ГЕЛ ҮСӘРГӘ ТЫРЫШАБЫЗ

Илдинә Ядкәрованың «Бәя куя беләләр» (№38, 26 сентябрь, 2012 ел) язмасында Саба районының Шәмәрдән авылында урнашкан «Күз хирургиясе үзәге» турында сүз баруын күргәч, без дә бу мәсьәлә буенча үз фикеребезне белдерергә булдык.
Хөрмәтле Илдинә, безнең «Күз хирургиясе үзәге»н игътибарсыз калдырмавыгызга зур рәхмәт. Эшебезнең кимчелекләрен белеп, күреп, алар өстендә эш алып бару өчен, сезнең белән элемтәдә булу безнең өчен бик мөһим. Сезнең тәнкыйть сүзләрегезне исәптә тотып, үз ягыбыздан эшебезне яхшыртырга тырышырбыз.
Без әлеге үзәктә дәваланучыларга хөрмәт белән карыйбыз һәм һәрчак аларның теләгеннән чыгып кына күзәтү, дәвалау эшен башкарабыз. Үз хезмәтебезне мәҗбүри тагу берничек тә мөмкин түгел. Сез бар тикшеренүләрне бездә аерым-аерым (мисал өчен: тонометрия, визометрия, офтальмоскопия һәм башкаларны) яки, вакытыгызны әрәм итмәү өчен, комлекслы рәвештә үтә аласыз. Тагын бер тапкыр искәртәбез: боларны сез үзегез сайлыйсыз. Болар барысы да алдан сөйләшеп килешенелә һәм сезнең рөхсәтсез уздырылмый!
Күзнең һәр өлешен җентекләп анализлау өчен, заманча югары технологияле кыйммәтле җиһазлар (томография, УЗИ) ярдәмендә тикшеренү мөһим. Алар пациентның күз системасы турында тулы картина төзергә һәм авыруны иң башлангыч стадияләрендә күрергә мөмкинлек бирә. Бу очракта авыру күз функциясенә көчле зарар салырга өлгерми һәм ул дәвалауга җинелрәк бирелә.
Без бәяләрне бар халык өчен яраклы һәм очсыз итеп билгеләргә тырыштык. Районара «Күз хирургиясе үзәге»ндә комплекслы тикшерүнең бәясе бүтән клиникаларга караганда арзанрак. Аннан кала, безнең ташламалы программалар бар. Алар Бөек Ватан сугышында катнашучылар, инвалидлар, ятим балалар, хәтта ялгыз гомер итүче өлкәннәр өчен дә каралган. «Күз хирургиясе үзәге»ндә, җиде ай эчендә, 86дан артык өлкән кешегә (шулар исәбендә 51 Бөек Ватан сугышы ветераны) тулы комплекслы диагностика түләүсез үткәрелде, 5 авыруга түләүсез операция ясалды.
Безнең белгечләр Өлкәннәр көне уңаеннан 150дән артык кешегә түләүсез диагностика үткәрде. Шулай ук «Күз хирургиясе үзәге»ндә операция кичергән бөтен авырулар ярты ел дәверендә түләүсез күзәтелә.
Күпчелек балалар офтальмолог ярдәменә мохтаҗлык кичереп, аны тору урыны буенча кабул итү мөмкинлеге булмау сәбәпле, үзәктә балалар күз табибы да эшли.
Авыл халкына түләүсез ярдәме күрсәтүнең кирәклеген без аңлыйбыз. 2013 елның гыйнвар аеннан мәҗбүри иминиятләштерү системасында эшебезне башлап җибәрү ниятебез бар. Безнең тарафтан, мәҗбүри иминиятләштерү системасына керү өчен заявка бирелде. Димәк, югары квалификацияле офтальмолог ярдәмен авыл халкы Сәламәтлек саклау министрлыгыннан бирелгән квоталар нигезендә түләүсез алачак. Диагностика узу һәм операцияләр турында сүз бара.
Без һәрбер авыруга хөрмәт белән карыйбыз һәм аларның күз күрүен яхшырту өчен кулыбыздан килгәнне эшләргә тырышабыз.
Белешмә. Районара «Күз хирургиясе үзәге» 2012 елның февраль аенда ачылган, Саба районының Шәмәрдән бистәсендә күп профильле участок шифаханәсендә урнашкан.
Үзәкнең 7 ай эшләү вакытында 300 операция, 3000нән артык диагностика үткәрелде.
Безнең эшнең төп юнәлеше – күз авыруларын диагностикалау һәм хирургия ысулы белән дәвалау.
Адресыбыз: Саба районы, Шәмәрдән бистәсе, Фрунзе урамы, 6Б йорты.
Алдан язылу өчен телефоныбыз: 8 (84362) 32480

РЕДАКЦИЯДӘН. Шәмәрдәннең «Күз хирургиясе үзәге»ннән килгән бу хатны уку үземә дә күңелле булды. Алар нәкъ мин исәпләгәнчә фикерләп, тәнкыйтькә объектив карап, эш сыйфатын яхшырту өстендә эш алып барган. Танышларымның сөйләвеннән дә белдем, газетада басылган язмадан соң үзәктә зур сөйләшү уздырганнар икән.
Әле узган атнада гына әтием шул үзәккә әбине алып барган булган. Күзен тикшертеп, күзлек алу өчен. Шунда йөреп кайткач, әти миңа шалтыратты да андагы табибларны бик мактап сөйләде. «Кызым, моңарчы ничек булгандыр, белмим. Син күргәннәр дә хактыр, ләкин Шәмәрдәндәге «Күз хирургиясе үзәге»ндә безгә карата бөтенләй башка мөнәсәбәт булды. Бахиллалар да туп-тулы бер савыт итеп куелган, хәтта чәй эчәсе килгән кеше өчен суык һәм кайнар суы булган кулер, чәй пакетлары белән стаканнары да шунда гына тора. Табиблар бөтен әйберне аңлатып сөйли. Әле чыгып киткәндә акча түләгәндә, бәяләр язылган журналны ачып, нәрсә өчен акча түләвебезне төртеп күрсәтеп, безнең канәгать булу-булмавыбызга кадәр кызыксынып сорадылар. Андагы хезмәт күрсәтүдән дә, табибларның пациентларга булган мөнәсәбәтеннән дә бик канәгать калдык, аларга бик зур рәхмәт», – диде ул. Димәк, газетада басылган тәнкыйть сүзенең файдасы булган, дип уйларга нигез бар.
Сезгә зур рәхмәт белән, Илдинә ЯДКӘРОВА.ГЕЛ ҮСӘРГӘ ТЫРЫШАБЫЗ , 1.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии