«Максатыбыз – инвалидлар санын киметү»

«Максатыбыз – инвалидлар санын киметү»

Казан шәһәренең ревматология үзәгеннән алынган мәгълүматка караганда, башкаладагы инвалидларның 30 проценты – ревматология авырулары белән интегүчеләр. Мондый вазгыять Казанда гына күзәтелми. Әйтик, бүген Русиядә һәр унынчы кеше ревматологик авырудан интегә. Дөнья буенча караганда, хәлләр тагын да начаррак.

Авыруның беренче билгеләрен ничек күрергә? Ничек инвалид калудан сакланырга? Табибка мөрәҗәгать итәргәме, әллә үздәвалану белән шөгыльләнергәме? Әлеге һәм башка сорауларга Русия Фәннәр академиясе академигы, «Русия ревматологлары берләшмәсе» иҗтимагый оешмасы президенты, В. А. Насонова исемендәге ревматология фәнни-тикшеренү институты директоры, Русия Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш белгеч-ревматологы, профессор Евгений Львович Насонов җавап бирде. Казанга халыкара дәрәҗәдәге Салихов укуларында катнашу өчен килгән ревматолог республика белгечләре белән тәҗрибә уртаклашты.

– Евгений Львович, ревматологик авыру килеп чыгуда нәрсә «гаепле»?

– Иң элек «ревматологик авыру» дигән төшенчәгә ачыклык кертик әле. Бу – «инфекцияле булмаган хроник чир» сыйныфына керә торган авыру. Әлеге сыйныфка шулай ук атеросклероз, артериаль гипертензиянең зарарлануы һәм шикәр диабеты керә.

Чирнең барлыкка килү сәбәпләре төрле. Әйләнә-тирә мохит тә, начар гадәтләр дә сәбәпче була ала. Күп тапкырлар кабатланган сүзләргә тагын бер тукталам: тәмәке тарту шулай ук ревматологик авыру китереп чыгаруда «гаепле». Тарта торган кешеләрдә чир авыр уза. Шуңа күрә ревматологлар әлеге начар гадәттән арынырга киңәш итә.

Шунысы аяныч: 35-45 яшь аралыгындагы көче ташып торган кешеләр әлеге авыруга ешрак бирешә. Ревматологик чиргә дучар булу куркынычы аеруча хатын-кызларга яный. Бу хатын-кызларның җенес гормоннары белән бәйле. Артык гәүдә авырлыгы, төрле инфекцияләр, хәтта геннар да чир килеп чыгуның сәбәпчесе булырга мөмкин.

– Авыруны нинди билгеләреннән танырга була соң?

– Ревматологик авыруларның иң куркынычы һәм хәйләкәре – ревматоидлы артрит. Хәйләкәр дим, чөнки чир күзгә күренми генә тарала. Җитди билгеләре күренгәнче, кеше үзенең авырганын белмәскә дә мөмкин. Әлеге авыруны барлыкка килү чорында тану бик кыен. Шулай да буыннарның шешмәкләнүе һәм ялкынсынуы, кул чуклары буыннарының гадәттәгечә булмавы, иртә белән йокыдан торгач, буыннарның авырдан хәрәкәтләнүе кебек билгеләргә игътибар итәргә кирәк. Бехтерев авыруы турында әйтсәк, беренче чиратта, арканың авыртып торуы шик тудырырга тиеш.

– Авыруның билгеләрен тулысынча юкка чыгару мөмкин эшме?

– Моннан ун еллар тирәсе элек безнең төп максат ревматологик чирнең үсешен тоткарлау, авыру кешенең яшәү рәвешен яхшырту иде. Күптән түгел чирнең билгеләрен тулаем юкка чыгару турында ышаныч белән сөйли башладык. Хәзер мин, без ревматологик авыруны җиңдек, дим. Сүз, әлбәттә, чирдән тулысынча котылу турында бармый. Ләкин медицинаның бер урында гына тормавы өмет бирә. Вакытында дәвалана башлаганда, авыруларның 40-50 проценты чирдән котыла. Пациентларның 10 проценты авыруны дарусыз да җиңә.

Ревматология чирләре бүген, йөрәк-кан тамыры һәм онкология авыруларыннан гына калышып, өченче урынны били. Бу – Русия өчен бик зур проблема. Шуңа күрә безнең максатыбыз да – инвалидлар санын киметү, дәүләт җилкәсенә төшкән йөкне аз булса да җиңеләйтү.

– Шулай да, ревматологик чиргә дучар булган кеше үздәвалану белән шөгыльләнмәсен иде, дидегез…

– Чыннан да, үздәвалану аяныч тәмамланырга мөмкин. Иң яхшысы – тәҗрибәле белгечкә мөрәҗәгать итү. Белүемчә, бүген Казанда яхшы ревматологлар бар. Казан дәүләт медицина университетында да белгечләр әзерләү белән ныклап шөгыльләнәләр.

Шуны әйтергә кирәк: замана медицинасының төп максаты яңа дарулар уйлап чыгару түгел, ә авыруның барлыкка килү чорында ук диагностика уздыру. Башланган гына вакытында чирне җиңү мөмкинлеге бермә-бер зуррак. Кешеләр ниндидер тылсымлы таблетка көтеп утырырга ияләшкән. Имеш, аны эчәсең дә бер минут эчендә сәламәтләнәсең, яшәрәсең. Тик моның алай түгеллеген барыбыз да беләбез. Бүген барыбер чирне җиңүдә иң нәтиҗәле чара булып табибның авыру белән эшләве санала.

– Сезнеңчә, Русиядә ревматологиянең киләчәге нинди булачак?

– Мин бу мәсьәләдә оптимист булып калырга тырышам. Авыруны вакытында ачыклау һәм беренчел диагностиканы дөрес билгеләү яхшы нәтиҗәләргә китерәчәк. Ревматологиягә югары квалификацияле белгечләр килер, авыруларның табибларга ышанычы артыр, дип ышанам.

Сөмбел СӘЙФИ.

Комментарии