Умырткалыктагы чир бөтен организмга зыян китерә

Умырткалыктагы чир бөтен организмга зыян китерә

Башыгыз авырта яки еш кына әйләнә, аңны җуеп егылу очраклары күзәтелә, кул һәм аякларда кан дөрес йөрми, тиз арыйсыз, чыгырдан чыгасыз, хәтерегез көннән-көн начараямы? Болар барысы да умырткалыкның «мин авыртам» дип чаң сугуы булырга мөмкин. Умыртка баганасында җиңелчә шатырдау яки авырту да тоясыз икән, кичекмәстән вертеброневрологка күренергә кирәк дигән сүз.

Умыртка баганасы чирләрен дәвалауда махсуслашкан табибны вертеброневролог дип атыйлар. Әлеге белгеч нинди чирләр белән көрәшә соң? Исемлек шактый зур: умыртка-ара дисктагы бүсер, артроз, стеноз, умыртка баганасындагы тайпылышлар, арка мие шеше, умыртка баганасының сынуы (шул исәптән арка миенә зыян салган очраклар да), умырткалыктагы төрле җәрәхәтләр һ.б. Вертеброневрологка күренергә барганда кулыгызда рентген, томография йә магнитлы-резонанслы тикшерү нәтиҗәсе булса яхшы. Шулай булганда табибның тиз арада дөрес диагноз кую ихтималы зуррак. Әгәр инде нинди чир борчыганын төгәл белмисез, ләкин умырткалыкта авырту сизәсез икән, туры вертеброневрологка барыгыз. Тиешле диагностиканы ул үзе үткәрер.

Умырткалыктагы авырту эчке әгъзалар эшчәнлегенә дә йогынты ясарга мөмкин. Моны болай аңларга кирәк: арка мие – нерв системасы сигналларын баш миенә җиткерә торган төп үткәргеч. Шуңа күрә аның дөрес эшләмәве бөтен организмның эшен туктатырга мөмкин. Бу исә җитди хроник чирләр барлыкка килүгә сәбәп булып тора. Башта умырткалыктагы авыртуга игътибар итмичә, үзе үтәр әле, дип йөреп, нәтиҗәдә бер бәйләм чир җыяргамы, әллә авыртуның беренче билгеләре сизелүгә, табибка күренеп, башлангыч чорында ук дәвалануны башларгамы – монысын инде һәркем үзе хәл итә.

Изображение удалено.

«Казан клиникасы» дәвалау-диагностика үзәгендә умыртка баганасы чирләре буенча махсуслашкан тәҗрибәле табиб-вертеброневролог кабул итә. Тулырак мәгълүматны (843) 2-101-106 телефон номерына шалтыратып белешергә була.

Сөмбел СӘЙФИ әзерләде

Реклама хокукында.

Комментарии