даими булыша. Әгәр караңгы уйларга бата башласаң, аннан чыгам димә. Ул исә гел яктыга өмет итә, теләгенә ирешү өчен, актив эш алып бара. Инвалидлар өчен булдырылган спорт төрләре белән дә шөгыльләнәсе килә. Рәсем дә ясый. Бөтен хыялларын тормышка ашыру өчен, бары тик бер бүлмә кирәк аңа. Мөнир, киләчәктә барыбер булыр дип, сабыр гына көтә бирә.

Әмма уртаклашып, хәл белеп торасы урында, кәефен төшерүчеләр дә юк түгел аның. Көнләшүгә чыдый алмыйча, аның тарафына күңелсез сүзләр ирештереп торучылар да бар икән.

– Кешеләргә исем китә. Машина бүләк иткәч тә, берәүләр: “Нигә аңа машина?!”, икенчеләре: “Эшләп алсын иде”, – дигән. Хәлләреннән килсә, гомер буе район больницасына коляскада йөрүемне теләрләр иде бугай. Эшләп алырлык хәлдә булсам, кеше каршына берни дә сорап бармас идем, – ди Мөнир, кешеләрнең салкынлыгына аптырап.

Мине озата чыкканда әнисе Хәбирә апа күз яшьләрен тыя алмады. “Ничек кенә барысына да түзеп бетерәдер улым?! Гаҗәпләнәм һәм сокланам үзенә. Күптән түгел иңбашымны авырттырып, больницада ятып чыктым. Шунда да түзүе читен әле. Ә Мөнир гомер буе коляскада. Әле ярый актив үзе, тик ятмый. Ул төп ярдәмчем, аш-су әзерләгәндә дә булыша. Ходай түземлек кенә бирсен инде”, – ди Хәбирә апа.

Кабаттан Фәнис ага Яруллинның “Җилкәннәр җилдә сынала” язмасын хәтердә барладым. Үзе турында үзәккә керерлек итеп язган Фәнис абый язмышы Мөнирдә дә кабатлана. Шагыйрь кебек үк, Мөнир дә: “Үзеңне кызганып яшәмәскә, ә бары тик алга барырга, авырлыклар алдында сынмаска, сабыр була белергә кирәк”, – дигән фикердә.

Әйе, язмыш сине олы диңгезгә ташласа, кораб булып йөз, утларга салса, аннан да чыга бел… Мөнир шушы девиз белән яши.

Лилия ЙОСЫПОВА.

-Әтнә-.

ӘНИЕМӘ

Мөнир ШАКИРОВ сүзләре,

Риваль ХИСМӘТУЛЛИН көе.

Авырлыклар төшсә иңнәремә,

Баштан сыйпап куйса кулларың,

Томандай таралып югала

Күңелдәге авыр уйларым.

Йөрәгеңдә булган бар назыңны

Кызганмадың син безнең өчен.

Кеше итим диеп син тырыштың,

Җыеп булган бар көчең.

Авырлыклар, шөкер, күп күрмәдем,

Син булганда, газиз әнием,

Күптән инде үсеп җитсәм дә,

Мин бит синең һәрчак нәниең.

Әйткән сүзең, биргән киңәшләрең –

Тормышымда олы бер терәк.

Бәхетем тулы булсын өчен җирдә,

Әнием, синең булуың кирәк!

Комментарии