Мәрхүмнең пенсиясе кемгә тиеш?

Мәрхүмнең пенсиясе кемгә тиеш?

Тормыш бик катлаулы. Якын кешеңне югалттың, ди. Ул пенсионер булып, аның алырга өлгерми калган пенсиясе нишли, кемгә тиеш? Шундый сорау алдында калучылар булырга мөмкин. Андыйлар аптырап калмасын өчен, бүген шул сорауга ачыклык кертергә булдык. Аны Пенсия фондының Казандагы Яңа Савин районы идарәсе начальнигы урынбасары Луиза Сафиуллина тәкъдим итә:

«400-ФЗ номерлы «Россия Федерациясендә пенсияләр хакында» федераль канунының 26нчы матдәсендәге 3 пункты нигезендә, пенсионерга тиеш булган, ләкин үлеме сәбәпле алынмый калган пенсия мираска кушылмый һәм бары тик чикле шәхесләргә генә түләнә.

Алынмаган пенсия артыннан Русия Пенсия Фонды Идарәсенә пенсионерның үлеме көненнән алты ай узганчы мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әгәр дә берьюлы берничә гаилә әгъзасыннан мөрәҗәгатьләр кабул ителә икән, билгеләнгән пенсия суммасы алар арасында бертигез бүленә. Үлгән пенсионерга хисапланган, ләкин аның тарафыннан алынып өлгермәгән пенсиясен алу өчен, гаилә әгъзасы Русия Пенсия Фонды Идарәсенә гариза язарга, үз паспортын, пенсионерның үлем таныклыгы оригиналын, үлем көненә бергә яшәү хакындагы белешмәне, үлгән пенсионер белән туганлыкны дәлилләгән документны туплап бирергә тиеш.

Үлгән пенсионерның алынмаган пенсиясе артыннан башка туганнары (яисә туганлык җепләрен яки бергә яшәүләрен расламаган гаилә әгъзалары) мөрәҗәгать иткән очракта, аларга пенсионерның үлеменнән соң алты ай вакыт дәвамында яшәү урыны буенча Пенсия Фонды Идарәсенә гариза һәм нотариаль органнарда мирасчы хокукларын теркәү өчен нотариустан пенсионерның алынмаган пенсия күләме хакында белешмә бирү кирәк. Бу очракта алынмаган пенсия мирасчыларга Пенсия Фонды Идарәсенә бирелгән мирас хокукы таныклыгы нигезендә түләнә.

Комментарии