«Бәрәңге бакчасында өч центнер кавын үстердем»

«Бәрәңге бакчасында өч центнер кавын үстердем»

Быелгы җәйнең эсселеге үзәккә үтәрлек булса да, җиләк-җимеш өчен ярады – бакчада үскән карлыган-чияне, җиләк-сливаны кая куярга белми аптыраучылар шактый булгандыр. Тагын бер төрле үсемлек өчен җәй кызулыгының файдасы булган икән. Актаныш районының Чишмәбаш авылында яшәүче 52 яшьлек Илсөяр Халикованың мунча алдына килеп кергәч төшендем мин моңа. Кибет складымыни: идәне тулы… кавын! Шул ук кавын зур гына кисмәкләргә дә тутырып куелган. «Яртысын өләшеп бетердем инде. Озак саклап ятып булмый, бозыла бит ул!» – дип аңлата әңгәмәдәшем. Аннары, әллә ни исе китми генә өстәп куя: «Бәрәңге бакчасында өч центнер кавын үстердем мин быел…»

Чүбен утасаң, шул җиткән

– Кавын гына түгел, карбыз да утырткан идем. Анысын аз гына – берничә төп кенә. 60 килолап карбызым да булды быел. Мин аларга су сипмәгән идем, су сибәсе калган икән, тагын да эрерәк булып үсәсе булганнар. Ярар, икенче елга су сибеп үстереп карармын. Җәй эссе килгәнгәме, карбызларның эче кып-кызыл һәм бал гына булды быел. Хәзер берсен кисеп ашарбыз, үзең күрерсең…

Илсөяр ханым карбыз-кавын үстерү белән әле берничә ел гына шөгыльләнә. Бер елны бакчага бәрәңге алырга чыккач, күршеләренең өйгә ниндидер яшькелт шарлар ташуын күреп калган ул.

– Нишли икән болар дип, яннарына ук барып карадым. Минәйтәм, нәрсә ул? «Карбыз», – диләр. Соң, мин дә үстереп карыйм алайса, дидем. Былтыр җәй яңгырлы булгач, ваграк булды, җыеп бетерә торган булмадылар, җир өсте тулып калды. Быел җәйге челлә бик килеште боларга.

Әңгәмәдәшемнән бу ике яшелчәне ничек һәм кайчан утыртырга кирәклеге турында сорашам. Һәм иң мөһиме: үзең ясаган орлыктан утыртсаң яхшыракмы, әллә орлыкны сатып алыргамы? Илсөяр ханым орлыкны сатып алу яклы икән. Кибет карбызы һәм кавынының орлыгын утыртып кына, әллә ни зур уңыш алып булмый, ди. Билгеле инде – алар бит җылырак яктан кайтарылган яшелчәләр. Безнең климатка яраклашмаганнар. Орлык сатучыларда махсус безнең төбәккә яраклаштырып чыгарылган сортлы кавын-карбыз орлыклары була. Шуларны алсагыз, яхшырак, дип аңлата әңгәмәдәшем.

– Берәр төрле ашламалар керттегезме соң боларга? Ничек шулай күп булды бу кавын уңышы?..

– Бернинди ашлама да кирәкми, үзе үсә ул шунда. Чүбен утап торсаң, шул җиткән. Бик җиңел аны үстерү. Мин берүзем генә яшим: балаларның үз тормышы хәзер. Берүзеңә әллә ни күп бәрәңге кирәкми бит инде, ә бакча зур. Аның калган өлешендә чүп үстерәсеңмени? Шуңа күрә зур гына кишәрлеген алып калдым башта. Апрель ахырында өйгә туфрак алып кереп, орлыгын чәчтем тә, кыярныкы кебек, ике яфрагын чыгаргач, үсентесен бакчага чыгарып утырттым. Иң мөһиме – утыртканда яфраклар җиргә күмелмәсен. Ике яфрактан соң эчтән чыгып килә торганнарына балчык салырга ярамый, югыйсә үсми ул. Баштарак, әзрәк калкып киткәнче генә дип, су сипкән идем, аннары су да сипми башладым. Бер төптән дүрт-биш кавын чыкты. Бигрәк күп иде ул – үзем дә шаккаттым. Башта: «И, әстәгафирулла, ничек җыеп бетерермен моны?!» – дип уйлаган идем, аннары, кайларга куеп бетерермен, дидем. Карбызларым бишәр килолы булды. Кавыннарымның иң бәләкәе өч килограмм. Бөтен таныш-белешкә, дус-ишкә, авылдашларга таратканнан соң да бер мунча эче тулы калды бит әле…

«Илсөяр исән чакта, кавын үстермибез!»

Авылдашлар дигәннән, мин килгәндә Илсөяр ханым ялгызы гына түгел иде, түгәрәк өстәлен тутырып, авылдаш-дуслары җыелган. «Сез дә Илсөяр ханым кебек кавын үстермисезме соң?» – дигәч, шаярып җавап бирделәр: «Илсөяр исән вакытта үзебез утыртмыйбыз инде – аныкын ашашырга кирәк бит!»

– Быел кибеттән бер карбыз да алмадым. Теләсә нинди укол кадалган, пестицидлы әйбер ашаганчы, үземнекеләре өлгергәнне көтәм дидем, – дип, сүзгә Илсөяр ханым да кушылды.

– «Аныкы үсә бит!» – дип, без дә көтеп тордык, кибетнекен әллә ни сатып алмадык, – ди, авылдашлары көлеп. – Илсөяр бик юмарт ул. «Әйдә, ашап карыйк әле берәрсен!» – дип чакырып китерә башта. Киткәндә кулыңа да бер-ике кавын биреп җибәрә әле.

Шунысы кызык, бу яшелчәләрнең өлгерү вакыты нәкъ бәрәңгенеке кебек икән. Бәрәңге белән бергә утыртасың һәм уңышын да шул ук чорда җыясың. Кырау төшкәнче җыеп алырга кирәк, дип аңлата әңгәмәдәшем.

– «Өлгерсен» дип, озаклап түтәлдә яткырудан файда юк. Караңгы урынга куйсаң, пешеп бетә ул үзе. Менә быел уңышым күп булгач, беразын базда саклап карыйм әле, димен. Кавынны сеткага салып, төбе җиргә тиеп тормаслык итеп стенага элсәң, озак саклана, диләр. Ә карбызны идәнгә тезеп, әйләндереп-әйләндереп торырга кирәк икән. Шулай итсәң, череми.

Үзе үстергән натураль продукт булгач, Илсөяр Халикова карбызның кабыкларыннан да тәмле генә бер әйбер ясап карарга булган. Кабыкның кеше капкан ягын да, тышкы ягын да әрчеп алган да, тураган. Өч литрлы банканың төбенә борчаклы кара борыч, укроп, сарымсак салган, шушы кабыкларны тутырган һәм өстенә ике стакан суга бер аш кашыгы тоз исәбеннән кайнатып, бераз суытылган тозлык өстәгән. Өч көннән соң әзер дә була икән. Тәме гел маринадланган кыярныкы кебек, дип аңлата әңгәмәдәшем.

Илсөяр ханым белән сөйләшеп утыра торгач, карбызлар ашалып бетеп, кавынга чират җитте.

– Өч төрле сорттагысын үстергәнмен. Берсе вак һәм йомшак. Икенчесе эре, баллы һәм каты. Ә өченчесеннән бөтенләй кавын тәме килми, үзе баллы, үзенең эче дә сары түгел – киви кебек ямь-яшел. Тәмлеме?

Тәмле булмыймы соң инде! Искиткеч баллы! Җылы якта үскәннәреннән бер генә ягы белән дә калышмый.

…Ул арада Илсөяр ханым югалып торды да, бер сумка кавын тотып керде.

– Сезнең газетагызны алам, Илфат Фәйзрахмановны да телевизорда эшләгән чагыннан бирле яратам. Бик чибәр, акыллы кеше ул. Газетагыз да шундый әйбәт, артистлар турында да язасыз, сәясәт тә бар, кешеләрнең гыйбрәтле язмышларын шундый яратып укыйм. Рәхмәт һәммәгезгә. Менә Илфат Фәйзрахманов белән бергәләшеп, Актаныш кавыннары белән сыйланыгыз әле! – дип, шушы күчтәнәчен сузды.

Бу күчтәнәчне кабул итү һәм газетабыз турында шундый җылы сүзләр ишетү рәхәт булды. Илсөяр апага яратып укый торган гәҗитендә үзе турында уку да шулай рәхәт булсын иде.

Рәхмәт сүзләре әйтеп, әңгәмәдәшем белән саубуллашып чыгып киткәндә, башымда бер генә уй булды: кавын үстерүнең бернинди авырлыгы да юк икән ләбаса. Әллә кайдан кайтартылганын ашаганчы, үз бакчаңа чәчсәң яхшырактыр. Минем уйларымны укыгандай, Илсөяр ханым да, елмаеп әйтеп куйды:

– Наполеон: «Бардым, күрдем, җиңдем!» – дип әйткән бит әле. Шуның сыман, мин дә орлык алдым, утырттым, үсте. Башкалар да үстереп карасын. Үкенмәсләр!

Айгөл ЗАКИРОВА

Казан – Актаныш – Казан

Комментарии