Каты кортка каршы ничек көрәшергә?

Каты кортка каршы ничек көрәшергә?

Бәрәңге бакчасында колорадо коңгызы белән интегәбез бит инде. Аның өстенә, соңгы елларда тагын каты корт дигәне нык артты. Аңа каршы ничек көрәшергә мөмкин икән? Шул турыда берәр үтемлерәк киңәш язсагыз иде.

Дамир НӘҖМИЕВ,

Әлмәт районы, Түбән Абдул авылы

Каты корт (проволочник) туфракта яши, туфракта кышлый. Ул 2-3 сантиметр озынлыктагы каты, сары-кызгылт төстә, аннан үсеп чыкккан кондыз май-июль айларында 2-3 см тирәнлектә 700гә якын йомырка сала, шул йомыркалардан берничә атнадан яңа кортлар чыга. Алар туфракта бәрәңгене тишкәләп 3-4 ел яши, аны кулланырга яраксыз итә, аннан ул черергә мөмкин.

Каты корт өлгереп җиткәч җәйнең икенче яртысында курчакка әйләнә һәм аннан кондыз килеп чыга. Кондыз туфракта кышлый һәм апрельдә көннәр җылынгач өскә чыгып, күләгәле дымлы урында яши. Ул үзе зарарсыз, аның балалары – кортлары икенче елында уңышка куркыныч тудыра. Алар чәчелгән орлыкларга (кыяр, кабак культураларын аеруча яраталар), сусыл тамырларга һәм сабакның җир асты өлешенә (мәсәлән, кәбестә), тамыразык культуралары чөгендер, кишер, редис һәм бәрәңгегә зыян салалар. Җир өсте коры булса, личинкалар тирәнгә күчә. Дым күп булганда бәрәңгегә зыян тагын да зуррак салына. Корткычлар бәрәңгене тишкәләп бетерә һәм инфекция бәрәңгегә үтеп керә. Уңыш 60%ка кадәр югалырга мөмкин. Жәй барышында бу корткыч үзен әллә-ни сиздермәс, тик уңыш җыйганнан соң аларның корткычлыгын аермачык күрәсең, тишкәләнеп беткән бәрәңгеләрне чистартып кыш буе интегәчәксең, ул бозылачак та.

ТАРАЛУ СӘБӘПЛӘРЕ

Корткычларның барлыкка килүенә һәм үсешенә ярдәм итүче сәбәпләрне дә белергә кирәк. Корткыч ачы туфракны үз итә. Наратбаш, бөтнек, чүп үләнле эшкәртелмәгән җир, аеруча билчән, бодай үләне (пырей ползучий), кыяклы культуралар үскән һәм дымлы, күләгәле урында яхшы үрчиләр. Корткыч борчак, фасоль, ногыт һәм башка кузаклы үсемлекләрне «яратмый».

Каты кортка каршы көрәш бик четерекле, агулы препаратларның тәэсире юк диярлек. Ләкин корткычларга каршы көрәш ысулларын системалы һәм эзлекле даими рәвештә куллансагыз, сез аларның санын сизелерлек киметә аласыз.

ХАЛЫКТА СЫНАЛГАН ЫСУЛЛАР

Корткычлардан саклауда күп гасырлык практика белән расланган халык ысуллары хәзерге бакчачыларга да ярдәм итә. Мәсәлән төрле тозаклар, үлән төнәтмәләрен куллану...

Көзен һәм иртә язда каты корттан котылуда алдавычлар да яхшы булыр. Моның өчен кисәкләргә туралган кишер, чөгендер, бәрәңге кирәк. Аларны нечкә генә таякларга яки чыбыкка кадап 10ар сантиметр тирәнлектә, киселгән ягын аска каратып җиргә тыгып куялар. Берничә көннән әлеге алдавычларга җыелган корткычларны алып юк итәләр. Әлбәттә, мондый алым белән зур булмаган участокларда гына эш итү уңайлы.

Янә бер алым. Вакланган яшелчәләрне банкага яисә консерв савытына салып күмеп куялар. Берничә көннән ул савытларны алып, анда җыелган корткычларны юк итәләр. Шулай каты кортны гына түгел, бәрәңгенең башка төрле корткычларын да җыеп алырга мөмкин.

Сыналган тагын бер юл бар: алдавыч сыйфатында солы, кукуруз яисә бодай, арыш куллану. Бу культураларны көздән уңышны җыюга чәчәргә кирәк. Каты корт аларның тамырларын ярата, бик тиз шунда җыела. Салкыннар башланганчы үсентеләрне тамыры белән йолкып алып котркычлары белән җыеп юк итәләр. Бу культураларны җәй дәвамында түтәлләр арасына куе итеп даими чәчеп, йолкып, юкка чыгарып та торалар.

Үсемлек сабагыннан яки саламнан берничә урынга өем ясап, участокта калдыралар. Юешләнеп, дымлана башлаган үлән тирә-яктагы каты кортны үзенә җыячак. Көннәр салкынаер алдыннан әлеге үсентеләрне җыеп яндыралар.

Зур булмаган чокыр ясап, анда салам тутырыла. Аның өсте такта белән каплана. Шулай ук, көннәр суыта башлагач та саламны аның астына җыелган корткычлар белән бергә алып яндырырга кирәк.

Кондызлар оча торган вакытта ярты литрлы пыяла банкага бәрәңге кискәләп куярга. Аны күләгәле урынга муенына кадәр туфракка күмегез, 2-3 көн саен тикшереп торыгыз. Бәрәңге урынына яшь бәрәңге сабагы да ярый. Тозакка эләккән кондызны юк итәсе һәм алдавычны алыштырасы гына кала.

Биологик ысул корткычның табигый дошманнары – кошларны җәлеп итүгә нигезләнгән. Кошлар бакчачы өчен иң көтеп алынган кунаклар. Кошларга уңайлы шартлар тудыру өчен куе тармаклы агач куаклары, мәсәлән акация, крыжовниктан киртә-койма булдыру киңәш ителә. Билгеле булганча, балаларын ашатучы бер пар песнәк көн яктысында 350 тапкыр ризык алып кайта, ә сыерчыклар көненә үз авырлыкларына тигез күләмдә бөҗәкләр ашый.

ҮЛӘН ТӨНӘТМӘСЕ

Әлеге ысулда кычыткан мөһим урын тота. Моның өчен бер чиләк суга (10 л) ярты килограмм вакланган үлән алына. Кычыткан урынына тузганак кулланырга мөмкин. Анысы бер чиләккә 200 г исәбеннән әзерләнә. Бәрәңгене утыртканчы, чокырларга атна дәвамында 2-3 көн саен шул төнәтмәне яртышар литр сибәргә кирәк.

Канлы үлән (чистотел) төнәтмәсе дә каты корт таралуны киметә ала. 1 чиләк су өчен якынча 100 г чимал алына. Төнәтмә 3 көннән әзер була. Аны туфракка сибәргә, утыртканда бәрәңгене чылатырга була.

Суган кабыгын көздән туфракка күмүне дә каты кортлар яратмый. Суган кабыгында туфракны дезинфекцияләүче һәм корткычларны куркытучы фитонцидлар бар. Ул туфракны баетучы витаминнарга һәм микроэлементларга да бай. Агач көле дә әлеге корткычларны куркыту үзлегенә ия. Аны яшелчә культуралары җыеп алынган мәйданга сибеп, көздән казырга кирәк.

Йомырка кабыгын кулланып та каты кортларны юк итеп була. Аны яхшы итеп ваклыйлар һәм исен арттыру өчен көнбагыш мае кушып бутыйлар. Аннары катнашманы җиргә күмәләр. Мондый ашламада кальций, магний, фосфор һәм калий да бар. Йомырка кабыгы белән суган кабыгын көл белән бутап, утыртканда бәрәңге чокырына салып калдырсаң, нәтиҗәсе яхшы булыр. Бу корткычларны куркытып кына калмый, бәрәңгегә ашлама да булачак. 2-3 көн элек кенә җыелган нарат энәләрен дә берәр уч шул чокырга ташласаң, корт бәрәңгегә якын да килмәс.

Чокырга ярты чәй кашыгы аш содасы, яисә гәрчич порошогы салу да каты кортны куркыта.

Мандарин, әфлисун кабыкларын ташламагыз. Киптереп ваклап бәрәңге утыртканда төбенә салыгыз.

Хәзер кайбер бакчачылар бәрәңге янына балык салып калдырырга киңәш итә. Фосфор, азот ашламасы янәсе. Ашламадыр, ләкин бу каты кортны да куркыта икән. Бәрәңге янына берәр килька балыгы салып калдырсаң, зыян итмәс.

Корткычлардан котылуда марганцовканың да ярдәме тияр. Катнашма суга кушып эшләнә. 10 литр суга 2-5 грамм калий перманганаты кирәк. Шуны утыртканда яртышар литр һәр чокырга салып чыгарга.

АГРОТЕХНИК ЧАРАЛАР

Шулай ук ​​туфракны 10-12 см тирәнлектә кат-кат йомшарту, һәм уңышны җыйганнан соң бакчаны чүптән, бәрәңге сабагы калдыкларыннан чистарту файдалы. Сентябрь уртасына кадәр үк тирән итеп (20-25 см) сукалаганда личинкалар, курчаклар һәм кондызлар җирнең өске катламына чыгып кала һәм кышын өшиләр.

Уңышны җыйганнан соң ук сидератлар (гәрчич, борчак, фацелия, шпинат, донник һ.б.) чәчү файдалы. Бу культуралар каты кортны куркыта.

Чәчү әйләнешенә игътибар итәргә. Тамыразыкларны кузаклы үсемлекләр белән алмаштырырга яки бергә утыртырга киңәш ителә, мәсәлән, корткычны куып чыгару һәм туфракны азот белән баету өчен, бәрәңге янына фасоль төртергә киңәш ителә

Участоктагы чүп үләннәрен һәм анда үскән культура калдыкларын җыеп алыгыз;

Чәчү әйләнешен саклагыз (бәрәңгене – кәбестә, кабак, кызыл чөгендердән соң, кишерне кыяр, помидор, суган, кузаклы культуралар үскән мәйданда утыртырга кирәк);

Күпләр сидерат өчен арыш чәчә. Менә монысы каты корт булган бакчада киңәш ителми икән. Ул, киресенчә, каты кортның үрчүенә булыша.

Онытмаска кирәк, тозакларны, башка профилактик чараларны даими рәвештә бөтен вегетация чорында эшләргә кирәк.

МИНЕРАЛЬ АШЛАМАЛАР ЯРДӘМГӘ КИЛӘ

Минераль матдәләр бәрәңгегә ияләшкән каты кортлардан тиз арада котылырга ярдәм итәчәк. Шуларның берсе – селитра (азотлы тоз). Ул туфракның әчелеген (кислотность) үзгәртә һәм каты кортның үлеменә китерә.

ИГЪТИБАР! БЕР КВАДРАТ МЕТРГА 25 ГРАММ АММИАК СЕЛИТРАСЫ ТАЛӘП ИТЕЛӘ.

Мондый ашлама җиргә эләгү белән «үз эшен башлый» һәм бу үзлеген салкыннар җиткәч тә югалтмый. Туфракның әчелеген киметүдә акбур яисә көл белән аралаштырылган известь белән эшкәртү дә яхшы нәтиҗә бирә. Аны, әлбәттә, көзен түтәлләрне казыганчы башкарырга кирәк. Һәр квадрат метрга берәр килограмм исәбеннән кертелә бу катнашма.

Туфракта каты корт табасыз икән, участокны известьләү дә яхшы нәтиҗә бирә. Калий-хлор катнашмасын куллануны да яратмый бөҗәкләр. Әлеге матдәдә хлор микъдары 65 процентка кадәр җитә. Соңгысын көзен генә кулланырга киңәш ителә, чөнки, «саф» хәлендә хлор үсемлекләргә генә түгел, кешеләр өчен дә зарарлы. Язга кадәр хлорны яңгырлар юып бетерәчәк, яки ул парга әйләнәчәк. Димәк, язын аның куркынычы калмаячак.

ИГЪТИБАР! КАЛИЙ-ХЛОР КУЛЛАНУ НОРМАСЫ БЕР КВАДРАТ МЕТРГА 10 ГРАММНАН АРТМАСКА ТИЕШ.

Кыш дәвамында тупланган калий язын бәрәңге һәм чөгендер уңышын күтәрүгә дә булышлык итәр.

ХИМИК ПРЕПАРАТЛАР

Химик ысул бик зыянлы булса да, ул корткычлардан котылуда иң тиз нәтиҗәле чара булып кала. Тик күнегү булмасын өчен инсектицидларны алыштырып торырга кирәк. Химик препаратлар куллануның үзенчәлекләренә игътибар итегез:

Корткычны юк итүдә «Базудин» препараты нәтиҗәле. Ул грануллы порошок хәлендә була. Гадәттә, 30 грамм матдә тутырылган бер пакет 20 квадрат метр җирне эшкәртергә җитә. Ул корткычларның эчәк системасына эләгү белән аларны параличлый һәм үлемгә китерә.

«Форс» туфракка бәрәңге утыртканда кертелә. 1 сутыйга 15 г.

«Провотокс»ны бәрәңге чокырына бәрәңгедән 5 см ара калдырып 1-2 гранул саласы. Нормасы 1 кв.м өчен 4 г.

«Престиж» белән уңышны җыеп алганчы тулысынча нейтральләшсен өчен уртача өлгерешле һәм соң сортларны эшкәртәләр. Ул каты корттан гына түгел, колорадо коңгызы һәм башка корткычлардан да саклый.

Шуны истә тотарга кирәк: инсектицидлардан туфрак микрофлорасы бозылырга, файдалы микроорганизмнар һәм суалчаннарга зыян килергә мөмкин. Күп кенә агулы химикатларның кеше организмында туплана алуы да инде исбатланды. Шуңа күрә, аларны куллану кагыйдәләрен һәм нормасын төгәл үтәргә кирәк. Иң яхшысы тозаклар, халык ысуллары. Алар мәшәкатьлерәк, әмма зыянсыз.

Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ әзерләде

Комментарии