- 25.03.2016
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2016, №12 (23 март)
- Рубрика: Киңәшле эш таркалмас
Карлар эреп, җирләр туңнан арынгач, «авыл фитнес-клубы», ягъни бакчалар үз ишекләрен ачачак. Тик бөтен кеше дә рәхәтләнеп кулына көрәк-тырма алып, бу «фитнес-клуб»та эшли генә алмас. Арка һәм бил авыртуы көрәк түгел, ручка күтәрсәң дә, үзен сиздерә бит…
Авыртуны яшереп, дәваланудан качып йөргән арада, аның инде бүсергә әйләнеп куйган булуы да ихтимал. Умыртка-ара диск бүсере – терәк-хәрәкәт аппаратына яный торган иң җитди чирләрнең берсе. Белгечләр әйтүенчә, бүген һәр ике кешенең берсендә теге яки бу формадагы бүсер бар. Чир аеруча 30-50 яшьтәгеләрне «үз итә». Вакытында табибка күренү авыртуны башлангыч чорында ачыкларга, димәк, аның белән көрәшүне дә иртә башларга мөмкинлек бирә.
Нинди авырту билгеләре сизгәндә, кичекмәстән неврологка мөрәҗәгать итәргә соң? Умырткалыкта авырту тою, аның башка, аякка, кулга, җенес органнарына төшүе, тәннең оюы, еш кына «каз тәне» чыгу, баш әйләнү. Кайвакыт авырту шундый дәрәҗәгә җитәргә мөмкин ки, кешенең теш чистарту, ботинка бавын бәйләү, идән юу, бакчада эшләү кебек көндәлек эшләрне дә башкара алмый башлавы ихтимал.
Умыртка сөякләре арасындагы диск бүсерен дәвалауда үзен яхшы яктан таныткан неврология һәм ортопедия үзәге «ОСНОВА ЗДОРОВЬЯ»да дәвалау алымнары буларак рефлексотерапия (энә белән дәвалау), фармакопунктура (берничә төр алымны берләштерә), озон терапиясе, дәвалау «блокадасы», кан тамырына һәм мускулга дару препараты кертү, остеопатия, мануаль терапия, массаж, дәвалау физкультурасы да кулланыла. Авыруга психолог консультациясе дә күрсәтелә.
Табиблар 6-12 айга бер тапкыр даими рәвештә неврологка күренеп торырга куша. «ОСНОВА ЗДОРОВЬЯ» үзәгендә дәвалау физкультурасы курсы ахырында белгечләр нәкъ менә сезнең организм өчен яраклаштырылган күнегүләр җыелмасын тәкъдим итәчәк.
Үзәктә тәҗрибәле табиблар эшли:
Риада Бәдретдиновна Хәмитова – 22 ел эш стажы булган игътибарлы һәм киң күңелле невролог.
Галина Викторовна Смирнова – 25 ел эш стажы булган иң тәҗрибәле һәм мәрхәмәтле югары категорияле табибә.
Диләрә Рәхимовна Шаһиева – медицина фәннәре кандидаты, ачык һәм ярдәмчел белгеч.
Үзәкнең адресы: Казан шәһәре, Себер тракты, 12а, 1100. Тулырак белешмәне (843) 562-00-90 телефон номерына шалтыратып яки www.medosnova.ru сайтыннан карап белә аласыз.
Сөмбел СӘЙФИ әзерләде
Реклама хокукында

Комментарии