- 25.09.2014
- Автор: Фәнзилә МОСТАФИНА
- Выпуск: 2014, №38 (24 сентябрь)
- Рубрика: Киңәшле эш таркалмас
Миңен алдырырга табибка йөргән кешеләрне, эше юктыр моның, дип ачуланырга ашыкмагыз. Карап торышка гади генә булган миң яки сөял яман шеш авыруы китереп чыгарырга мөмкин. Шулай икәнлеге белгечләр тарафыннан күптән исбатланган инде. Тик бөтен миң дә начар авыру билгесеме соң? Бу сорауга җавапны «Казан клиникасы» дәвалау-диагностика үзәге дерматовенерологы Анастасия Владимировна Дедковадан сораштык.
– Анастасия Владимировна, сезнең үзәккә ярдәм сорап кемнәр мөрәҗәгать итә?
– Күбесенчә тән тиресе белән проблемалары булганнар килә. Бу күпләргә таныш булган псориаз, тимрәү (экзема), герпес кебек авырулар. Быел җәй чагыштырмача суык булды. Шуңа күрә герпес белән интегүчеләр еш мөрәҗәгать итте. Кемдер салкын суда коенган, кайсынадыр суык тигән.
Сөялләрне алдырырга килүчеләр дә күп. Мәсәлән, хатын-кызлар җенес органнарындагы сөялне алдыру өчен мөрәҗәгать итә. Мондый төр авыру якынлык кылганда күчкән вирустан барлыкка килә. Кайбер гүзәл затлар моңа игътибар итми, борчымый бит, дип уйлый, табибка күренергә ояла. Тик монда оялып тору урынлы түгел, мәсьәләнең җитдилеген аңларга кирәк. Йөкле хатын-кызларны бала табар алдыннан табиб барыбер дерматологка юллый, сөялне алдырырга куша. Юкса, бала зарарланырга мөмкин. Әлбәттә, мондый төр сөялне алдыру өчен йөклелекнең башлангыч чорында килсәләр яхшырак. Шулай да соңгы айларында килүчеләр дә бар.
– Сөялләрне нинди ысул белән юк итәсез?
– Радиодулкын алымыннан файдаланабыз. Бүген билгеле булган иң яхшы һәм авырттырмый торган ысулларның берсе бу. Әлеге юл белән юк ителгән сөял урыны тиз дә төзәлә. Бер тапкыр алдырганнан соң, яңадан шул ук урында сөял үсте, дип килүчеләр юк дәрәҗәсендә.
– Традицион буларак хирургия алымы кулланыламы?
– Әйе, ул бар. Тагын сыек азот ярдәмендә эретеп алу (криотерапия) да кулланыла. Аңлашыла ки, һәр алымның плюс һәм минуслары бар. Әйтик, бу алымнарның минусы шунда: бер сөялне берничә тапкыр алырга туры килә. Табибның тәҗрибәсезлеге аркасында сөялнең дөрес алынмавы түгел ул, алым шулай берничә тапкыр эшкәртүне таләп итә. Радиодулкынлы ысулда андый минус юк.
– Миңе күп булган кеше онкология чирләренә тиз бирешә, дип ишеткән бар. Бар миңне дә алдырырга кирәк, димәк?
– Юк, бар миңне дә кисеп алырга ярамый, кирәкми дә. Әгәр ул комачауламый, куркыныч тудырмый икән, нигә аңа кагылырга? Шуның өчен дөрес итеп диагноз куярга кирәк. Безнең максатыбыз бөтен миңне яисә сөялне кисеп алу түгел бит. Без башта җентекләп тикшерәбез, диагностика уздырабыз, аннан соң гына миңне калдырыргамы, әллә алдырыргамы икәнлеген хәл итәбез. Миңнең начар шешкә китерү ихтималлыгы булса, кичекмәстән аны юк итәбез. Тумыштан барлыкка килгән миңнәр була. Аларның да төрле сәбәпләр аркасында зарарлануы һәм үз чиратында яман авыруга әйләнүе ихтимал. Миң зурайса, аның чикләре тигезлеген югалтса, ул бер төстә генә булмаса, кичекмәстән дерматологка күренергә кирәк. Шунысы да бар: тәндәге бөтен каракучкыл тап та миң дигән сүз түгел әле. Дерматологиядә тәндәге таплар белән бәйле чирләр шактый.
– Өй шартларында алынган сөял яки миңнәрнең ялкынсынуы белән мөрәҗәгать итәләрме?
– Андыйлар да булгалый шул. Сөялне уңышсыз йолкып алалар, аның урынын тиешенчә эшкәртмиләр, шуннан ялкынсыну китә. Пешү белән килгәннәр дә бар, болары аны яндырып алырга теләгән була инде. Бала-чагалар түгел, олылар да шундый акылсыз гамәлләр кыла бит әле, шунысы аптырарлык. Сөял яки миңне фәкать белгеч кенә алырга тиеш.
– Сезнең үзәктә нинди генә очракта да ярдәм күрсәтелүен аңладык. Ә профилактика чарасы буларак укучыларыбызга нәрсә киңәш итәрсез?
– Дөрес, профилактика турында да онытырга ярамый. Хәзер барыбыз да диярлек комлыкка яки җәмәгать мунчасына йөри. Юеш идәндә яланаяк йөрмәскә, үзеңә генә махсус аяк киеме тотарга кирәк. Өйгә кайткач, гөмбәчекләргә каршы крем сылап кую да зыянга булмас. Без, табиблар, кулыбыздан килгәнчә ярдәм итәбез, тик кешеләр дә үз сәламәтлекләре турында уйласыннар иде.
Дерматология һәм венерология өлкәсенә караган авырулар сөял һәм миң белән генә чикләнми. Шуңа күрә тәнегездәге үзгәрешләргә игътибарлы булыгыз. «Казан клиникасы»нда дәвалау-диагностика үзәге дерматовенерологы Анастасия Владимировна Дедковакабул итә.
Тулырак белешмәне «Казан клиникасы» үзәгендә табарга мөмкин. Тел. (843)518-44-44, 518-18-64.
Фәнзилә МОСТАФИНА.
Язма реклама хокукында бирелә.

Комментарии