- 25.01.2022
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2022, №03 (26 гыйнвар)
- Рубрика: Киңәшле эш таркалмас
Русиядә пандемия башланганнан моңарчы күрелмәгән рекорд – таҗлы вирус ияртүчеләр бер тәүлеккә 68 мең кешегә якынлаша. Узган көндә бу диагноздан 681 кеше үлгән. Ә Татарстанга килгәндә, соңгы тәүлектә 348 кешедә ковид вирусы табылган, һәм алар саны 45873кә җиткән. 334 кеше больницага салынган. Соңгы тәүлектә 4 кеше үлгән.
Ышанмыйм мин рәсми статистикага. Ел ярым элек түләүле анализлар үтеп тә, ковид белән авыручылар исемлегенә керә алмадым. Ә дәвалануын ковидтан дәваландым. Антитәнчекләрем дә шуннан соң барлыкка килде. Инде менә декабрь аенда гына прививка кадаттым. Һәм бәла: ике атна да үтмәде ковид мине бәреп салды. Чаллы моргында, зиратында җеназада йөреп, туңып, стресс кичеп алып кайттым авыруны. Бондаренко урамындагы 10нчы поликлиникага барып тестымның уңай икәнен белдем. Бер атнадан кабат анализ алдылар, анысы да уңай күрсәтте. Инде менә икенче атна ятам, мине бөтенләй оныттылар. Яныма килгән кеше юк. Шалтырату мөмкин түгел, трубканы алмыйлар. Ята тора газетабызны эшлибез, хезмәткәрләр белән ерактан гына аралашабыз.
Кабат анализ алып киткәннән соң, язмышым турында белә алмаганлыктан, поликлиникага үзем кердем. Һәм хәлнең киеренке булуына тагын бер тапкыр инандым: табиблар арган, минем каршымда гына дистәләп кешегә мин кулланган рецептны тоттырдылар. Ә ул көннәрдә, вирус табылучылар саны Татарстанда 200гә дә тулмый, дип хисап тотылды. Минем каршымда гына бер көтү кеше, бер поликлиникада, ә ул поликлиникалар никадәр.
Статистикага шигемне Ачык чыганаклар аналитигы Александр Дроган да көчәйтә. Татарстанны мисал итеп китерә ул. Больницаларга салынган ковидллылар саны бик аз күрсәтелә, ә шул вакытта больницалар тулы. Мәсәлән, октябрь уртасында стационарларда 6,2 мең пациент яткан, юкса көн саен 25 – 30 кешене генә больницаларга салдык, дип хисап тоттылар. Инде больницаларны статистикада күрсәтелгәнчә көнлек авыручылар белән тутыру өчен 230 көн кирәк булыр, берүк вакытта аннан беркемне дә чыгармаска тиешләр иде, дип аптырый белгеч. Әнә шундый ахмак математикалар, ялган хисаплар нигә кирәк икән, дип баш ватам. Бу халык арасында да төрле имеш-мимешләр тудыра, ышанычны юкка чыгара.
Медицина бүген пандемия белән көрәшергә әзер түгел, табиблар өлгерми. Мин моны тагын бер кат үз күзләрем белән күрдем. Бәйсез экспертлар ковид белән бәйле статистиканы ким дигәндә 2 тапкырга тапкырлап, күп дигәндә 10 тапкырга кадәр күбәйтеп кабул итәргә кирәк, дип белдерә. Әнә шушындый тоташ ялган, игътибарсызлык вәзгыятендә, авыру белән очрашкан очракта нишләргә, дигән сорауга җавап эзләп карадым. Иң элек ярдәмне каяндыр көтәргә түгел, үзеңә таянырга кирәклеген аңладым. Бүгенге язмамның максаты куркыту түгел, кисәтү, юкса «Безнең гәҗит» ковид белән куркыта, дип безгә шелтәле карашлар ишетелгәли.
Проблеманы күрмәмешкә салышу – ул юк, дигән сүз түгел. Ул көтмәгәндә якалап алырга мөмкин. Чөнки квалификацияле медицина ярдәмен ала башлаганчы да ким дигәндә 3 – 5 көн үтә. Мәсәлән, мин сишәмбе кичкә таба сизә башладым авыруымны. Чәршәмбе түздем, бар симптомнар да гади тамакка чыккан кебек кенә. Пәнҗешәмбе көнне үзем киттем поликлиникага, анда инде диагноз куелып кайтып түндем. Тиешле даруларны җомга көнне кичкә генә китереп бирә алдылар. Чөнки бушлай дарулар дигәннәре бер тәүлектән соң гына әзер була... Аңлашылганча, дүртенче көндә генә тиешенчә дәвалана башладым. Аңарчы үзем белгәнчә, кул астындагы дарулар белән тордым.
Димәк, бу язманы игътибарга алырга киңәш итәм. Киңәшләребез вакытны сузмаска, вакытында тиешле дәва алырга ярдәм итәр.
«ОМИКРОН» НИ УЛ?
Русиядә «Омикрон» әле кызып китеп кенә ята, шуңа күрә аның симптомнары, башлыча, чит ил мәгълүматларыннан чыгып бәяләнә. Авырудан больницаларга эләгү һәм үлемнәргә китерү очраклары элекке штаммнарга караганда күпкә азрак, ләкин ул тынычланырга нигез түгел. Бу авыру да куркыныч һәм авыр үтә ала. Мәсәлән, Америка тикшерүчеләре әйтүенчә, «Омикрон» температураның күтәрелүен һәм йөткерүне элеккеге «Дельта»га караганда ешрак бирә.
Ачык мәгълүмат аналитигы Александр Драган Вашингтон штатының «Омикрон» белән зарарланган 802 авырудагы симптомнарны анализлаган һәм аларны «Дельта»ны кичергән 16 меңнән артык пациент белән чагыштырган Вашингтон штатының соңгы докладын китерә: «Дельта»ны күп кеше үзе дә сизмичә үткәрә алганда, «Омикрон»ның 91% очрагында пациентлар «чынлап» авырган.
Галимнәр прививкаланмаган кешеләр арасында «Омикрон» симптомнарын «Дельта» симптомнары белән чагыштырып баш авыртуының да, тамак авыртуының да, йөткерүнең дә, мускуллар сызлануының да күпкә ешрак булуын, температураның күбрәк күтәрелүен теркәгән. Күңел болгану, тын кысылу кебек күренешләр бөр төрле ешлыкта, ә ис, тәм тою сәләте югалу 3 тапкыр диярлек кимрәк күзәтелә.
АЕРМАСЫ НИ?
Симптомнар гадәти сезонлы сулыш-тын юллары респиратор инфекцияләренә охшаш: температура 38 градуска, аннан да югары күтәрелә, мускуллар һәм буыннар авырта, борын тыгыла, томау төшә, тамак авырта, әчетә, йөткертә, төчкертә, аппетит югала. Кайбер пациентларның тән температурасы түбән дә була ала, ә балаларда тире кабырчыклану күзәтелергә мөмкин. Күпчелек кеше инфекцияне җиңел формада үткәрә.
Гамалея Гинцбург үзәге лаборатор диагностика табибы Александр Соловьев әйтүенчә, тикшеренү нәтиҗәләре буенча, Омикрон белән зарарланып больницага яту куркынычы элеккеләреннән 53%ка түбәнрәк, реанимация бүлегенә күчү куркынычы 74%ка, ә үлем куркынычы 91%ка түбән. Больницада яту вакыты да 70%ка кыскарак.
Соловьев «Омикрон»ның күп үзенчәлекләргә ия булуын искә төшерә: күп санлы мутацияләр антитәнчекләрдән качарга булыша. Моннан тыш, лаборатория «Омикрон»ның күзәнәккә керү ысулын үзгәрткәнен һәм күбрәк югары сулыш юлларында үрчүен раслаган инде.
«Аның белән больницага яту, авыр хәлдә калу куркынычы кимүгә карамастан, «Омикрон»ның кешедән кешегә җиңелрәк таралуын исәпкә алырга кирәк: прививкаланганнар да, элегрәк авырганнар да тынычлана алмый. Шулай да вирус корбаннарын прививкасызлар, моңа кадәр вирус белән очрашмаганнар, иммунитеты какшаганнар, прививкадан соң антитәнчекләре тиз кимегәннәр (бу өлкәннәрдә күзәтелә) арасыннан таба. Иркенәйгән хастаханәләр кабат тулачак, үлүчеләр саны артыр. COVID-19дан соңгы өзлегүләр белән интегүчеләр дә артыр», – дип кисәтә Соловьев. Ул яңа дулкын пандемиянең иң көчле чагы Русиядә февраль аена туры килер, дип фаразлый. Моннан тыш бу штамм балаларны да аямый, ди табиб.
КАЙДА ЗАРАРЛАНУ КУРКЫНЫЧЫ ЗУРРАК?
«Омикрон»ның йогышлылык күрсәткече бик нык югары булу аркасында, күп кеше булган бүлмәләрдә зарарлану ихтималы арта. Япон галимнәре әйтүенчә, «Омикрон» элеккеләреннән 4,2 тапкыр тизрәк тарала. Димәк, элеккеге штамм йоктыручы аны тагын бер кешегә «бүләк» иткәндә, яңасы шушы вакыт эчендә 4 кешедән артык кешегә таралып өлгерә. Шул 4 кеше тагын 16дан артык кешегә...
Шулай котчыккыч тизлектә пандемия барлыкка килә. Инфекция симптомнары сизелгән йөткерүче, борыны тыгылган, тамагы авырта башлаган кеше янында торасыз икән, авыру эләктерү куркынычы гаять зур. Социаль дистанция, битлек кию вирусның таралу мөмкинлеген киметә, ләкин иминлекне бөтенләй тулысынча ук тәэмин итми, аеруча авыру кеше белән бер бүлмәдә озак контактта булсагыз.
ИНКУБАЦИЯ ВАКЫТЫ КҮПМЕ?
Бүгенге мәгълүматлар буенча, авыру симптомнары зарарланганнан соң 3-6 көннән күренә башлый. Ә инде яңа штаммның тизрәк таралу үзенчәлеген исәпкә алып, авыру симптомнары икенче көнгә үк сиздерергә мөмкин.
Иң югары концентрациясе симптомнар башланган көннән 3-6нчы көнгә була, һәм йогышлы чоры 7-10 көнгә кадәр дәвам итә. Бу әле төгәл аныкланып бетмәгән, «Омикрон» кебек бик тиз таралучан вирусның инкубация вакыты кыска булырга тиеш, дип фаразлана гына. Чөнки аның максаты – мөмкин кадәр күбрәк кешене зарарлау. Шуңа күрә таралу бик тиз. Белгечләр, инкубация вакыты яшькә, сәламәтлек проблемаларына һәм вакцинацияләнгән булуга да бәйле була ала, дип искәртә.
КҮПМЕ ВАКЫТТАН СОҢ ТЕСТ УҢАЙ КҮРСӘТӘ?
Кагыйдә буларак, таҗлывирус тесты инкубация чоры ахырында уңай күрсәтә, ягъни беренче симптомнар сизелгәндә, инфекция йоктырганнан 1-6 көн үткәч. Бу кыскарак та, соңрак та булырга мөмкин, дип искәртелә.
БРОНХЛАРДА КАЛА
Гонконг Университеты тарафыннан онлайн режимда бастырылган, ләкин экспертлар тарафыннан расланмаган мәгълүматларга караганда, «Омикрон» үпкәләргә азрак зыян китерсә дә, ул югары тын юлларында тизрәк үрчеп, пневмониядән битәр, бронхит китереп чыгара. Гадәттә, кискен бронхит белән авыручылар сулыш җитмәүгә зарланмый. Алар йөткерә һәм какырык бүлеп чыгара. Пневмониялеләр үзләрен бронхитка караганда авыррак хис итә, сулыш алуда кыенлык кичерәләр һәм бронхитлыларга караганда ныграк хәлсезлек сизәләр.
Ләкин, симптомнарга карап үз-үзеңне диагностикалау дөрес түгел. «Омикрон»нан тыш «дельта» штаммы һәм гадәти грипп булуын да онытмыйк. Шуңа да аз гына проблемалар сизсәгез, табибка мөрәҗәгать итәргә.
Дөрес, әле бу чагыштырмача яңа штамм, ә Русиядә күптән түгел генә теркәлде. Шуңа күрә симптомнар, билгеләмәләр төгәл тикшерелеп бетмәгән. Әле аларда үзгәрешләр булырга мөмкин. Шунысы анык, «Омикрон» элеккеләреннән куркынычсызрак, әмма аннан да сакланырга кирәк. Бүген куркыныч булмаган вирус организмда йомшаграк урынны табып проблемалар тудырырга мөмкин. Мәсәлән, мин нәкъ шул бәлагә тардым да инде.
Беренчедән прививка ясатканнан соң нибары 2 атна вакыт үтте. Ә табиблар, вакцина кадаткач, ким дигәндә бер айдан гына антитәнчекләр барлыкка килә, шуңа күр сакланырга кирәк, дип кисәтә. Ә минем барып чыкмады. Һәм прививкаларның ике дозасын да берни сизми үткәреп җибәрсәм дә, вирус йоктырып, өзлегү килеп чыкты.
Икенчедән бу зәхмәт, организмдагы иң «сыек» урынны табып, шунда урнаша. Моннан ел ярым статистиканы бозмый гына ай буе авырсам да, хәлем җиңелрәк булды. Әмма моңарчы артык борчымаган йөрәк өянәгем сиздерә торган булып калды. Шул сәбәптән җәй көне прививка кадата алмадым.
Инде менә бу юлы вирус тамагыма бәрде. Минем элек-электән иң йомшак урын тамак белән бәйле иде. Аз гына туңсам да, тавыш ярыларым бик тиз сиздерәләр. Һөнәри эшчәнлегем тавыш белән бәйле булгангамы, проблемаларны еш кичергәли идем. Менә бу юлы аны бөтен тулылыгы белән кичтем. Авыруның беренче ике көне 39,5 температуралы булса да, җиңел булган икән. Ә менә тамак авырта башлагач, хәлемне үзем генә беләм. Әле дә куркып искә алам. 3 төн, 2 көн операция өстәлендә яткан кебек булдым, чәй түгел, төкерек тә йота алмыйм, котчыккыч авыртуга дучар итә. Тик торганда да бугазымны өшетми генә пычак белән даими кисеп торган кебек булды. Инде тәмам хәлдән тайган 3нче төнемнең иртәсендә генә йоклап киткәнмен. Сәгать ярым йоклап уяндым, тамагымда авырту кимегән. Ул минем өчен беткән кебек тоела иде инде... Кабат тест үттем, тагын да вирус барлыгы ачыкланды. 2 атна үтте, алгарыш юк. Миннән йогып авырган туганнарым инде аякланды...
Бу хәлләрне ни өчен яза инде дисезме? Белеп торуыгыз өчен. Ковидның бу төре тамак авырту кебек башлана. Сиземләүгә табибка мөрәҗәгать итегез. Тест үткәрерләр, табиб моны кирәксенмәсә (андыйлар да бар), таләп итегез. Хәзер тиешле дарулары бар. Ковид расланса, аларны бушлай бирәләр. Никадәр иртәрәк дәвалана башласагыз, шул кадәр яхшырак. Әлбәттә табиб биргән даруларны куллану белән бергә, тамакны чайкарга. Фурацилиннар гына йомшак була дип уйлыйм. Мин Октенисепт дигән антисептик тәкъдим итәм. Шуңа 3 өлеш нисбәтеннән кайнаган җылы су кушып бер юлы ике тапкыр яхшылап көнгә берничә тапкыр чайкасагыз (эчкә йотарга ярамый), авызыгыздагы паразитларның эзе дә калмас.
«ОМИКРОН»НАН СОҢ...
«Омикрон» турында күп нәрсә билгеле булмаса да, белгечләр авыру йомшак формада да төрле эз калдырырга мөмкин, дип саный.
Инфекциядән соң берничә айдан артык тиз талчыгу, йөрәк ритмы үзгәрү һәм башка проблемалар сиздерергә мөмкин.
Бу пандемиянең беренче дулкыны вакытында күзәтелде һәм «Дельта» шаукымы әле дә дәвам итә. Аннан дәваланып бетмәгән бронхит астма авыруына бер адым дигән сүз.
НИ КАДӘР ДӘРӘҖӘДӘ КУРКЫНЫЧ?
«Омикрон» якынча ике көн саен бермә-бер арта. Белгечләр прививкага өнди, бу катлауланулар ихтималын күпкә киметә, дип ышандыра.
Ләкин «Омикрон» таралу тизлеге бу төр вирусның тизрәк юкка чыгуын аңлата ала. Көньяк Африкадагы хәлләр хәзер нормальләшә, шуңа күрә дулкын озакка сузылырга тиеш түгел, дип фаразлый педиатр, иммунолог, патофизиолог Алена ПАРЕЦКАЯ.
«ОМИКРОН»НАН НИЧЕК САКЛАНЫРГА?
Яңа штамм үтә зур тизлектә тарала, кешене бик тиз арада зарарлый һәм бронхка, үпкәгә тизрәк һәм активрак тәэсир итә, шуңа күрә «Омикрон»га да үтә җитди караш кирәк. Моның өчен саклану чараларын үтәргә. Әгәр үзегездә салкын тию симптомнарын сизәсез икән, кичекмәстән башкалар белән аралашуны чикләгез һәм тизрәк табибка мөрәҗәгать итегез. ПЦР-тест уңай булган очракта дәвалану да тизрәк һәм нәтиҗәлерәк булыр.
Чирне профилактикалау чаралары шул ук: барыннан да элек вакцинация, ревакцинация, кулларны юу, контактны киметү, битлек киеп йөрү, социаль дистанция саклау, антисептиклар куллану, бүлмәләрне даими җилләтү һәм башка гади грппптан саклану чаралары (алар хакында газетабызның узган санында яздык). Бу гади, әмма нәтиҗәле чаралар вирусны кешедән кешегә таралу ихтималын киметә һәм сезнең һәм якыннарыгызның сәламәтлеген саклап калачак.
Һәм әбәттә, прививка кадату, дәвалану мәсьәләсен хәл иткәндә, чын белгечләрне, ышаныч казанган табибларны тыңларга, үзара таралган имеш-мимешләргә колак салмаска.
Барыбызга да иминлек, сәламәтлек теләп, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ
Комментарии
Зәхмәт моңарчы күрелмәгән дәрәҗәдә котыра, февральнең уртасына бик көчле пандемия фаразлана