«Киләсе елга мең каз үстерергә җыенам»

«Киләсе елга мең каз үстерергә җыенам»

Авылларда гына түгел, район үзәкләрендә дә эш юклыктан зарланучылар бар. Әйе, сер түгел, кайбер районнарда эшкә урнашу өчен яхшы танышың булу, берәрсенең берәве булуың иң төп шартларның берсе булып тора. Әгәр эшсез калгансың, ә башка җиргә урнаша алмыйсың икән, нишләргә?

Чүпрәле районының Чүпрәле авылында яшәүче 45 яшьлек Резеда ханым Төхвәтуллина бу сорауга: «Үзең өчен эшли башларга», – дип җавап бирә. РайПО системасы таралганнан соң, ул да эшсез өйдә утырган булган. Ә тормыш алып бару өчен каян да булса акча табарга кирәк бит… Каз бәпкәләре үстереп сата башлаган. Инде 9 ел буе ире Фәнис абый белән бергәләп җәй буе шуларны карыйлар, көзлектә өмә уздыралар, соңыннан каз түшкәләрен сату мәшәкатьләре белән йөриләр. Мәшәкате дип, әллә ни авырлык тудырмый икән сату эше: «Яңа елга кадәр бер казым да калмый минем», – ди хуҗабикә үзе.

Резеда ханым, бәлки, бу язманы укыганнан соң, сезнең кебек үк, каз асрау белән шөгыльләнергә теләүчеләр булыр. Киңәш буларак, сөйләп китегез әле, ничек башлап җибәрдегез бу эшне?

– 2010нчы еллар иде бу. Эшсез өйдә утырдым. Биржага эш эзләргә баскан вакытта: «Үз эшегезне ачып җибәрегез сез, дәүләт ярдәм итә бит. 57 мең сум акча бирә», – диделәр. Йә бозау алып асрарга була ул акчага, йә каз үстерергә, диделәр. Районда каз асраучы бик юк безнең, шунысын сайларга булдык. Теге 57 мең сумны банк аша күчерделәр. Шул акчага икмәк һәм 115 каз бәпкәсе алдым. Әле ул вакытта бер баш казга 100 сум субсидия дә килә иде. Шуннан башланып китте инде безнең эшләр. Беренче елны казларны үзебезнең район базарыннан гына барып алдым. Үләр-нитәр дип курыкмадым. Мин бер нәрсәдән дә курыкмыйм. Бер Алладан гына куркам. Алып кайттым да, шундук яшел үләнгә җибәрдем, кычыткан чабып бирдем. Бәрәңге бакчабызның яртысына гына бәрәңге утыртабыз. Калган яртысына бодай белән арпа чәчтек. Ул тишелеп чыкты да, шундук казларны ындырдагы үләнгә җибәрдем. Ындырны өчәр тапкыр сукалатам, үләнен ашап бетерәләр дә, кабат чәчәм. Үләне тишелеп чыгып үскәнче, урамда йөртәм. Безнең урам аша гына елга бар. Шунда төшерәм.

Алгач казларыгызның барысы да исән-сау үсәме?

– Берәү-икәү үлә. Элек базардан ала идем бит, үлгәне булса – базарда кире алыштырып та бирәләр безнең районда. Бер елны Тәтештән алган идем, анысының 50се үлде. Кире илттем дә бирдем. Акчасына Чувашиядән күпләп сатып алу бәясе белән кайтарттым. Чувашиядән алу арзанга төшә – күп итеп алгач, 270 сумга да, 300гә дә бирәләр. Ә бит базарда каз бәпкәсе 340 сум тора…

Белүемчә, хәзер ел саен 200 каз асрыйсыз. Арасыннан берәү икәү генә үлә, дисез. Бу бик әйбәт сан. Берәр дару эчерәсезме, нәрсәләр ашатасыз?

– Бер таныш фермерыбыз бар, игенне шуннан алабыз. Арпасын да, бодаен да, борчагын да, кукурузын да, көнбагышын да. Шуларның бөтенесен бергә бутап, тегермәннән чыгарам да, комбикорма кебек була, шуны ашатам. Аннан соң казларым чи кишер белән чи бәрәңгене дә яратып ашый. Пешереп ашатканым юк, кимереп ашап бетерәләр. Турап та торганыбыз юк хәтта. Шул килеш кенә атабыз бәрәңге белән кишерне. Аннан соң, май аенда алган казлар яхшы була. Майда яшел чирәмнең иң сусыл вакыты, шуны ашап тернәкләнеп китәләр. Ә иң мөһиме – кычыткан бар. Кычыткан – казлар өчен иң яхшы витамин һәм дару. Ул антибиотик кебек. Кычытканны гел турап бирәм, аннан соң төнәтмәсен ясап эчерәм. Тугыз чиләкне тутырып кычыткан җыям, өстенә кайнар су коям да, иртәнгә төнәтмә әзер. Иртә белән иң беренче шул суны эчерәм. Башка андый-мондый бер нәрсә дә бирмим. Үсәләр, Аллага шөкер! Ләкин быел төлкеләр нык күп булды, җанны кыйнады, хуҗалыклардагы кош-кортка зыян салды. Капкыннар куйдык. Ике зур этебез бар, шулар Алланың рәхмәте яусын, бер дә эләктертмәделәр. Ике яктан өреп кенә тордылар. Чылбырда тотабыз, алар әйләнеп йөреп торалар, төлке килә алмады, курыкты.

Резеда ханым, 200 каз асрау өчен күпме акча тотыла? Чыгымнар керемнәрне каплыймы?

– Ун тонна иген ашый алар. Икмәк өчен 60 мең сум тирәсе акча тотабыз да, башка чыгымы юк. Керемнәре, билгеле, тотылган акчаны тулысынча каплый. Мәсәлән, алданрак әйткәнчә, минем бит бу дәүләт акчасына бозау алып үстерергә дә мөмкинлегем бар иде. Тик бозаудан керем алганчы, аны ел ярым буе ашатырга кирәк. Ә болар алты-җиде айда иткә тулып та бетәләр, сата да башлыйсың. Үрдәк асрарга мөмкин булыр иде, тик халык үрдәкне бик алмый. Үстерәм мин 20-25 баш, тик анысы үзебез өчен генә. Туганнарыма да бирәм.

Сез шундый рәхәт итеп сөйлисез, каз асрау – тәрәз төбендә гөл үстергән кебек бик җайлы, кулай нәрсә икән, дип уйлый башлыйсың…

– Аны карау бернәрсә түгел – өмә җыеп йолкуы гына авыр. Дусларымны, туганнарымны җыеп, ноябрь аеның һәр атнасы ахырында өмәләр оештырам мин. Бер суйганда 30ны да, иллене дә суябыз. 14-15 кеше килә миңа. Бармаклар авыртканын исәпкә алмасаң, анысы да җиңел уза. Казлар суелып та бетә, сатып та җибәрәсең, инде халык үземнең казлар асравымны белеп, алдан ук заказлар биреп куя. Моңа кадәр урнаштыру белән проблема булмады. Тик киләсе елдан зуррак эшләр белән шөгыльләнергә уйлыйбыз, Аллаһ боерса! Район халкыннан ишеттем: каз фермасы төзим дигән кешегә дәүләт акчалата ярдәм күрсәтә икән, дип. Безгә дә хакимият бер гектар җир бирде. Алла боерса, киләсе елга яздан ферманы төзеп бетерәбез. Аннан соң мең каз алачакбыз. Кайнар ысул белән һәм салкын ысул белән дә ыслап сатуга чыгарырга исәплибез. Ферма ике яклы булачак. Бер ягы – җәйге вакытта кош-корт асрау өчен, икенчесе – кышлыкта. Монда йомырка сала торган тавыклар да үстерәчәкбез. Минем әле йомырка гына түгел, бройлер чебиләре дә үстереп сатасым килә. Шушы фермабызны төзеп бетерү өчен бер миллионлап акча чыгачак инде. Ул төзелсә, калганы вак мәшәкать…

Казларыгызны ничә сумнан сатасыз?

– Казның бәясе 1200дән 1500 сумга кадәр. Узган ел белән чагыштырганда, бу кыйммәт түгел, бәясен арттырмадым. Бәпкә вакытта алганда да ничә ел рәттән бер үк хакка алам бит, ник арттырыйм ди. Бәясен түшкәсенә карап кына билгелим, авырлыгын үлчәп, алай вакланып торганым юк. Бавыр-бүтәкәсен, йөрәген, аягын, ике канатын, башын – 250 сумнан сатабыз. Әле тагын эчәгесен юабыз, аягына чорныйбыз. Халык казның эчәгесен бик ярата бездә. Иң беренче шунысын сорыйлар: «Эчәгесен чорнадыгызмы аягына?» – диләр. Маен да сорап алучылар бар, анысының килосын 300 сумнан сатам. Йоны да чүпкә китми, Ростов-на-Донудан, Воронеждан ук килеп, чегәннәр шундук алып китәләр, килосын 800 сумнан сорыйлар. Канатларын да сораучы бар: умартачылар. Ләкин аны күп сорамыйлар, алсалар 10 данәдән артыкны алмыйлар. Чүпкә генә атам аларын. Казның артык бер нәрсәсе дә калмый. Безнең казларны халык ник ярата, чөнки экологик яктан чиста ризык ашатканны да, «бисмилла» әйтеп, хәләл юл белән суелганын да беләләр. Мин бит казларымны суярга да дини кешене, мәчеткә йөрүчене – әнинең сеңлесенең ирен чакыртам… Казларны кабат-кабат, берничә мәртәбә юабыз, чиста булалар. Курыкмый сатабыз.

Резеда ханым, яз-көз зур шәһәрләрдә дә, район үзәкләрендә дә төрле ярминкәләр уза. Ярминкәләрдә катнашасызмы?

– Андый җирләрдә катнашырга казым калмый минем. Әгәр Ходай кушып, меңне алып үстерә алсак, ярминкәләргә дә чыгарбыз инде.

Ярты ел буе казлар карап, ял итәргә вакыт табыламы?

– Беренчедән, аларны караганда ук ял итәсең. Алар акыллы бит. Былтыр берсе бар иде, иремнең яныннан китми дә – килә, ярата, битен сыйпый иде. Канатларын җәеп, өстенә кочакларга килә иде. Суярга кызганыч иде ул казны. Кызганыч булса да, суйдык. Шундый акыллы, кеше кебек иде ул. Ирем генә бераз борчылды инде. «Тимә ул казыма», – дип кенә тора иде. Мин бәпкәләрне май аенда алам, ноябрь ахырына кадәр гел шулар белән генә утырам. Ә өмәләр бетеп, кыш җиткәч, Бәкер санаториясенә китәбез. Ялыбыз кышка туры килә. Аннан соң Яңа ел җитә… Аннан мартны бетерәсең дә, апрельдә тагын теге казлар мәшәкате башлана. Микроблар булмасын, дип, сарайларын агартып, известь сылап чыгарам, табакларын яхшы иттереп юам… Бу каз асрауны эшсез утырып аргач, ничарадан бичара дигән кебек башлаган идем. Хәзер менә эш кебек тә түгел, рәхәтләнеп, җанымны биреп асрыйм. Тырышкан кеше каз гына асрап та яши ала икән. Эшләгән кешегә эш бетми. Бөтен мөмкинлекләр дә бар эшләргә, дәүләт акчасын бирә. Минем хәлдә калып, төшенкелеккә бирелгәннәр булса, куркып тормагыз. Башта гына куркыта ул, эшли башлагач, үзеннән үзе җайланып китә…

Айгөл ЗАКИРОВА,

Казан – Чүпрәле – Казан

Комментарии