- 25.02.2017
- Автор: Фәнзилә МОСТАФИНА
- Выпуск: 2017, №8 (22 февраль)
- Рубрика: Киңәшле эш таркалмас
Статистика буенча, дөньядагы ир-атларның – 20, ә хатын-кызларның 40 проценты варикоздан интегә. Имезүчеләр классына караган калган «туганнарыбыз»дан аермалы буларак, без ике аякта туры басып йөрибез. Һәм шуның өчен шактый кыйммәт түләргә туры килә: тәннең һәрдаим вертикаль халәттә булуы аякларга басымны арттыра, нәтиҗәдә, кан тамырларына көч килә.
Варикоз турында тулырак итеп «Казан клиникасы» дәвалау-диагностика үзәгенең кан тамырлары хирургы Әнвәр ХУҖИӘХМӘТОВ сөйләде.
– Әнвәр Наилевич, варикоз ни сәбәпле килеп чыга?
– Иң киң таралган сәбәпләрдән нәселдәнлек, йөклелек, гормоннар балансының бозылуы, даими рәвештә авыр хезмәт белән шөгыльләнү, аз хәрәкәтләнү, тәмәке тарту, алкогольле эчемлекләр куллану, аяктагы җәрәхәтләр, артык авырлык, самолетта еш очу, кайнар климат, уңайсыз киемнән йөрүне санарга була.
– Варикозның ни рәвешле таралыш алуын барыбыз да белеп бетерми. Аңлатып китсәгез иде.
– Аякларда кан йөрешен тәэмин итүдә йөрәк кенә түгел, табан асты һәм балтыр мускулларының кыскаруы, кан тамыры клапаннары да катнаша. Менә шул кан тамыры клапаннары тиешенчә эшләми башласа, аяклардагы кан кирәгеннән артык тиз йөри башлый. Бу хәл тире астындагы кан тамырларында да, тирәндәрәк урнашканнарында да күзәтелә. Шул сәбәпле аяклар арый башлый, таш аскандай авырая, шешә, көзән җыеру күзәтелә. Болар барысы да варикоз билгеләре инде.
– Авыруны ачыклау кыенмы?
– Хәзер медицина бик алга китте, шуңа күрә варикозны ачыклау да зур кыенлык тудырмый. Мин әйткән беренчел авыру билгеләре барлыкка килүгә, флеболог яки ангиохирург кебек табибларга язылырга, кан тамырларын ультратавыш доплерографиясе (УЗДГ) ярдәмендә тикшертергә кирәк. Шуның нәтиҗәсе буенча, табиб төгәл диагноз куя һәм дәвалау чараларын билгели.
– Варикозны операция ярдәмендә генә дәвалыйлармы?
– Безнең клиникада, традицион операциядән тыш, кан тамырларындагы бушлыкны эндовазаль ысул белән юкка чыгару ысулы да кулланыла. Эндовазаль лазерлы коагуляция (облитерация) лазер нурланышы ярдәмендә сай һәм перфорант (сай кан тамырларын тирәннәре белән тоташтыра торган) тамырлардагы кан йөрешен рәткә китерә. Исеменнән аңлашылганча, бу ысул белән дәваланганда пычак астына ятарга да, озак вакытка больницага керергә дә кирәкми. Ул гадәти операциягә караганда куркынычсызрак, кан тамырлары да тизрәк төзәлә. Лазерлы коагуляциядән соң берничә көн аэробика һәм гимнастика белән шөгыльләнмәскә, озак басып яки утырып торудан сакланырга, 1,5-2 ай дәвамында кайнар мунчага кермәскә киңәш ителә – башка чикләүләре юк.
Дәвалауның башка ысуллары хакында тулырак мәгълүматны «Казан клиникасы»на шалтыратып белешә аласыз. Телефоны: (843) 2-101-106.
Фәнзилә МОСТАФИНА әзерләде
Реклама хокукында

Комментарии